Яз җырчысы – сыерчыклар килде
Эльвина ХРАМОВА,
Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру;
– кошларга карата кызыксыну хисләре, шәфкатьлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: язгы табигать, сыерчык һәм сыерчык оясы сурәтләнгән картиналар, кояш рәсеме, кошларның тавыш язмалары, мультимедиа җиһазлары, тарату материаллары.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, бүген урамда нинди матур, кояшлы көн. Әйдәгез, бергәләшеп тәрәзәдән кояшны үзебезгә чакырыйк.
Эндәш. “Кояшны чакыру”
Кояш чык,чык,чык,
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын.
– Күрегезче, кояш ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы нурларын сибә. Әйдәгез, без дә кояшны бүлмәбезнең иң түренә куйыйк әле. (Экранда кояш рәсеме чыга.)
– Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Еглап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Балалар. Бу – яз фасылы.
Тәрбияче. Бу шигырьне кем язган әле?
Балалар. Габдулла Тукай.
Тәрбияче. Ә хәзер елның кайсы вакыты булды инде, балалар? (Балалар җавабы.)
(Кошлар тавышы яңгырый. Балалар кошлар тавышын тыңлый.)
Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме? Нәрсә тавышы бу? (Балалар җавабы.)
– Каян килә икән бу кошлар тавышы? Әйдәгез, эзләп карыйк әле. (Балалар кошлар тавышының каян килгәнен эзлиләр.)
(Тактада сыерчык рәсеме сурәтләнгән картина.)
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, сез бу картинада нәрсәләр күрәсез? (Балалар җавабы.)
Җылы яктан очып килде
Сыерчыклар – кошкайлар.
– Исәнмесез, малайлар! – дип
Дәшә безгә дускайлар.
Куанышып сайрашалар
Кояшлы, аяз куктә.
Без аларга кул болгыйбыз:
– Оягыз әзер күптән. (Ләбиб Лерон “Сыерчыклар”)
– Бу картинада сыерчык сурәтләнгән. Алар кайдан очып килделәр? (Балалар җавабы.)
Хәрәкәтле ял минуты
Тәрбияче. Әйдәгез хәзер бераз ял итеп алабыз.
Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)
Килгән бер чыпчык. (бер бармакны күрсәтү)
Мине чакыра (үзен күрсәтү)
“Чык әле, ди, чык”. (кул изәү)
Алдый ул, беләм, (бармак янау)
Гел шулай итә. (җилкәне җыеру)
Йөгереп чыксам, (йөгерү хәрәкәте)
Оча да китә. (очу хәрәкәте)
– Балалар, ә сез сыерчыкның матур, әмма ниндидер моңсу җырлаганын сиздегезме? Ул миңа сер итеп кенә сөйләде: дуслары һәм туганнары белән җылы якларда кышлаганда, аның йорты ватылган, һәм аның гына түгел, ә якыннарының да йортлары.
– Балалар, сез сыерчык яши торган йортның ничек аталганын беләсезме?
Балалар. Сыерчыклар яши торган йорт сыерчык оясы дип атала. (Балалар белән сыерчык оясы карау.)
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, сыерчыкларга булышыйк, аларга сыерчык оялары ясыйк.
– Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне аңа охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.
– Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар. Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Сыерчыклар шатлансыннар.
Сыерчыкка оя ясау. Өстәлдә балалар эше.
Йомгаклау
– Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр карадык? (Балалар җавабы.)
– Кошлар үзләренең матур итеп сайраулары белән табигатькә ямь өстиләр. Аларны рәнҗетергә, куркытырга һич ярамый. Аларны сакларга, аларга җимнәр сибәргә кирәк. Әгәр кошлар үзләренең туган якларына әйләнеп кайтмасалар, матур тавышлары белән сайрамасалар, безнең табигатебез дә матур булмас иде.
– Булдырдыгыз, балалар, сез бүген аеруча тырыштыгыз.
– Кошлар – безнең дусларыбыз. Шуңа күрә кошларны саклыйк һәм аларга ярдәм итик, җимлекләр куйыйк, җимен дә салырга онытмыйк.