Юл йөрсәң, бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел!
Юл йөрсәң, бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел!
(Зурлар төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча ярыш сценариесы)
Румия САЛИХОВА,
Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен гомумиләштерергә; эмоциональ кабул итү аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә; хокук бозуның һәм кагыйдәләрне үтәмәүнең нәрсәгә китерергә мөмкин, шул уңайдан балаларның белемнәрен ачыкларга; баланың хәрәкәт активлыгын, реакция тизлеген, бергәләп эшли белүен ачыкларга.
Күрсәтмә: юл билгеләре булган карточкалар.
Материал: экран, 6 кыршау, 2 таяк, 2 самокат, 2 коляска, светофор төсләре белән түгәрәк, 2 альбом бите, фломастер, кәгазьдән ак тасмалар, дидактик уен, юл билгеләре.
Катнашучылар:
Алып баручы – педагог.
Шапокляк – педагог.
Светофорик – укучы бала.
Өлкән төркем балалары.
Алдан эшләнгән эш:
– юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәләр; «Юл билгеләре», «Юл билгесен җый» дидактик уеннары; шәһәр урамнары буйлап әти-әниләр белән берлектә экскурсияләр.
Актуальлек. Юл-транспорт һәлакәте арту сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында кечкенә җәяүлеләрне һәм пассажирларны – балаларны юл грамотасына, урамда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә алдан ук өйрәтергә кирәк. Бүген балалар бакчасы гомуми культураның югары дәрәҗәсен, шул исәптән юлда үз-үзен тоту культурасына өйрәнергә омтыла. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге балалар – җәяүлеләр һәм пассажирларның аерым категориясе. Аларга олыларга карата булган үлчәм белән якын килергә ярамый. Балаларны яшьтән үк урамда хәвефсез үз-үзләрен тотышка өйрәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү мөһим. Моның өчен әти-әниләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, алга таба мәктәп тә бу эштә актив катнашсын өчен кирәк. Балаларның яшен – мәктәпкәчә яшьтәгеләрне исәпкә алып, аларны дидактик уеннар һәм күнегүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм башка эш ысуллары ярдәмендә юлларда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Бала чакта беркетелгән гадәтләр гомер буена кала, шуңа күрә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим проблемаларның берсе – профилактика балалар бакчаларында юл травматизмы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм балаларда аларны үтәргә аңлы рәвештә теләк формалаштыру бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора.
Бәйрәм барышы:
(Шаян музыка астында балалар залга керә һәм урындыкларга утыра.)
Алып баручы. Әйдәгез, иркенләбрәк утырыгыз,
Урынны тизрәк билгеләгез!
«Светофория» иленә бәйрәм итәргә
Без дусларны чакырабыз.
Без яшәгән шәһәрне
Чын мәгънәсендә әлифба белән чагыштырырга мөмкин.
Урамнар, проспектлар, юллар әлифбасы–
Шәһәр безгә һәрвакыт дәрес бирә.
Менә ул – баш очындагы әлифба,
Байракларны без һәр җирдә күрәбез.
Шәһәр әлифбасын һәрвакыт исеңдә тот,
Сиңа бәла килмәсен.
Музыка астында Светофорик залга керә.
Светофорик. Мин ашыгып йөгердем.
Мин кая килеп эләктем соң?
Бу 167 нче «Йомры икмәк» балалар бакчасымы?
Балалар. Әйе.
Светофорик. Ай, гафу итегез, мин сәлам бирмәдем, үзем белән таныштырмадым. Минем исемем Светофорик – юл хәрәкәте фәннәре докторы.
Мин юлда иң баш кеше, минем ярдәмчеләрем – сигналлар. Сез сигналларны аерырга тиешсез: яшел, сары, кызыл.
Монда күпме балалар җыелган!
Алып баручы. Без шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү ярышына җыелдык.
Жюри һәм команда белән таныштырып үтик. Бүген бездә ике уенчы командасы бар.
1 «Регулировщик» командасы,
2 «Светофорик» командасы.
Светофорчик. Кызык, мин сезгә ярдәм итсәм ярыймы?
Алып баручы. Әйе, әлбәттә, безгә светофордан башка ярамый бит.
(Командаларның сәламләве.)
«Светофорик» командасы (көндәшләрен сәламлиләр).
Без – «Светофорик» командасы.
Юлың хәвефсез булсын.
Көн дә, төн дә – яшел, сары, кызыл.
Көндәшләргә без бирешмәячәкбез,
Светофор безнең яна, димәк, җиңү дә бездә булачак.
«Регулировщик» командасы (көндәшләрен сәламли).
Без уенга әзерләндек,
Кагыйдәләр өйрәндек.
Көндәшләрне хөрмәт итәрбез,
Постта регулировщик буларак,
Бөтен бурычларны да башкарырга әзер без.
Алып баручы. Без командалар белән таныштык һәм менә беренче бирем. Табышмак әйтәм:
Кара-ак тасмалар буйлап
Җәяүле кыю атлый.
Йә, кайсыгыз әйтә,
Бу билге нәрсә турында кисәтә?
Балалар. Җәяүлеләр кичүе.
Беренче конкурс «Җәяүлеләр кичүе» исеме астында.
(Катнашучылар чират буенча ориентирга кадәр барып җитә һәм ак полосалардан җәяүлеләр кичүен урнаштыра.)
Алып баручы. Жюри беренче конкурска нәтиҗә ясый. Командаларга мин «Светофор» уенын уйнарга тәкъдим итәм. Светофорчик сезгә сигнал күрсәтәчәк. Яшел сигналга без барабыз, сарыга – кул чабабыз, кызылга – басып торабыз.
Шау-шулы урамда һәрвакыт
Сезне дуслар каршы ала!
Нинди дуслар ул?
(Залга Шапокляк йөгереп керә.)
Шапокляк. Бу мин мин сезнең иң якын дустыгыз! Шулаймы?
Светофорчик. Шапокляк, сиңа ничек ышанып була? Юлда үз-үзеңне тота белмисең, балаларга начар үрнәк күрсәтәсең, безгә нинди дус инде син. Син юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белмисең.
Шапокляк. Балалар да белмиләр. Белмисез бит?
Алып баручы. Беләләр.
Шапокляк. Менә хәзер тикшереп карарбыз. Минем сумкада юл билгеләре ята, мин аларны, монда килгәндә, юлда җыя-җыя килгән идем. Командаларга тыючы һәм кисәтүче билгеләрне таратырга кирәк.
«Юл билгеләре» конкурсы
(Катнашучылар юл билгеләренә кадәр йөгереп киләләр, беренче команда – тыючы юл билгеләрен, икенче команда, кисәтүче юл билгеләрен алып, кире стартка кайта һәм, мольбертка юл билгеләрен беркетеп, исемен атый, эстафетаны икенче уенчыга тапшыра.)
Алып баручы. Жюри нәтиҗә ясаган вакытта, бездә музыкаль пауза.
(«Юл билгеләре җыры» башкарыла. В.Мурзин музыкасы, Л. Хисмәтуллина сүзләре.)
Светофорчик. Бу җыр миңа бик ошады. Миннән сезгә бирем.
(Балаларга сораулар бирелә.)
- Светофорның яшел сигналы нәрсәне аңлата?
Яшел сигнал, як-якка караганнан соң, хәрәкәтне рөхсәт итә. Яшел күз кысып торган сигнал тиздән тыю сигналы булачагын кисәтә.
- Светофорның сары сигналы нәрсәне аңлата?
Сары сигнал хәрәкәтне тыя һәм тиздән сигналлар алмашынуын хәбәр итә.
- Светофорның кызыл сигналы нәрсәне аңлата?
Светофорның кызыл һәм күз кысып торган сары сигналы хәрәкәтне тыя. Һәм тиздән яшел сигналның януын хәбәр итә.
- Нинди транспортлар җәмәгать транспорты дип атала?
Автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар, метро – җәмәгать транспортлары. Алар билгеле маршрут буенча хәрәкәт итәләр һәм билгеләнгән урында туктыйлар.
- Нинди автомобильләрне махсус транспорт дип атыйлар?
Махсус транспорт билгесе, язуы, уты һәм тавыш сигналы транспорт чараларына янгын хезмәте, полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме транспортлары керә.
- Юл аша кайсы урында дөрес чыгарга?
Юл аша җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урында, светофор һәм зебра, яисә җир өсте, яки җир асты юлыннан чыгарга ярый. Җәяүлеләр өчен юл билгеләре булмаган очракта, транспортның юклыгына инанып, игътибар белән юл аша чыгарга кирәк.
Жюри нәтиҗә ясый.
Хәзер малайларга бирем.
«Текә борылыш» конкурсы (малайлар өчен биремнәр)
(Малайлар самокатта билгеләнгән җиргә кадәр барып җитәләр, аны урап узалар һәм кире кайталар.)
Алып баручы. Хөрмәтле жюри, малайларның йөрешен бәяләгез.
Шапокляк. Нишләп юк-бар нәрсә эшлисез сез! Беләсезме, юлда иң мөһиме нәрсә? Иң мөһиме һәм кирәклесе ул – кадак. Автомобиль көпчәкләрен тишү өчен.
Светофорчик. Әй, нәрсә син, Шапокляк, шулай эшләргә ярыймы соң? Малайлар белә: юлларда иң мөһиме – светофор, юл билгеләре һәм регулировщик.
Шапокляк. Регулировщик? Бу кем тагын? Аннан башка да булдырам мин!
«Пазл» конкурсы
Сигнал буенча кыршау янына йөгереп барырга, кыршау эченнән пазл детальләрен алып кире юнәлештә йөгерергә һәм өстәл өстендә, пазл детальләрен дөрес итеп җыярга һәм килеп чыккан юл билгесенең исемен әйтергә. Беренче биремне үтәүче команда җиңә.
(Жюри нәтиҗә ясый.)
Җанатарлар ярышы
Мин бераз ял итәргә һәм табышмакларны чишәргә тәкъдим итәм.
Табышмак – зиһен ачкычы, тикшереп карыйк әле:
Мин булам шундый билге:
Сине саклыйм мин җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.
«Җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны»
Кызыл түгәрәк эчендә
Тора җәяүле.
Мондый билге күрсәң,
Юлларга чыкма әле.
«Җәяүлеләр хәрәкәте тыела»
«Балалар!» дип сигнал бирәм
Ерактан ук мин – билге.
Водитель игътибарына
Эленгән бит мин инде.
«Балалар» билгесен күрсәтәм.
Бу билгене күргәч тә
Сөенә авырулар:
Димәк, якында гына –
Ярдәм күрсәтүчеләр.
«Беренче ашыгыч ярдәме күрсәтү пункты»
Әгәр яратмыйсың икән өйдә генә ятарга,
Җыенгансың икән бүген кино йә театрга,
Бу билгене белү кирәк, аны белү мөһим бигрәк.
Утырып булмый аннан башка трамвайга һәм автобуска.
«Автобус тукталышы»
Нишлибез, нишләргә?
Шалтыратырга кирәк булса?
Син дә, ул да белергә тиеш.
Бу урында – «Телефон».
Алып баручы. Киләсе биремдә кызлар катнаша.
«Сак булыгыз, балалар!» конкурсы
(Кызлар өчен биремнәр.)
Коляска белән баручы кыз җәяүлеләр кичүендә башта сулга, аннан уңга карый, җәяүлеләр хәрәкәте өчен светофорның рөхсәт ителә торган сигналын сайлый, аны күтәрә, кире сала һәм ориентирга кадәр барып җитә. Аны узып китә һәм кире кайта (дөрес башкаруы бәяләнә).
Алып баручы. Командалар ял иткән арада жюри нәтиҗәләр ясый. Капитаннарны бирегә чакырам.
Мин хәзер сораулар бирәм,
Аларга җавап бирү җиңел түгел.
Хәрәкәт кагыйдәләрен кем белә?
(Инспектор белән видео аша элемтә.)
Исәнмесез, егетләр! Сез минем кем икәнемне беләсезме? Мин – автоинспектор. Мин юллардагы тәртипне күзәтәм. Автоинспекторлар алар хезмәтне эсседә дә, салкында да алып баралар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр. Мин бүген сезгә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрегезне тикшерер өчен, биремнәр бирәм. Биремнәрне һәр команда конвертларда алачак, ул конвертларны алыр өчен, шифрланган пунктны ачыкларга кирәк.
1 «Регулировщик» командасына: залның уң ягындагы арткы тәрәзә төбендәге ящикта конверт. Конвертны алып, биремне үтәргә.
2 «Светофорик» командасына: залның сул як почмагында урнашкан шкаф өстендә коробкада конверт.
(Конверт эчендә ребуслар, балалар шуны чишәргә тиеш булалар.)
(Поезд)
Жюри нәтиҗә ясый.
«Пассажирларны җый» конкурсы
Катнашучылар алдында 3 м ераклыкта ике кыршау тора. Беренче катнашучының кулында «руль» (атрибут). Сигнал буенча беренче катнашучы кыршауны киеп йөгереп уза, ориентирга кадәр барып җитә, аны әйләнеп кире кайта һәм икенче катнашучыны үзе янына алып, шул ук юлны яңадан бергәләп үтәләр һәм шулай соңгы уенчыга кадәр дәвам ителә.
Жюридан конкурска нәтиҗә ясауларын сорыйбыз, командалар ял итә.
Алып баручы. Игътибар, ата-аналар өчен бирем.
«Без барабыз, барабыз, барабыз… » конкурсы.
(Ата-аналар өчен бирем)
Ата-ана ватман битләрендә транспорт чарасының контурын ясый, аннан соң һәр бала транспорт чарасының детален (2 тәгәрмәч, 2 фара, 2 тәрәзә, антенна, глушитель) чират буенча клей карандаш белән ябыштыралар.
Алып баручы. Жюри бәйгене бәяли.
Бүген без юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат кабатладык, алар бик мөһим. Аларны олылар да, кечкенәләр дә белергә тиеш.
Светофорчик.
Урамда игътибарлы булыгыз.
Бу кагыйдәләрне гел исегездә тотыгыз.
Бу кагыйдәләрне һәрвакыт хәтерләсәң,
Сиңа бәла килмәс.
Алып баручы. Йә, Шапокляк, хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни өчен белергә кирәк икәнен белдеңме? Син аларны үтәрсеңме?
Шапокляк. Балалардан калышмаска, исән-сау йөрер өчен сакланырга туры килер.
Алып баручы. Хәзер жюри нәтиҗә ясый.
Сюрприз моменты: мин хәзер сезгә сорау бирәм. Бу тартма эчендә сорауның җавабы була.
Шоферларга бу түгәрәкне
Кулдан җибәрергә ярамый.
Нәрсәне ярамый ? (Рульне.)
Балаларга кара тартмадан баранкалар алып бирәбез.
Тәрбияче. Рәхмәт, юлларыгыз имин булсын, сау булыгыз.