Элеккеге шәһәр риваяте

Люция ГАНИЕВА,

Казандагы 166 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Шөгыль барышы

Балалар (чиратлашып).

– Бу хакта безгә салмак җил хәбәр итте.

– Бу хакта безгә моңлы инеш хәбәр итте.

– Бу хакта безгә яшел чирәм хәбәр итте.

– Бу хакта хәтта риваять тә!!

Малай.

Казансу елгасы буенда

Бер бик матур шәһәр бар.

Аның гүзәллеген күреп,

Бар кеше хуштан язар.

Кыз.

Без шул шәһәргә барабыз,

Анда могҗизалар табарбыз.

Малай.

Кара, монда таш ята.

Ул кешеләргә нәрсә аңлата?

Кыз. Уңга борылсан, могҗизалы шәһәргә эләгәсен: Казан шәһәре дип атала. Кемнәр булган анда, янә шуңа әйләнеп кайта.

Малай.

Әйдә сулга китәбез.

Һәм риваяткә эләгәбез.

Кыз. Аннары китәбез уңга, уң якта серле мина. (Чыгып китәләр.)

Алып баручы. Күптән инде – ун гасырлар элек булган бу.Ул чакта машина да, самолетлар да, телевизорлар да, компьютерлар да юк иде. Ә безнең  шәһәр урынында елга буенда зур калкулык урнашкан һәм бирегә җимерелгән Болгар шәһәреннән кешеләр килгән.

Батыр.

Нинди әйбәт җир

Минем шәһәр өчен!

Бу җирне яулап алырга

Дошман түгәр бөтен көчен!

Гөлчәчәчәк.

Нинди матурлык!

Урман, елгалар. Нәрсә инде бу?

Абау, еланнар! Тагын елан!

Алар ыслыйлар, куркыталар.

Безне калкулыкка җибәрмәскә тырышалар.

Зилант.

Ыс-ыс, ыс-ыс!

Китегез моннан, кыш-кыш!

Әгәр килсәң минем янга,

Гомерен бетәр шунда

Елан.

Әгәр син монда калсаң,

Гомергә үкенерсен.

Батыр.

Шуышыгыз дим мин сезгә,

Ут төртәм бөтен җиргә.

Ут.

Без сезгә ут төртәбез, яндырабыз,

Бөтен нәрсә юлдан югала.

Урман уты белән сак бул, егет,

Ялкынлы ут белән син шаярма. 

Гөлчәчәчәк.

Бөтен җирдә ялкын,  бөтен җир  яна.

Шулвакыт калкулыктан елан шуышып бара.

Батыр.

Ә канатлы Зилант калкулык өстеннән очып бара,

Кинәт кенә болытлар эченә кереп югала. (Бармак белән яный.)

Ярар, ярар!

Без синен белән  очрашырбыз әле! (Шәһәр күренә.)

Гөлчәчәчәк.

Матур шәһәр төзелгән,

Төз һәм матур егет кебек.

Тату, матур яшәрбез,

Шәһәрнең кадерен белеп.

Батыр.

Бар мәчетләр һәм тораклар,

Юк шәһәрнен исеме.

Уйлап карыйк?!

Ничек булыр исеме?

Гөлчәчәчәк.

Барып кайтыйм мин суга

Казанымны алыйм да,

Тутырып сулар алырмын,

Тизрәк өйгә кайтырмын.

(Чәчәк суга бара, иптәш кызлары аңа кушыла. Казаннар белән бию.)

Зилант.

Казаның белән бергә

Мин сине хәзер урлыйм.

Дулкын.

Без йөгерек инеш сулары

Без салкынча һәм тирән

Без уйныйбыз, я дулыйбыз

Йә монсу гына агабыз.

Без дулкыннарны һавага күтәреп.

Казанны үзебез белән алабыз.

Гөлчәчәк.

Абау-абау, Абау-абау!

Кая минем алтын Казан?

Кинәт кенә су астына югалды.

Су өстендә акчарлаклар гына калды.

Ничек кенә Казанны су астыннан күтәрергә?

Юк аны моннан күтәреп булмас.

Батыр.

Кайгырма син, Гөлчәчәк!

Мин сина шуны әйтәм.

Менә шәһәргә исем.

Булыр исеме – Казан!

Мин Зилантны өйрәтермен,

Мин аны кулга алырмын.

Чык, Зилант, син көрәшкә,

Күзгә-күз карашырга.

Зилант.

Мин синнән бер дә курыкмыйм.

Синең өстән мин көләм. (Сугышалар.)

Зилант.

Мин бирешәм, мин бирешәм,

Синен белән килешәм.

Мин мәрхәмәтле һәм яхшы.

Җәберләмәм мин бүтән.

Мин сезгә юл бирермен.

Яклармын һәм саклармын.

Алып баручы.

Әйдәгез, без дуслашыйк.

Шәһәребезне яратыйк!

Зилант безгә тугры булсын,

Шәһәрнен гербы булсын.

Күп гасырлар үтте. Ә Казаныбыз тагын да матурланды. Күп шагыйрьләребез, язучыларыбыз Казан турында матур шигырьләр, җырлар яздылар.