Юлда йөрү кагыйдәләрен уйнап өйрәник

№ 198

Гөлнара ҖӘМДИХАНОВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Балалар бакчасында балаларны ял иттереп, уйнатып алган чакта гына информация тизрәк һәм нәтиҗәлерәк барып ирешә. Моның өчен физкультминутлар ярдәм итә. Алар балаларның кан йөрешен яхшырта, мускулларының арганлыгын бетерә, аларның уйлау сәләтен үстерә, уңай эмоциональ халәт тудыра. танып белү эшчәнлегенә кызыксынучанлыкны үстерә. 1,5 – 2 минутлык әлеге төр эшчәнлек уртанчылар төркеменнән башлап үткәрелә. Гадәттә физкультминутлар балаларның акыл эшчәнлеген ял иттереп алу, озак утырып торганнан соң. тән киеренкелеген бетерү өчен кирәк.

Физкультминутлар өйрәнгәннәрне ныгытып кабатлау өчен дә бик файдалы. Хәзергә татар телендә юл хәрәкәте иминлеге  кагыйдәләрен өйрәнүче шигырьләр, дидактик уеннар бик аз. Әлеге проблеманы күздә тотып, мин татар телендә физкультминутлар яздым. Җиңел, аңлаешлы бу физик күнегүләрне балалар бик теләп башкаралар, һәрвакыт кабатлап торгач ятлыйлар, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен, иң мөһиме, уйнап өйрәнәләр. Әлеге физкультминутларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Без – җәяүлеләр

Без алга барабыз, (бер урында атлыйлар)

Аннан соң киттек уңга. (уңга борылып, бер урында атлыйлар)

Без алга барабыз, (бер урында атлыйлар)

Хәзер барабыз сулга. (сулга борылып, бер урында атлыйлар).

И-и атлыйбыз, (атлау хәрәкәтләре ясыйлар),

И-и атлыйбыз, (атлау хәрәкәтләре ясыйлар)

Як-якка без карыйбыз, (ян-якка карыйлар)

Һәрвакыт уяу булабыз,

Һәрвакыт сак булабыз!

Без – автомобиль йөртүчеләр

Без – автомобиль йөртәбез, (ике кул белән руль ясыйлар)

Кулда руль тотабыз.

Әйләндерәбез аны, (әйләндерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Тормозга да басабыз, (уң аяк белән алга хәрәкәт ясыйлар)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Янә алга барабыз! (атлау хәрәкәте ясыйлар)

Светофор

Кызыл сигнал булганда

Басып тор син – ашыкма! (басып торалар)

Сары сигнал – карап тор,

Берүк юлны чыкма син! (кул чабалар)

Яшел сигнал –  хәзер бар,

Ашыкмыйча карап бар! (атлау хәрәкәтләре ясыйлар)