Язны кем алып килә?

№51

(Сөйләм телен үстерү фәненнән икенче кечкенәләр төркеме өчен эшләнгән интегрирлашкан эшчәнлекнең план-конспекты)

Рәмилә ГӘЙНЕТДИНОВА,

Казандагы “Яз” балалар бакчасы тәрбиячесе

Иҗтимагый-коммуникатив үсеш: балаларның үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.

Танып белү үсеше: “т” хәрефе белән таныштыру, [т] авазын дөрес әйтү өчен күнекмәләр ясау, артикуляцион гимнастика; та-, ту-, те-, ти-, то-, тә-, тү- иҗекләрен сүз эчендә танырга өйрәтү.

Сөйләм үсеше: рәсемгә карап сөйләү, экрандагы күренешләрне сурәтләгәндә, сүзләрне дөрес, урынлы куллану; яңа төшенчәләр (гөрләвек, тамчы, боз сөңгесе, бөре һ.б.) белән эшләү.

Сәнгати-эстетик үсеш: язын табигатьтә була торган үзгәрешләргә игътибар итү; кошларга ярдәм итәргә теләк булдыру өстендә эш.

Физик үсеш: физкультминут вакытында кул, җилкә, арка, аяк мускулларын язу.

Җиһазлау: интерактив такта, яз рәсемнәре, карточкалар, эш дәфтәрләре, карга курчагы, шкатулка, карта, туп.

Алдан үткәрелгән эш төрләре:

1. Ф.Кәримнең “Яз җитә” шигырен өйрәнә башлау;

2. Хәрәкәтләр белән физкультминут эшләтү;

3. “Хайваннар, кошлар, аларның балалары” карточкалары белән эш;

4. Урамда йөргәндә, яз җитүне белгертә торган билгеләргә игътибар итү, әңгәмә үткәрү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Беләсезме, безнең хәзер белемнәребезне арттыру вакыты җитте. Яңа әйберләр өйрәнергә әзерме сез?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм. Җавабын белерсезме икән?

Көннәр җылына,

Гөрләвек ага,

Тамчылыр тама,

Бу кайчан була? (Яз көне)

Әйдәгез, хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Ә сез анда нәрсә сурәтләнгәнен сөйләргә тырышырсыз. Башладыкмы?

(Интерактив тактада “Яз килде”, “Кошларга ярдәм итик”, “Балалар яз көне” рәсемнәре күрсәтелә).

Балалар (тәрбияче ярдәме белән). Кояш җылыта, боз сөңгесеннән тамчылар тама, гөрләвек ага, кар эри, агачлар бөреләнә, балалар резин итекләр кия, җил исә.

Гөрләвек, тамчы, боз сөңгесе, бөре сүзләре төркем белән яисә аерым-аерым берничә баладан кабатлатыла.

Тәрбияче. Балалар, урамга игътибар итсәк, бу күренешләрне күрә алабыз бит, шулаймы? Бүген урамга чыктыгызмы?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Ничек соң урамда? Кояш җылытамы?

Балалар. Калын кышкы киемнәр белән безгә эссе. Карлар эрегән, жирдә су, аяклар юешләнә. Резин итекләр киябез. Гөрләвекләр ага. Йорт түбәләрендә асылынып торган боз сөңгеләреннән тып-тып итеп тамчылар тама.

Тәрбияче. Дөрес! Кем әйтә алыр икән, табигатьтә безнең нинди ел фасылы?

Балалар. Яз!

Тәрбияче. Әйе! Ә сез беләсезме, язның тагын бер билгесе бар (рәсемдә кара каргалар оясын күрсәтә): кара каргалар, яз җитү белән, безнең якларга әйләнеп кайта. Кайсыгыз әйтә: каргалар үзара ничек аралаша?

Балалар. Карр-карр, карр-карр.

Ишек шакыйлар. Кара карга керә (тәрбияче кулында уенчык карга).

Тәрбияче (карга булып сөйләшә). Карр-карр, карр-карр, сезнең тавышны ишетеп керррдем. Беррр ел эчендә Казан шундый үзгәррргән. Туганнарррыма барррра идем, адаштым. Исәнмесез, сездә каррррта юкмы?

Тәрбияче. Исәнме, кара карга! Бездә карта бар.

Карга. Менә шәп! Менә ррррәхмәт! Булышыгыз миңа зинхарррр, балаларррр! Биррррегез каррррртаны.

Тәрбияче. Балалар, канатлы дустыбызга ярдәм итәбезме?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Карга, безнең карта серле шкатулкага яшерелгән. Аны ачу өчен, өч табышмакның жавабын белергә кирәк.

Карга. Балаларрр, сез табышмаклар яратасызмы? Әйдәгез, бергәләп чишик!

Балалар. Әйе! Әйдә!

Җәен киенә, кышын чишенә. (Агач)

Аяксыз, кулсыз тып-тып итеп кое казый. (Тамчы)

Ул булса – көн була, ул булмаса – төн була. (Кояш)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Карта безнең кулда. Аны кара каргага тапшырабыз.

Карга. Рәхмәт, балаларрр! Минем дә сезне шатландырррасым килә. Әйдәгез, бер уен уйныйбыз. Хәзер урыннардан торып бер түгәрәк ясыйк. Минем арттан кабатлагыз.

Хәрәкәтле физкультминут:

Каррга әйтә: каррр, каррр.

Уррамга чык баррр, барр.

Кояш чыккан, яз житкән,

Каргалар кайтып житкән.

Каррга әйтә: карр, карр,

Миндә каррта барр, барр.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Карр, каррр, каррр!

Тәрбияче. Рәхмәт, карга, бик күңелле булды.

Карга. Сау булыгыз, мина китәргә вакыт! Мине агач башындагы оябызда гаиләм көтә. Мин әниемне бик сагындым.

Балалар. Сау булыгыз!

Карга китә.

Тәрбияче. Балалар, карганың да үз оясы, гаиләсе бар. Гаилә ул – бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәүче кешеләр, шулай бит? Әйдәгез әле, гаилә темасына уен уйнап алабыз. Минем кулымда карточкалар. Аларда хайваннар, кошлар сурәтләнгән. Сез миңа бу хайваннарның, кошларның исемен һәм балаларының исемнәрен әйтерсез.

Сыер – бозау;

Ат – колын, тай;

Сарык – бәти;

Тавык – чеби;

Карга – карга баласы.

Яңадан барыбыз бергә кабатлыйк: аТ, Тай, Тавык.

Ту-ту-ту, та-та-та, то-то-то, ти-ти-ти, тә-тә-тә, тү-тү-тү (иҗекләрне әйтергә уңайлы булсын өчен, тәрбияче кул чаба яисә шалтыравыкны куллана).

Тәрбияче (экранга күрсәтеп). Балалар, таныш булыгыз, бу – “Т” хәрефе. (Интерактив тактада әкияти персонаж формасында “Т” хәрефе күрсәтелә). Миңа барыгыз да тешләрегезне күрсәтегез әле. Ә хәзер телегезне. Күз алдыгызга китерегез: безнең тешләр капка була. Безгә телебез ярдәмендә капканың өске ишеген ачарга кирәк. Шул вакытта [т] авазы ишетелергә тиеш.

Эш дәфтәрләрендә “Т” хәрефенә бәйле күнегү эшләтергә мөмкин.

Тәрбияче. Хәзер бергәләшеп Ф.Кәримнең “Яз җитә” шигырен искә алыйк.

Хәрәкәтләр белән барысы бергә кабатлый.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар!

Балалар, әйдәгез, кабатлап китик әле. Без бүген нәрсәләр белдек?

Сораулар тупны балаларга биреп сорала.

Балалар. Табигатьтә нинди ел фасылы?

Балалар. Яз!

Тәрбияче. Яз килүенең беренче билгеләре нинди?

Балалар. Кара каргалар кайта; кояш җылыта; тамчы тама; гөрләвек ага; кар эри.

Тәрбияче. Без бүген нинди авазны дөрес әйтергә өйрәндек?

Балалар. [т] авазын!

Тәрбияче. Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Мин сездән бик канәгать, молодцы, балалар!