Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен камилләштерү

 

(2 нче сыйныфта физкультура дәресе)

Римма БОРҺАНОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– дөрес йөрү һәм йөгерү күнегүләрен камилләштерү;

– хәрәкәт күнегүләрен ныгыту;

– җитез, өлгер булырга өндәү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә юнәлтелгән УУГ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән  ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; эшчәнлекнең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; спортка карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

Метопредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ: укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау, кабул итү һәм саклау; әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү;

танып-белү УУГ: үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү; сорауларга тулы җавап бирә белү; нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУГ: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу. Дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу, фикерләшеп уртак фикергә килү. Дөрес йөрү һәм йөгерү күнегүләрен камилләштерү, хәрәкәт күнегүләрен ныгыту.

Җиһазлау: туплар, гимнастик эскәмия, кагыйдәләр язылган плакат, ком тутырылган кечкенә капчыклар, төрле бию көйләре, презентация.

Үтәлергә тиешле чаралар: тезелү, исәнләшү, алда торган бурычлар һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру, тезелү һәм күченеп тезелү, йөрү, йөгерү, йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру, игътибар туплау, көтелмәгән хәрәкәтләрне башкару күнегүләре, музыкаль-ритмик, гомуми үсешкә ярдәм итә торган күнегүләр, сулыш алу һәм мускулларның киеренкелеген йомшарту, сколиоз, яссы табан, күз күнегүләре, төрле уен-ярышлар уйнату, тәрбияви әңгәмә. Дәреснең һәр өлеше алдан планлаштырылган булуга карамастан, укытучы 45 минут дәвамында, теге яки бу дәрәҗәдә, укучыларның гәүдәне дөрес тотуларын, сулышны дөрес алуларын контрольгә тотарга, мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә, максатка юнәлешле ныклы дисциплина булдырырга, хәрәкәтләр координациясен һәм җитезлекне үстерергә тиеш.

Чишенү бүлмәсендә

Укучылар тиз генә спорт  киемнәрен кияләр,мәктәп формасын пөхтә итеп җыеп куялар.

Укучыларның игътибарын туплау, тиешле тәртип урнаштыру, үтәлергә тиешле эшкә карата кызыксыну уяту. Дәрес мәктәпнең спорт залында уза.

Дәрес барышы

  1. Кереш өлеш (10 мин.)

Дежур укучы буйга карап берәрле шеренгага укучыларны тезә. Алдан билгеләнгән сызык буйлап тигезләнәләр. Дежур “Равнясь!”, “ Смирно!” “По порядку рас-считась!”, дигән команда бирә. Аннан соң ул укытучы алдына өч адым җитәрәк “ Смирно!” басып дежур рапортын бирә.

Укытучы “Исәнмесез, укучылар!”, – дип исәнләшә. Укучылар, аз гына сулыш алып: “Исәнмесез!” – дип җавап бирәләр. Укытучы “Вольно!” дип команда бирә, рапорт бирүче команданы кабатлый һәм стройга баса.

Укучылар белән куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерү.

Исеңдә тот!

  1. Организмны әзерләргә һәм төрле имгәнүләрдән саклау өчен,барлык әгъзаларны яздырырга кирәк.
  2. Йөргәндә, йөгергәндә иптәшең белән бәрелешмәс өчен,үз юлыңнан гына йөгергә, этешмәскә,төртешмәскә.
  3. Укытучыны тыңларга, катлаулы күнегүләрне укытучыдан башка үзең генә эшләргә ярамый.
  4. Дөрес итеп суларга онытма. Иркен итеп, борын аша сула.
  5. Гәүдәңне дөрес тот.Гәүдәне дөрес тотмау торле кыенлыклар тудыра.
  6. Егылу-имгәнүләрне кисәтү һәм,андый хәлләр була калса, ярдәм оештыру.

Еш күзәтелә торган имгәнүләр (укучылар җиңел атлетика күнегүләре вакытында төрле имгәнүләр алырга мөмкин.)

Терсәк, җилкә, аяк, тез буыннары сеңере тартылу, бот мускуллары тартылу, мускул авыртулары, үкчә авырту. Даими рәвештә аяк-кулларны яздыру күнегүләре уздырыла. Махсус йөгерү күнегүләре аяк-кулларның мускул һәм сеңерләрен файдалы,киеренке эшкә әзерли. 30 – 40 м арада 3 – 5 күнегү башкару җитә, 2 – 3 тапкыр кабатлана. Йөгерер алдыннан юлны чит әйберләрдән чистартырга, тиешле дистанция сакларга.

(Салмак кына музыка уйный.)

“Чәчелеп тезелегез!” уены

“Таралыгыз!” дигән команда буенча укучылар мәйданчык буйлап йөгерешеп таралалар. ”Туктагыз!” дип әйтүгә,туктыйлар, кулларны як-якка сузалар һәм укытучыга таба борылалар, бер-берсенә кулларын тию-тимәвен тикшерәләр. Яңадан “ Тезелегез!” командасына берәрле шеренгага буй буенча тезеләләр. “Нале-во!”, “Напра-во!”, “ Кру-гом!” командаларын башкаралар.

Укытучы колонна алдына баса һәм ”Минем арттан – бегом марш!” – дип команда бирә. Укытучы һәм укучылар алга барып түгәрәк ясыйлар.

Йөгерү күнегүләрен башкару

  1. Ботларны югары күтәреп йөгерү.
  2. Каты басып йөгерү.
  3. Зигзаг ясап йөгерү.
  4. 50 м араны йөрү белән чиратлашып йөгерү.
  5. Ритмлы йөрү. дүрт адым кул чабып, дүрт адым кул чапмыйча йөрү.
  6. Парлап йөгерү.
  7. Татарча бию көенә биеп йөрү.
  8. Сулыш күнегүләре. Тирән итеп сулыш алу.

Кулларны ике якка җәйгәндә, аларны өскә күтәргәндә, тураеп басканда сулыш алына. Кулларны төшерү, иелү, чүгәләү вакытында сулыш чыгарыла.

Түгәрәк эченә чираттан берәр бала чыгып, гомуми үсешкә ярдәм итә торган күнегүләр ясата.

Бергә.

Физзарядка ясыйсың,

Чүгәлисең, торасың.

Башың уңга борасың,

Аннан сулга борасың

Һәм сикерә башлыйсың.

  1. Баскан килеш,куллар күкрәк биеклегендә бөгелгән,кулларны көч белән,калак сөякләре кушылганчы ике якка селтәргә.
  2. Аяклар аерып басылган,куллар билдә.Сулга һәм уңга бөгелергә.
  3. Күзләр өчен күнегүләр башкарыла.

Күзләрне чытырдатып йомарга, аннары ачарга.(3-5 мәртәбә)

  1. Сул аякка чүгәләргә, уңга җибәрелгән аякка таба кулларны сузарга. Аякны турайтырга һәм кулларны өскә күтәрергә. Уң яакка чүгәләргә,куллар сул якка юнәлтелә.Гәүдә бөгелгәндә сулыш чыгарыла,турайганда сулыш алына.

Арка бөкрәйгәндә башкарыла торган күнегүләр (сколиоз)

  1. Баскан килеш, куллар артта, кул чукларын тоташтырырга тырышырга. Куллар торышын үзгәртергә.
  2. Гимнастик таяклар белән күнегүләр башкару.
  3. Сулыш күнегүләре. Түбәнтен сулыш алу яки эч белән сулау.

Баскан килеш учларыңны ике яктан корсагың өстенә куй. Борын аша сулыш ал. Шул ук вакытта акрынлап кына эчеңне кабарт. Аннары, эчеңне тартып,акрын гына борын аша сулышыңны чыгар.Киң итеп сулыш алу .Уртача яисә күкрәк белән сулау.

  1. Төп өлеш (30 мин.)

Йөрү һәм йөгерү күнегүләре

– Укучылар, сәламәт булу өчен күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.

– Ә хәрәкәт нәрсә ул? (Йөрү, йөгерү, сикерү, уеннар.)

– Әйе, укучылар. ул җиңел атлетика дип атала. Борынгы Олимпия уеннарында да 20 дән артык җиңел атлетика күнегүләре кертелгән була. Җиңел атлетика күнегүләре аяк, арка, корсак мускулларын ныгыта. Алар сәламәтлек өчен бик файдалы. Җиңел атлетика белән шөгыльләнсәң, син көчле, җитез, түзем, чыныккан кеше булып үсәрсең, кыю, тәвәккәл ихтыярлы булырга өйрәнерсең.

Ничек итеп дөрес йөрергә һәм йөгерергә соң? Берәрегез дөрес итеп йөреп һәм йөгереп күрсәтсен әле.

Йөргәндә гәүдә туры яисә бераз алга иелеп, куллар терсәктән аз гына бөгелгән, алар, аякларның тактына карап, алга һәм артка иркен хәрәкәт итәләр. Аяк үкчәдән аяк очына таба куела.

Йөгергәндә гәүдә бераз алга иелгән, терсәктән бөгелгән куллар чиратлап әле алга, әле артка таба хәрәкәт итә.

Йөгерү йөрүдән тизлек белән генә аерылып тормый. Йөгерүче аягы белән этелгәннән соң күпмедер вакыт очып барган кебек була (таянычын югалта). Йөгергәндә тигез һәм тирән сулыш алырга кирәк. Борын аша суларга кирәк.

– Кыска дистанция, тизлеккә йөгерү, чыдамлыкка йөгерү турында сез нәрсә беләсез? (Укучылар фикере тыңланыла.)

Исеңдә тот!

Кыска дистанцияләр – 10 нан 40 м га, 60 – 100 м

Тизлеккә йөгерү – кыска дистанциядә мөмкин кадәр тизрәк йөгерү

Чыдамлыкка йөгерү – 500 – 2000 м кадәр.

Йөрү яисә йөгерү темпы – ул вакыт берәмлегендә ясалган адымнар саны. Адымнар күбрәк булган саен, темп та югарырак.

(Йөрү күнегүләре башкарыла.)

  1. Зур адымнар белән йөрү.
  2. Аяк очларында йөрү.
  3. Үкчәдә йөрү.
  4. Ярым чүгәләп йөрү.
  5. Чүгәләп йөрү.
  6. Ботларны югары күтәреп йөрү.
  7. Каты басып йөгерү.
  8. Туп аша атлап чыгып йөрү.
  9. Аяк табаннары мускулларын ныгыту өчен массаж күнегүләре.

(Аяк киемнәре салына, укучылар тәмле су шешәләре капкачыннан тегеп ясалган 2 метрлы сукмак аша йөриләр —  плоскостопие өчен файдалы, тәнәфесләрдә дә кулланырга мөмкин.)

– Укучылар, әйдәгез әле. бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Елмаю арыган кешеләргә ял, кәеф күтәренкелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм стресслардан арындыра.

– Укучылар, уен-ярыш оештырасыгыз киләме? (Килә.)

– Уен-ярыш вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерегез әле.

Исеңдә тот!

  1. Намус белән уйна, хәрәмләшмә.
  2. Көндәшләреңне кимсетмә.
  3. Отсаң – борыныңны күтәрмә.
  4. Үзеңнең хаклы булуыңны йодрык ярдәмендә яисә тавыш чыгарып түгел, ә тыныч кына,түземлек белән төшендер.
  5. Оттырсаң – елама, киреләнмә. Үҗәт бул, икенче юлы һичшиксез җиңәрсең.
  6. Үз командаң уенчыларына ярдәм ит!

Ике команда арасында уен-ярыш

(Тигезлек саклау күнегүләрен ныгыту.)

  1. Каршылыклар аша үтү

Залда бер-бер артлы каршылыклар (гимнастик эскәмия, сызып ясалган “түмгәк”, урындык, туплар). Укытучы сигналы буенча, укучылар, чиратлап, кулларын читкә сүзып, ясалган “түмгәкләр” өстеннән барырга һәм урындыкка менеп, идәнгә сикереп төшәргә, тупны алып иптәшеңә чабып килеп бирергә.

  1. Капчыкны илтеп җиткер

Укучы ком тутырылган кечкенә капчыкны башына куеп,ике кулын як-якка сузып,гимнастик скамья буенча барырга тиеш.

  1. ”Тиз генә ал,тиз генә илтеп сал”

Балалар икешәрле колоннанага тезеләләр һәм укытучы сигналы буенча алга йөгерәләр.Тиз генә кәрзиннән кечкенә тупны алып икенче кәрзингә салалар.

III. Йомгаклау (5 мин.)

Зал буйлап тыныч кына йөрү.

– Укучылар, казлар ничек йөри? (Алпан-тилпән йөрү)

– Укучылар, аю ничек йөри? (Каты басып йөрү)

– Укучылар, песи ничек йөри? (Салмак кына йөрү)

– Ә без ничек йөрибез?

Бирем белән йөрү. Һәр өченче адымга кул чабу.

– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.

Өй эше

Йөрү, йөгерү күнегүләрен ныгытырга.

(Билгеләр кую.)