Зирекленең күңел бизәкләре музее

№ 139

Лидия ЛОТФУЛЛИНА,

Яңа Чишмә районы Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры

Музеебызның чишмә башы булып мәктәп коллективы, укучыларыбыз, сыйныф җитәкчеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә 1982 елның 1 сентябрендә  ачылган «Мәктәпне тәмамлаучылар музее» тора. Әлеге профориентация кабинеты, районда беренче буларак, мәктәп музеена әверелде, Тарих дәресләре, шулай ук башка укытучыларның дәресләре дә парта-өстәлләргә кызыл материал япкан музейда узды.

Мәктәбебездә музей ачылгач, олы мәйданга чыктык: республикакүләм конференцияләрдә, акция, слетларда катнаша башладык. Галәмәт зур Чистай районы составында булганда да (1963 – 1983) сынатмадык, эшләребезне күрсәтә алдык. Боларның барысы да авыл музеен төзүгә нигез булды. Ә инде 1985 елда – Бөек Җиңүнең 40 еллыгында башкарган эш нәтиҗәләре буенча музеебыз республика күләмендә җиңүче булды, Мәскәүдәге «Дружба» пионер лагерена 14 кешелек путевка белән дә бүләкләнде.

Мәктәп музее уңышлы гына эшләп килсә дә, безнең хыял аерым биналы авыл тарихына багышланган музей булдыру иде.

1992 елда Зирекле авылында халык иҗаты һәм көнкүреше музее оешты. Бүгенге исемен табу да җиңелләрдән булмады, чөнки башкаларныкына эчтәлеге һәм формасы белән дә аваздаш булмасын, охшамасын, кабатланмасын, эчтәлеге дә – формасына, исеме җисеменә тәңгәл килсен, дигән принципны алга куйдык. Баштарак музеебызны «Халык осталары иҗаты музее» дип йөртә башладык. Ләкин исем безнең уй-максатка туры килеп бетми кебек тоелды.

Шулай бервакыт безгә Бөгелмәгә бару юлында Татарстан мәдәният министрының ул чактагы беренче урынбасары Мөҗип Таҗи улы Низамиев белән Татарстанның Берләштерелгән Дәүләт музее генераль директоры Геннадий Степанович Муханов тукталды. Шунда музейның исеме турында да сөйләшеп киттек. Экспонатларны карагач, Мөҗип ага: «Һич тә артык уйлап торасы да юк, бу бит халык иҗаты һәм көнкүреш әйберләре музее», – дип әйтеп куйды. Килештек, рәсми исеме – «Яңа Чишмә районының Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее».

Коллективыбыз эшне музейның исемен җисеменә туры китереп алып бара: беренчедән, музейда халкыбызның кулдан суккан кызыл башлы сөлгеләре, эскәтерләре, чигеп эшләнгән намазлыклары, үреп, милли рәсемнәр төшереп бизәлгән ядкарьләре тупланган бай коллекцияләребез бар, һәм алар экспозицияләрдә үз урыннарын алган. Белгечләр фикеренчә, биредә Татарстан буенча чүпләм һәм чигүле сөлгеләрнең иң зур тупланмасы саклана. Бу ядкарьләрнең барысы да Зирекле һәм якын-тирәдәге авылларның, уңган кызлары, җиңгәчәйләре кулы белән эшләнгән, гасырлар дәвамында кадерле хатирә булып саклап тотылган һәм музеебызга бүләк ителгән. Болар аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек күзаллана.

Икенчедән, бер үк вакытта җирле авторларның – язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатын җыю, аларны бастырып чыгару юнәлешендә эшлибез. Музейдагы һәр адымыбыз, һәр шөгылебез, кыскасы, һәр экспонат милли тәрбия бирүдә үз өлешен кертә. Тагын шунысы кызык: Зирекле тарихы буенча безнең музейны оештыручы һәм аны озак еллар җитәкләгән Мидхәт ага Газыймовның алты китабы дөнья күрде, бәетләр тупланган «Хәтер тамчылары» дигән 8 китапчыгы басылды, анда 749 бәет кергән.

Тамчылап җыелган халык авыз иҗаты энҗеләре халкыбызның бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан моң-зарны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырырга ярдәм итә. Әлеге китапта Яңа Чишмә районы авылларыннан, Татарстанның төрле төбәкләреннән, хәтта Башкортстаннан җыеп җибәрелгән бәетләр тупланган. Бәетләр чыгару җиңел эш түгел. Кеше кайгысын үз кайгысы кебек аңлаучы, ярдәмчел, нечкә күңелле шәхесләр генә аларны чыгара аладыр. Китап авторы Мидхәт Гариф улы Газыймовны да шундый изге рухлы шәхесләрнең берсе, дип уйлыйм мин. Менә шундый изге хәзинәне – халык иҗат иткән җәүһәрләрне киләчәк буынга җиткерүдә көчен, хезмәтен җәлләмичә эшләүче милләтпәрвәр «музей бабаебыз» ул Мидхәт ага!

Бу китапка кергән бәетләрдә традицион темаларны күрергә була: ил, халык тарихында булган аянычлы вакыйгалар да, аерым кешеләрнең фаҗига белән тәмамланган тормышлары да чагылыш тапкан.

Музей бит ул – үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы алтын күпер. Үзебезнең эшебезне без балалар бакчасы, мәктәп укучылары белән бергә тыгыз элемтәдә торып алып барабыз. Аларны сугылган, чигелгән сөлгеләр, һәм башка экспонатлар белән таныштырып, халкыбызның күңел җылысын тоярга өйрәтәбез. Әби-әниләребезнең балаитәкле күлмәкләре, бөрмәле-бөрмәле итеп чиккән альяпкычлары, бака шәлләре, зур-зур бизәкле, чуклы-чачаклы шәльяулыклары – үзе бер дөнья бит! Шунда ук туку станогы, аның янында әби-әниләребезнең нинди оста булулары турында сөйләп, яшь буында милли хисләр тәрбияләмибезмени? Ничек кенә әле! Ул әйберләрнең барысы да бит керосин лампасында яки чыра яктысында тукылган, чигелгән, тегелгән, ясалган! Әбиләребез агач, күмер, тоташ чуеннан ясалган үтүкләр белән үтүкләгән, чиста, пөхтә итеп ашка мәҗлесләргә йөргән! Мәсәлән, Сәхипҗамал әби Гарифуллинаның 17 яшендә кияүгә чыгар алдыннан – 1900 елда бик матур сары материалдан үзе теккән балаитәкле туй күлмәге музеебызда саклана. Аны күреп, балалар да, укытучылар да сокланды. Кул белән теккән димәссең дә. Яки 1920 елда сәйлән белән чигелгән калфак һ. б. Кыскасы, музеебыздагы мондый истәлекләр-ядкарьләрдән һәркайсының да үз тарихы бар.

Әйе, бары тик үзебезнең асыл традицияләребез, гореф-гадәтләребез аша тәрбияләсәк кенә яшь буынны әхлаклы, белемле, милли җанлы итеп үстерә алырбыз.

Безнең музейда утыз елга якын вакыт эчендә меңләп экскурсия, төрле очрашулар, мәҗлесләр уздырылды һәм уздырыла. Әйтик, 30 августта – Татарстан Республикасы көненә туры китереп үткәрелә торган «Буыннар очрашуы» үзе генә ни тора! Беренче елны Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның туганнары җыелса, икенче елда орден-медаль белән бүләкләнгән хатын-кызлар. 22 июнь – Хәтер көнендә сугыштан исән кайткан, тик инде бүгенге көндә безнең арада булмаган фронтовикларның тол хатыннары очраша, сугыш чоры һәм аннан соң илне торгызу чоры балалары (1938 – 1958 елгылар) тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга килә.

«Бер күрешү – үзе бер гомер» дип исемләнгән очрашу кичәләрендә Зирекле мәктәбен тәмамлаучыларга,  шулай ук 20, 30, 40, 50 ел бергә гомер итүче парларга да бәйрәм ясыйбыз.

Танылган кешеләр белән очрашулар, китап тәкъдим итү кичәләре, район күләмендә Габдулла Тукай туган көнен, Туган тел көненә багышланган  иҗат бәйрәмнәре дә музеебызда уза. Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, солдат хезмәтендә булып, туган җирләренә зур чыныгу алып кайткан егетләр катнашында да музеебызда очрашу, экскурсияләр еш уза.

Тагын бер очрашуга киңрәк тукталасым килә: ул – «Солдат әниләре кичәсе». Ул, гадәттә, март башында – язның беренче бәйрәме алдыннан үткәрелә. Кичәгә берәр ай кала бүгенге көндә армия хезмәтендә булган авылдаш солдатларга хатлар языла. Бу кичәдә солдат егетләрнең әниләре, укытучылары катнаша. Анда солдатларның, аларның командирларының хатлары укыла, әниләре хөрмәтенә җырлар җырлана.

«Гаилә – кечкенә бер дәүләттер». Музеебызда гаилә темасына да күп кенә чаралар уза. Әйтик, төрле елларда аерым-аерым бер, ике, өч, дүрт балалы, игезәк бала тапкан әниләрне чакырабыз, каенана белән бергә гомер итүче киленнәр, әбиләрен үз әниләре кебек хөрмәт иткән кияүләр белән тату гаилә бәйрәмнәре дә, чит-ят җирләрдән авылга килен булып төшкән әниләр белән очрашулар, пенсиядәге укытучы апалар, колхозда гомер буе сыер савучы булып эшләп ялга чыккан әниләр катнашында… Һәммәсе эчтәлекле, истә калырлык тәрбияви чара буларак уза.

Килен-җиңгәчиләр катнашында да борынгы йолаларыбыз искә төшерелә. Улларына, кызларына, ирләренә карата бәетләр язган әниләр белән дә мәҗлесләр уздырыла.

Соңгы елларда Хаҗ кылып кайткан хатын-кызларны, пенсиягә чыгучы әниләрне, 70 – 80 яшьләрен тутырган әбиләрне музейга Коръән мәҗлесләренә чакырабыз. Ә 90 яшьлек юбилярларыбызның өйләренә барып котлыйбыз. Менә шулай, авылның төрле катлау, төрле яшьтәге, төрле уй-фикердәге кешеләре белән аралашып, сөйләшеп Зирекле тормышының үзәгендә кайныйбыз.

Кыскасы, музеебызда халык сәнгате үрнәкләренең гаять бай коллекциясе (музейда 341 чүпләмә сөлге, 124 данә декоратив сөлге, 67 чиккән намазлык, 95 суккан өстәл эскәтере, 243 чигеш, кашага гына бар) тупланган.

Кыскасы, безнең Зирекле авылы музее дәүләт архивын да, сирәк саклана торган мирасханәне дә, гыйлем бирә торган мәктәпне дә, намазлыклар җәеп куйган мәчетне дә, милли авыл өен дә хәтерләтә. Безнең музейга рәхим итегез! Үз күзләрегез белән халык байлыгын күреп китәрсез.