Җәнлекләр безгә килгән
Лилия АБУНАГИМОВА,
Чирмешәндәге
1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Татар халык фольклоры аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Бурычлар:
Белем бирү: татар халык әкиятен сәхнәләштерү, җырлы-биюле уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү;
Үстерү: хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар уйнаганда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту;
Тәрбияви: бәйрәмчә кәеф булдыру, уеннарда катнашу теләге уяту, татулык хисләре тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш.
- Татар халык уеннарын өйрәнү.
- Әкият сәхнәләштеререгә әзерләнү.
- Уеннарга атрибутлар әзерәү.
Ата-аналар белән эш:
– әкият кую өчен костюмнар әзерләү;
– балаларга күчтәнәчләр әзерләү.
Җиһазлау: әкият геройлары өчен ашамлыклар салынган кәрзин, аудиоязма “Үзебезнең татар моңы”, һәр балага сок таякчыклары, квадрат формасындагы кәгазьләр, ике мольберт, картоннан киселгән кар бабай өлешләре салынган кәрзиннәр, итек.
Күңел ачу барышы.
Ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Балалар ярымтүгәрәк ясап залга кереп утыралар.
Катнашалар: Әби, әкиятче, песи-Мыраубикә, әтәч-Кикрикүк , эт-Акбай, кәҗә-Мәкәрҗә, куян-Наян, аю-Камытаяк, аю баласы.
Җәйге иртә. Кошлар сайрый. Әкияттә катнашучылар керә, йокыдан торганнар, киереләләр.
Әби. И-и-и дусларым тордыгызмы? Хәерле иртә барыгызга да, көннәрегез уңышлы булсын.
Бергә. Хәерле иртә әбекәй.
Әби. Әйдәгез иртәнге ашны ашыйбыз. Хәзер алып чыгам.(әби дусларының яраткан ризыкларын алырга кереп китә.)
Песи. Мияу, мияу-песи мин,
Мыраубикә – исемем.
Иң тәмле ризык – сөт. Сөттән соң тычкан да тотып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде, ә! Тик тычканны тотып булмый шул.
(Әтәч тавышы ишетелә)
Әтәч. Кик-ри-күк, кик-ри-күк-
Мин – Әтәч сөйлим шулай!
Песи. Ә син, Кикрикүк, сөт яратасыңмы?
Әтәч. И-и-и! Нәрсә соң ул сөт? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен тук-тук чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була!
(Эт өргән тавыш ишетелә)
Эт. Һау-һау-һау, ә мин – маэмай.
Исемем минем –Акбай!
Әтәч. Син, Акбай, ярма ашыйсыңмы?
Эт. Юк-юк! Ярма чүпләп тамак туймый, менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тамак туя.
(Кәҗә тавышы ишетелә)
Кәҗә. мә-ә-ә! Мә-ә-ә!
Мин кәҗә булам,
Исемем минем – Мәкәрҗә!
Эт. Син, Мәкәрҗә, сөяк кимерәсеңме?
Кәҗә. И-и-и! Нәрсә соң ул сөяк? Менә кәбестә булсаа! Иң тәмле азык – кәбестә!
Әби чыга. И-и-и дусларым карагыз әле, безгә кунаклар да килгән икән бит…
Куян. Исәнмесез, мин куян булам.
Исемем минем – Наян.
Кәҗә. Син Наян, кәбестә яратасыңмы?
Куян. Кәбестә бик тәмле, мин кишерне күбрәк яратам.
(Аю, Аю баласы белән керә)
Аю. Кишер тәмле, менә бал булса, тагын да яхшырак! Мин сезгә күчтәнәчкә бал алып килдем, ашап карагыз әле.
Әби. Ай, Камытаяк, күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт. Дусларым, Камытаякның күчтәнәче сезгә ошадымы?
(Песи, эт, кәҗә бәхәсләшә башлыйлар.)
Песи. Миңа сөт кирәк.
Эт. Миңа сөяк кирәк.
Әтәч. Ярма, ярма кирәк миңа.
Кәҗә. Миңа кәбестә кирәк.
Куян. Миңа кишер кирәк.
Әби. Туктагыз, бәхәсләшмәгез! Дусларым, менә мин сезгә үзегезнең яраткан ризыкларыгызны гына алып килдем. Бер-беребез белән дус-тату яшик. Менә сыйланыгыз әле. (Шатланалар. Баш ияләр).
Тәрбияче. Әйдәгез әле балалар, дуслык турынды җыр җырлыйбыз
Җыр: “Дустым бар”
Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Хәзер “Кем җитезрәк” уенын уйныйбыз.
Ике командага бүленеп, өстәлдәге кәгазь кисәкләрен сок таякчыгы ярдәмендә кечкенә кәрзиннәргә тутыралар.
Әби. Бигрәк җитезләр икәнсез. Кар бабай ясый беләсезме?
Эстафета формасында “Кар бабайны өлешләрдән җый” уены үткәрелә.
Әби. Сез уйнаган арада итек таптым. Әйдәгез итек белән уен уйныйбыз.
( Музыка астында итекне түгәрәк буенча җибәрәләр.
Кемдә кала, шул балага җәза бирелә)
Тәрбияче. Без әле җырлы-биюле уеннар да уйный идек, шуларның берсен бергәләп башкарыйк.
“Түгәрәк” уены.
Әби. Уйнап, җырлап, бии торгач тамаклар кибеп бетте. Чәй эчәсе килеп китте. Мин сезгә дип күчтәнәчләр дә пешереп куйдым. Төркемгә кайтып, бергәләп чәй эчербез. Хәзергә саубулыгыз!