Эш кешене тәрбияли, ә ялкаулык боза.
(3 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Эльмира МӨХӘММӘТШИНА,
Арча районы Кәче төп мәктәбенең I квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “Әдәби уку” 3 класс, 1кисәк. Казан: Мәгариф-вакыт, 2013.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес темасы | Эш кешене тәрбияли, ә ялкаулык боза |
Дәрес тибы | Яңа теманы өйрәнү |
Максат | Төрле халык әкиятләре ярдәмендә хезмәтнең кешене тәрбияләү чарасы булуын аңлату, хезмәт кешесенең хөрмәткә лаек икәнен төшендерү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Предмет буенча нәтиҗәләр: уйгур халкының “Тылсымлы китмән” әкиятен укып төп фикерне ачыклау |
Метапредмет нәтиҗәләре:
РУУГ :үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү; ТБУУГ: китап белән эшли белү, кирәкле мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү; КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү,бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү; |
|
ШУУГ: әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. | |
Эш методлары һәм алымнары | фронталь, индивидуаль. |
Төп төшенчәләр: | падишаһ, михнәт, китмән. |
Чыганаклар:
|
Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “Әдәби уку” 3 класс, 1кисәк, 53-57 нче битләр. |
Дәрес барышы
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУД |
I. Оештыру | Уңай психологик халәт тудыру
Исәнмесез, балалар! Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез! Булыйк һәрчак әдәпле! Отыйк матур гадәтне! Дәрестә актив булыйк! Тырышып җавап бирик! – Балалар,кәефләрегез ничек? Кәефләребез тагын да яхшырак булсын өчен бер-беребезгә емаюлар бүләк итик әле! – Исәнмесез, укучылар! Сезнең бүгенге әдәби уку дәресен мин Эльмира Госман кызы алып барачакмын. – Мин сезгә бүгенге дәрестә яхшы кәеф телим; дәресебез кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч булыр дип ышанып калам. Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез. Ә хәзер барыбыз да игътибарызны экранга юнәлтик. – Укучылар бу күренешләрдә нишләделәр? – Ә болар барысы бергә нәрсә дип атала? Эш эшләүне икенче төрле нәрсә дип әйтәбез? – Дәресебезнең темасын ачыклау өчен, мин сезгә сүзләрдән мәкаль төзергә тәкъдим итәм. (Парларда мәкальләр төзиләр) – Кемдә нинди вариантлар? Нинди мәкаль яшеренде икән? Эш кешене тәрбияли, ә ялкаулык боза. Эшләп ашасаң, тәмле була. – Афәрин! Укучылар, сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? – Эш кешене ничек тәрбияли икән? Димәк, без бу сорауга җавапны дәрес барышында табарбыз. |
Укучылар укытучы белән исәнләшә, таныша
Укучылар басалар һәм исемнәрен әйтәләр
– Эш яраткан кешене хөрмәт итәләр, аңа ярдәм итәргә ашыгалар, ә ялкауларны яратмыйлар |
(К)- үз эшчән лекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча үтиләр |
II. Актуальләштерү. Теманы ачыклау | – Укучылар экранга игътибар итегез әле, безгә кунаклар килгән, алар безгә үз халык әкиятләрен бүләк итә. Без экранда кемнәрне күрәбез? (3 төрле халык киеменнән кызлар : татар, рус, уйгур.)
– Әйе, бик дөрес төрле халык киемнәре кигән кызларны. Кемнәрне таныйсыз? – Без бу халыкларның әкиятләре белән танышмы? – Рус халык әкиятләрен саныйк әле. (“Шалкан”, “Теремок”) – Ә нинди татар халык әкиятләрен беләбез? (“Камырша”, “Алтын алма”, “Өч кыз”) – Афәрин, укучылар. Ә өченче кунагыбыз кем соң безнең? – Бу, укучылар, уйгур кызы. Без уйгур әкиятләрен беләбезме? – Димәк, без сезнең белән бүген дәрестә нишлиячәкбез? – Әйе, бик дөрес уйгур әкияте белән танышачакбыз. |
Укучылар сурәтләргә карап төрле халык исемнәрен әйтәләр
|
(К) төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү |
III. Яңа материалны аңлату | – Укучылар, сез уйгурларның кайсы илдә яшәгәнен беләсезме?
– Үзбәкстан – күп милләтле ил. (Слайд) Төп халкы үзбәкләр, таҗиклар, уйгурлар, казахлар һ.б. – Кешеләрнең бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булулары Үзбәкстанда яшәүчеләрнең иң мөһим йолаларының берсе булып тора. Алар таныш булмаган кеше белән дә исәнләшәләр. – Хәзер уйгур халкы иҗат иткән “Тылсымлы китмән” әкиятен укыйбыз. – Сез китмән сүзе белән танышмы? Сүзлек эше Китмән (китмәнләү) – агач сапка туры почмак ясап утыртылган көрәк сыман үткен эш коралы (җир йомшарту, үсемлек төбенә туфрак өю, чүп үләннәрне тамырлары белән чыгару һ. б. өчен кулланыла) – Китмән нәрсәгә кирәк? Ни өчен кулланабыз икән? Әкиятнең исеменә игътибар итегез әле.”Тылсымлы китмән” – Бу китмәннең тылсымы нидә икән? Хәзер без аны әкиятне укып танышып белербез. Дәресебезгә килгән кунак кызларының да сезгә соаулары бар. Аларга дөрес җавап бирү өчен әкиятне бик игътибар белән тыңлагыз. Әйдәгез дәреслекләрегезнең 55 нче битен ачыйк. Башлыйбыз! (Әкиятне уку.) Ял минуты – Әйдәгез, кызларның сорауларына җавап бирик. Татар кызы кунакка нинди күчтәнәч белән килгән? – Татар халкының милли ризыгы – чәкчәк. Әйткәнемчә, күчтәнәчләр серле. Аларны кабул итү өчен сорауларга җавап бирергә кирәк. – Патша малайлары көне буе нишләгәннәр? – Рус кызы күмәч белән килгән. Әйдәгез, кайсыгыз тели? – Әби патша малайларына нәрсә пешереп ашаткан? – Уйгур кызы шулай ук күчтәнәч белән килгән. Кайсыгызның аның соравына җавап бирәсе килә? – Китмән белән нинди эшләр эшләп була? – Ни өчен әкият “Тылсымлы китмән” дип аталды? Китмәннең тылсымы нидә? |
Картадан күзәтәләр
Укытучы сөйләгән мәгълүмат белән танышалар
Әкиятне тыңлыйлар
Сорауларга җавап бирәләр
|
(ТБ) мәгълүматны таба, гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;
|
IV. Йомгаклау. Рефлексия | – Татар халкында бик матур мәкальләр бар. Ә менә сезнең “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш “ дигән мәкаль ишеткәнегез бармы? Мәкальне ничек аңлыйсыз?
– Менә безнең дәресебезнең дә эш агачы үсеп җитте. Ләкин бу серле агач. Димәк, аның җимешләре дә серле. – Ә хәзер агачтагы серле җимешләрне җыйыйк әле. (Алмаларга мәкальләр язылган, һәр бала теләгән алманы ала): – Эшләп ашасаң, тәмле булыр. – Тырышкан табар: ташка кадак кагар. – Аз сөйлә, күп эшлә. – Бүгенге эшне иртәгә калдырма. – Калган эшкә кар ява. – Кем эшләми, шул ашамый. – Тирләп эшләсәң, аш тәмле була. – Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый. – Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә. – Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык. – Ялкау бул. – Эшләмә. – Эшләгәндә сөйләшеп тор. – Тик ят. – Күбрәк ятып тор. – Син нигә бу җимешне сайладың? – Ә нигә бу җимешләр агачта калды соң? – Сез җыеп алган җимешләрдәге мәкальләр сезнең тормыш девизы булып калсын. – Хезмәтне яратыгыз, тырышып укыгыз, дус булыгыз! – Бүгенге дәрес өчен рәхмәт. Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз. Ә өйгә эш: әкият язып карагыз әле. – Сау булыгыз!
|
– Ялкау булмаска, тырышып эшләргә
Мәкальләрне сайлыйлар, укыйлар, аңлаталар.
– Ул җимешләр безне ялкаулыкка өйрәтә |
(Ш)-кешеләрдә уңай һәм тискәре сыйфатлрны чагышты ру,
этика кагыйдәләренә туры китереп нәтиҗәләр ясау.
|