Зәңгәр күлдә Ай коена

№56

Миләүшә ХАҖИЕВА,

(Әдәбият дәресе. V сыйныф)

Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” (V сыйныф) әкиятенең эчтәлеген аңларга, мөстәкыйль фикер йөртә белергә өйрәтү, теоретик анализ күнекмәләрен формалаштыру.

Бурычлар:

1. Әкияткә анализ ясарга өйрәтү.

2. Укучыларның дөрес һәм эзлекле сөйли белүенә ирешү.

3. Фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен ныгыту.

4. Иҗади эшләү сәләтен үстерү.

5. Мәрхәмәтлелек хисләрен тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

          – Әкият белән тирәнрәк танышу, анализ ясарга өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы: коммуникатив компетенция формалаштыру, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

Метапредмет:

1. Регулятив УУГ: уку материалы белән мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдырырып, үз эшеңне бәяли белергә өйрәтү.

2. Танып-белү УУГ: аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап ала алу, төп мәгънәне аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, образлы фикер йөртә белү күнекмәсен үстерү.

3. Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, төркемнәрдә эшләргә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, компьютер, мультимедия презентациясе.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

(Узган дәрестә өйрәнгән әсәрнең исеме, авторы, жанры искә төшерелә.)  

Укытучы. Без бүген узган дәрестә укыган “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәренә анализ ясарбыз. Аңа чаклы өй эшен тикшерәбез. Яңа сүзләрне кемнең ничек өйрәнгәнен ачыклыйбыз.

“Чылбыр” уены. (Төркемнәргә бүленгән укучылар бер-берсен тикшереп карый.)

ышкый-ышкый          җәтмә

ишеп ясалган              бәладән башаяк

сукыр тычкан             гөберле бака

өрергә тотынды          миң

галәмәт                        төнбоек

бака ефәге                   чуртан

III. Яңа теманы өйрәнү.

Укытучы. Әсәрнең эчтәлеге барыгызга да аңлашылгандыр дип уйлыйм. Әсәрне яхшырак өйрәнер өчен, без аның ничек төзелгәнен дә белергә тиеш. Менә сез яши торган йортны алып карыйк. Йортлар ничек төзелә? (Башта фундамент, аннан стеналары, аннан түбәсе төзелә.)

– Дөрес, укучылар. Шуннан соң без өй эчендә ниләр бар икәнен белә алабыз. Әдәби әсәрләр дә шулай. Аларның да үзләренә генә хас төзелешләре бар. Димәк, без хәзер  өйрәнәсе тема ничек дип аталыр? (“Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәренең төзелеше.”)

– Дөрес. Менә бу схемага карагыз әле.

Документ11

Әдәби әсәрнең кереше, ягъни башы була. Кереш (русча без аны экспозиция дибез). Керештә вакыйганың урыны, кайда барганы, катнашучылары әйтеп кителә. Әкиятнең керешен табыйк. (Зәңгәр күлдә Ай коена.)

– Керештән соң вакыйга булсын өчен нинди дә булса бер сәбәп – төенләнеш кирәк. Ягъни вакыйга ничек башлана? Әкияттән төенләнешне табыйк.

(Төркемнәрдә эш)

(Сукыр тычкан җилнең койрыгына баса.)

– Әйе, сукыр тычкан җилнең койрыгына баса да, шуннан китә инде… Шуннан нәрсә була? (Вакыйгалар үсә башлый.)

– Ә нинди вакыйгалар була? Әйдәгез, санап карыйк:

– Җил дулкыннарны уята, алар чабыша башлый.

– Ай, судан чыгам дигәндә, бака ефәгенә уралып кала.

– Ул Чуртанга ялына, Чуртан аны коткармый.

– Гөберле бака килеп чыга. Ай аңа ялына. Бака да аны коткармый.

– Айсылу йөгереп килә. Йөзә белмәсә дә, суга керә һәм Айны коткара.

– Укучылар! Вакыйгалар үсешен дөрес санадыгыз. Әсәрнең иң югары ноктасы, ягъни кульминациясе була. Без өйрәнәсе әсәрдә вакыйгалар үсешенең иң югары ноктасы, ягъни кульминациясе нинди вакыйга булды? (Айсылуның Айны коткаруы.)

– Менә шуннан соң вакыйгалар тәмамлануга таба бара, чишелеш барлыкка килә. Әкият нәрсә белән тәмамлана? (Айсылуның ямьсез миңнәре юкка чыга, һәм ул иң матур кызга әйләнә.)

IV. Ныгыту.

Укытучы. Бәяләмәдә автор әсәрдәге вакыйгаларга үзенең фикерен белдерә, нәтиҗә чыгарып куя. Без әсәрнең төзелеше белән таныштык. Ә хәзер өйнең тәрәзәләреннән карар вакыт җитте. Өйдә ниләр бар икән? Без укыган әкият нәрсә турында? Әкиятнең темасын кайсы төркем кыска гына итеп әйтеп бирә ала? (Яхшылык эшләү. Айсылуның изге эше.)

– Әйе, Айсылу. йөзә белмәсә дә, суга ташланып айны коткара. Ә нишләп Гөберле бака белән Чуртан да шулай эшләмиләр икән? (Чуртан белән Бака, яхшы йөзсәләр дә, Айны коткармыйлар. Алар Айдан көнләшкәннәр. Ай матур.)

– Дөрес. Әкияттә көнчелек проблемасы күтәрелә икән. Ни өчен көнчелек проблема була ала? (Көнләшү әкияттә генә түгел, тормышта да бар. Чуртан, Гөберле бакага ошаган кешеләр тормышта да очрый. Алар кешеләргә яшәргә комачаулый.)

– Әкияттә тагын нинди проблема күтәрелә? (Мескеннәргә, инвалидларга, мохтаҗларга ярдәм итү проблемасы. Кайбер кешеләр андыйларга ярдәм итми, хәтта көлеп карый.)

V. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укытучы. Ф.Яруллин шушы әкият аша укучыларга нәрсә әйтергә теләде икән? (Яхшылык эшләргә, мохтаҗларга булышырга кирәк.)

1 нче төркем укучыларының фикере белән килешәбез. Чынлап та, әгәр нинди дә булса яхшылык эшләсәң, ул үзеңә дә әйләнеп кайта.

Сез тагын нинди әсәрләрдә әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык, изгелек эшләү проблемаларын очраттыгыз? (“Өч кыз” әкиятендә. Кече кыз әнисенә ярдәм итә.)

– Яхшылык, изгелек дидек. Димәк, изгелек ул якыннарыңа гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә, авыруларга, мохтаҗларга да ярдәм итү икән. Ә сезнең үзегезнең изгелек эшләп караганыгыз бармы? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

VI. Йомгаклау.

Укытучы. Сез дәреснең иң авыр соравына җавап бирә алдыгыз. Тормышта бүген изгелек, шәфкатьлелек югалып бара. Кешеләр көннән-көн Чуртан, Гөберле бакаларга әйләнеп баралар. Кайбер әниләр балаларын ташлыйлар, ә кайбер балалар әти-әниләрен карамыйлар, картлар йортына тапшыралар. Коточкыч хәлләр. Бөтен ышаныч сездә, сезнең кебек әйбәт, рәхимле балаларда, безнең киләчәк буында.

Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә.

“Минем изге эшләрем” темасына инша язарга кушыла.