Юл билгеләре белән дус булыйк

№44

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен музыкаль кичә)

 Татьяна МАМАЛИМОВА, Резида ШӘРИФУЛЛИНА, Әлфия НӘҖИПОВА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат. Балаларда юл билгеләрен тануны, кайда куллана белүләрен камилләштерү; игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, сәнгатьле сөйләм, җыр-бию күнекмәләрен камилләштерү.

Кичә барышы

Алып баручы: Исәнмесез, дусларым! Бүген бик күңелле көн. Бүгенге көн тапкыр һәм зирәк балаларга багышлана.

1 нче бала.

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Бәйрәмебезнең кунагы –

Дәртле, күңелле уен

Күптәннән безне көткән.

2 нче бала.

Ә инде әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белемнәрне күрсәтик,

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, килгән кунаклар! Бүген мин сезне «Юл билгеләре иле»нә сәяхәткә чакырам. Балалар, бүген мин бер хат алдым. Әйдәгез, аны укып карыйк. «Юл билгеләре иле»ндә яшәүчеләр бик зур кайгыда. Юл билгеләре югалды. Зинһар, ярдәм итегез!»

 Балалар, бәлагә таручыларга ярдәмгә ашыгырга кирәк.

(Шулчак Убырлы керә.)

Алып баручы. Сез кем буласыз?

Убырлы. Мин – Убырлы. Хаттагы сүзләрне ишетеп тордым. Зарланалармы?

Алып баручы. Әйе, Убырлы. Юлчыларга, машиналарга юлларда дөрес йөрү өчен юл билгеләре, светофор кирәк.

Убырлы.  Ә светофор булмаса ни булган? Яшел ни дә, кызыл ни, сары булды ни? Алардан барыбер бер мәгънә юк бит.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, светофорның әһәмиятен Убырлыга аңлатыйк.

3 нче бала.

Юл чатында дуслаштым мин

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк – беләм.

Кызыл төс.

Иң кырысы мин – кызыл төс.

Син һәрчак миңа кара:

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

Сары төс.

          Юлдан тыныч чыгу өчен,

Минем киңәшемне тыңла:

          – Көт, күрерсең, сары янар

Өч төснең уртасында.

Яшел төс.

Артыннан ук мин – яшел төс –

Янармын синең алда.

Әйтермен: каршылыклар юк –

  Курыкмый алга атла!

(«Песенка светофора» дигән җыр тыңлана.)

 Алып баручы. Убырлы, карале, синең кулыңда нәрсә ул?

Убырлы. Әй, юлда әллә нинди рәсемнәр таптым. (Юл билгеләрен күрсәтә.) Кеше күргәнче дип, җыеп та алдым үзләрен. Тик алар бернәрсәгә дә ярамыйлар икән: ни өстәл ясап булмый, ни урындыкка ярамыйлар, чиләгемә тутырмакчы идем – сыймадылар.

Алып баручы. Әй, Убырлы, бу бит шоферларга, юлчыларга билге турында сөйләүче югалган билгеләр ич! Аларны тизрәк үз урынына куярга кирәк!

Убырлы. Шулаймыни? Мин, ни… белмәдем бит.

(Кызыл Калфак керә.)

Алып баручы. Ә син кем буласың, үскәнем?

Кызыл калфак. Мин – Кызыл Калфак. Әбиемә бүләккә кайнар кабартмалар илтәм. Ә монда нинди бәйрәм?

Алып баручы. Без балалар белән «Юл билгеләре иле»нә сәяхәткә чыктык.

Кызыл калфак. Ә нәрсә соң ул юл билгеләре? Алар ни өчен кирәк соң? Мин болай да юлда яхшы йөрим.

Убырлы. Менә бу балалар юл билгеләренең нәрсә аңлатканын бик яхшы беләләр. Әйдәле, тыңлыйк аларны.

4 нче бала.

«Игътибар: балалар!» –

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар:

(Димәк, тиздән мәктәп бар),

Игътибарга алалар.

5 нче бала.

«Пешеходный переход» –

Погляди скорей, водитель!

Здесь для пеших переход.

Значит, чтоб не навредить им,

Ты обязан сбавить ход!

6 нчы бала.

«Велосипедта йөрү тыела» –

Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә!

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

1 нче бала.

«Движение пешеходов запрещено» –

Где увижу знак такой,

Поверну-ка лучше я,

Чтобы не стреслось со мной

Никакого случая.

2 нче бала.

«Ашханә» –

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

3 нче бала.

«Опасный поворот» –

Знак – один из самых строгих.

Спас от происшествий много;

Берегись честной народ –

Здесь опасный поворот.

4 нче бала.

«Юл ябык!» –

Әй, шофер, уйла ачык.

Синең өчен юл ябык.

(Юл билгеләре тотып, бию башкарыла.)

Кызыл Калфак. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез миңа күп әйберләр өйрәттегез.

Алып баручы. Кызыл Калфак, син Убырлыга юл билгеләрен үз урынына куеп чыгарга ярдәм ит әле, зинһар өчен. Юкса, юлларда зур бәла-казалар чыгарга мөмкин.

(Убырлы һәм Кызыл Калфак, саубуллашып, чыгып китәләр.)

Алып баручы. Балалар, без сезнең зирәклекне дә тикшереп карыйк әле.

(Табышмаклар әйтү.)

          • Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

• «На» – дисәң, йөрми,

«Т-р-р!» – дисәң, туктамый,

Печән салсаң, ашамый,

Койрыгын борсаң, чаба… (Автомобиль)

Алып баручы. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, сезнең белән ике команда төзик һәм «Кем тизрәк?» дигән уен уйнап алыйк. (Самокат белән.)

(«Кем тизрәк юл билгеләрен дөрес итеп җыя» дигән уен уйнала.)

Алып баручы. Балалар,  сез үзегезнең зирәк тә, җитез дә икәнегезне күрсәттегез. Ә хәзер берничә шигырь тыңлап китик.

5 нче бала.

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

«Юл фәне әлифбасы»ның

Һәр билгесен ятла син.

6 нчы бала.

 Адымнар нык, еллар тыныч –

 Юл имин булсын гына.

 Сезнең изге эшегездә

 Фәрештә кылсын дога.

Алып баручы. Юл   сак булганнарны ярата.  Моны беркайчан да истән чыгармыйк.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны  күрсәгез –

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр.

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.

(ЮХИДИ хезмәткәре чыгыш ясый.)