Юл билгеләре иленә сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен шөгыль)

Кадрия НИЗАМИЕВА, Зөлхия БАРИЕВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен; юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

үстерелешле: юл йөрү билгеләре буенча балаларның белемнәрен камилләштерү;

тәрбияви: дуслыҡ, татулыҡ тәрбияләү;

белем бирүдә: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен гомумиләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: “Социаль-коммуникатив үсеше”.

Интеграль белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: кыскача әңгәмә, сорау-җавап, табышмак, күрсәтү, биремнәр, карау, ныгыту, нәтиҗә.

Җиһазлау: 2 хат, юл билгеләре, 1 дән 5 кә кадәр саннар, QR-код, телефон, смарт такта, ноутбук, колонка, физкультминуткага “Колесики” җыры, презентация, буялмаган светофор, төсле карандашлар, пластилин, төссез юл билгеләре, кечкенә капчык, яктылык кайтаргыч элэментлар.

Сүзлек өстендә эш: тыючы билгеләр, рөхсәт бирүче билгеләр, мәгълүмат бирүче билгеләр, кисәтүче билгеләр.

Алдан үткәрелгән эш: юл хәрәкәте турында әңгәмә, юл билгеләрен карау, транспорт төрләрен искә төшерү.

Эшчәнсек төзелеше

  1. Кереш өлеш.

Хат алу.

  1. Төп өлеш.
  2. Табышмакларга җавап табу.
  3. Смарт тактада эшләү.
  4. “Светофорнын төсләрен тап” уены.
  5. Физкультминутка.
  6. Транспорт төрләрен дөрес урнаштыру.
  7. Юл билгесен пластилин белән буяу.

III. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

  1. I. Кереш өлеш

Тәрбияче. Хәерле иртә!

Хәерле иртә миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә барыбызга!

– Балалар, бүген хат ташучы миңа хат алып килде. Әйдәгез, укыйбыз.

“Балалар, сезгә юл билгеләре яза. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Безнең “Юл билгеләре иле”ндә юл билгеләре адашкан. Төрле-төрле биремнәр үтәгәннән соң, сез безгә булыша аласыз. Биремнәр авыр, ләкин бик кызык. Биремнәр саннар артына яшерелгән. Булышуыгыз өчен зур рәхмәт.”

– Балалар, юл билгеләренә булышабызмы?

  1. Төп өлеш

– Балалар, безгә беренче нинди санны табарга кирәк?

– Әйе, дөрес. 1 санын. (Балалар белән санны табып, телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

– Нәрсә ясалган?

– Әйе, сорау билгесе. Нишләргә кирәк кирәк дип уйлыйсыз?

– Дөрес, табышмакларга җавап бирергә кирәк.

  1. Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!” (Җәяүле сукмагы)

  1. Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер? (Ашханә – хезмәт күрсәтү билгесе)

  1. Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шофёрлар,

“Мәктәп!”, “Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (Сак бул, балалар!)

  1. Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле автомобиль

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк, диләр. (Велосипедта йөрергә ярый)

  1. Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бу биремне эшләп чыктык, хәзер алдагы санны эзлибез. (Балалар белән санны табып, телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

– Сез нәрсә күрәсез?

– Әйе, дөрес, смарт такта. Димәк, безгә сезнең белән алдагы биремне сматр такта янында эшләргә кирәк. Рәхим итегез.

– Балалар, сезгә тыючы, рөхсәт бирүче, мәгълүмат бирүче, кисәтүче билгеләрне дөрес итеп урнаштырырга кирәк. (Биремне балалар сматр такта янында чираттан эшлиләр.)

– Без сезнең белән бу биремне дә дөрес башкарып чыктык.

Алдагы санны эзлибез. (Балалар белән санны табып телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

Нәрсә ясалган? Дөрес, светофор. Карагыз әле, светофорнын төсләре юк. Без сезнең белән нишләргә тиеш дип уйлыйсыз?

– Әйе, буярга. Бу биремне үтәр өчен безгә сезнең белән өстәл артларына утәргә кирәк. Рәхим итегез. (Өстәлдә светофор рәсемнәре ясалган битләр һәм төсле карандашлар ята. Мисалларны чишеп дөрес итеп светофорны буярга кирәк. Эшләп бетергәч, дөрес эшләнелгәне тикшерелә.)

– Киләсе санны табыйк. Карыйбыз, нәрсә ясалган? (Балалар белән санны табып, телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

– Физкультура ясаучы балалар. Шулай булгач, без сезнең белән ял итеп алыйк. (“Колесики” җырына физкультминутка ясау.)

– Алдагы санны табыйк, карыйбыз. (Балалар белән санны табып, телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

– Дөрес, транспорт төрләре ясалган. Бу биремне эшләр өчен безгo сматр такта янына килергә кирәк. Рәхим итегез. (Һава, юл һәм су транспортларын дөрес урнаштырырга кирәк. Һәр бала чираттан эшли.)

– Алдагы санны табыйк, карыйбыз. (Балалар белән санны табып, телефон ярдәмендә QR-кодын карау.)

– Бу биремне үтәр өчен безгә өстәлләр артына утырырга кирәк. Өстәлләрдә нәрсә күрәсез һәм нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Дөрес, пластилин белән юл билгеләрен төсле ясарга. (Өстәләдә юл билгеләре һәм пластилин. Пластилин белән юл билгеләрен дөрес итеп буярга кирәк.)

– Без сезнең белән барлык биремнәрен башкарып чыктык. Безгә тагын бер хаты килеп ирешкән. Әйдәгез, укып китик. “Балалар, сез безгә бик булыштыгыз. Сезгә бик зур рәхмәт. Шуның өчен сезгә күчтәнәч калдырып киттек, ул кечкенә генә капчыкта яшереп куелган.”

– Балалар, әйдәгез эзләп карыйк әле. (Капчыкны табып, күчтәнәчне карау. Капчык эшендә яктылык кайтаргыч элементлар. Һәр балага өләшү.)

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? (Балалар җавабы.)

– Без бүген кемгә ярдәм иттек? (Балалар җавабы.)

– Нинди биремнәр эшләдек? (Балалар җавабы.)

– Нәрсәләр ошады һәм кызыклы булды? (Балалар җавабы.)

– Балалар, барыгыз да тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!