Яратабыз сине,  Тукай

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә оештырылган эшчәнлек)

Чулпан ФӘХРЕТДИНОВА,

Казандагы 124 нче балалар бакчасының

 I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү, аңа карата хөрмәт хисләре, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә  олы ихтирам хисе уяту. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү.

Кирәкле әсбаплар: Г.Тукай портреты, «Тукай безнең белән» дигән плакат, Г. Тукай әсәрләренә рәсемнәр күргәзмәсе, шагыйрьнең китаплары, магнитофон, «Тукай абый» , «Тукайга», «Туган тел», «Әпипә» көйләре, алтын тарак, чәчәкләр.

Залның түрендә Г.Тукай портреты, өстәлдә чәчәкләр. Стенада «Тукай безнең белән!» дигән сүзләр язып куелган. Залның бер ягында  Г. Тукай әкиятләреннән  рәсемнәр күргәзмәсе, аның китаплары куела. Балалар музыка астында  залга керәләр.( «Бәйрәм бүген». Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай  сүзләре)

1 нче  бала: Г. Тукай. «Бәйрәм бүген» шигыре.

Алып баручы. Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! Табигать уянып, күктә кошлар җыры белән шаулап-гөрләп яз килгәндә, Арча районының Кушлавыч авылында  мулла гаиләсендә сөекле шагыйребез  Габдулла Тукай туган. Габдуллага нибары 5 ай булганда, аның әтисе Мөхәммәтгариф  абзый үлеп китә,  өч яшендә әнисе дә үлеп ул дөм ятим кала. Шагыйрьнең бала чагы бик авыр була, кулдан-кулга йөреп, төрле гаиләләрдә тәрбияләнә, ачлыкны да, ялангачлыкны да татый. Тукай тормыш авырлыкларына бирешми үсә, белем ала, зыялы кеше, талантлы шагыйрь була. Кызганыч,  аның гомере бик иртә өзелә. Ләкин безнең күңелләрдә ул һаман да шул 27 яшьлек Тукай булып саклана.

 «Тукай абый» җыры (М. Шәмсетдинова көе, З.Туфайлова сүзләре)

Алып баручы. Бөек Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен күп шигырьләр, тылсымлы әкиятләр язган.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Тукайның дөньяга килүе – ул милләтнең шатлыгы, ә аның үлеме – милләт кайгысы.

          1 нче  бала. Бәйрәмнәрең алда икән әле  (кулында чәчәкләр),

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

(Шигырь сөйләгән бала чәчәкләрен Тукай портреты астындагы вазага куя.)

Алып баручы. Без яраткан Тукаебызны онытмыйбыз. Аны хөрмәт итәбез, әкият-шигырьләрен укып, дөрес яшәргә өйрәнәбез.

2 нче бала. Гомерең кыска кыскасын,

Җырың үлемсез –

Йолдыз булып күк йөзендә

Балкый синең сүз.

3 нче бала. Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш,

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

4 нче  бала. Хәтердә син гел тересең –

Һич бетмәс көчең;

Мәңгелек саф чишмә сыман

Син безнең өчен.

     «Тукайга җыры» (В.Әхмәтшин көе, М. Разов сүзләре)

Алып баручы. Нәни Тукай халкыбызның «Әнисә», «Әпипә» көйләрен яратып тыңлаган. (Музыка тыңлау.)

Чәчәкләр белән бию (Татар халык көе «Әпипә»)

5 нче бала. Тукай – бөек шагыйрь,

Якты янган маяк ул!

Бик күп әкиятләр язган,

Ачып безгә туры юл.

6 нчы  бала. Тукай үлмәс шигырь язган,

Туган телне мактап, хөрмәтләп.

Бар бала да аны яттан белә,

Көйгә салып җырлый бергәләп.

Алып баручы. Балалар, бөек Тукаебызның эшен дәвам иттереп, бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар. Әйдә, кайберләрен искә төшерик.

7 нче бала. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.

Икесе дә – безнең өчен иң кирәкле, затлы тел.

8 нче бала. Телсез идек –Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.

9 нчы  бала. Алыштырмам бу телне мин бернигә дә,

Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә.

10  нчы бала. Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең «Туган тел»еңне.

   «Туган тел» көе яңгырый.

 Алып баручы. Нинди таныш моңлы көй бу?!

Тукай җыры «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

                           Халык көе «Туган тел».

 Алып баручы. Тукай бала чактан табигатькә гашыйк, үзенең шигырьләрендә дә туган якның матурлыгын мактап җырлаган. Аның әсәрләре безне табигатьне яратырга, аңа карата сакчыл булырга өйрәтә.

Кыз бала (татар халык костюмыннан). «Бала белән күбәләк» (шигырь)

 Кыз. Монда ничек күңелле. Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек.

Алып баручы. Әйдәгез, безнең бәйрәмгә рәхим итегез.

Кыз. Мин үзем белән бүләк  алып килдем. Менә алар – Тукай бабамның шигырьләре, әкиятләре тупланган китаплар. Хәзер  китап геройлары үзләре дә килеп җитәр.

(Гали белән Кәҗә керә.)

Кәҗә. Дустым Гали белән сезгә

Килдек әле кунакка.

Тукай бабам юкка гына

Язмаган безнең хакта.

Г. Тукай.  «Гали белән кәҗә» шигыре

Гали.  Балалар, хәзер мин сезгә Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән өзекләр укыйм, сез кайсы әсәрдән икәнен әйтерсез.

  1. Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу. («Бишек җыры»)

  1. Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. («Кәҗә белән Сарык»)

  1. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. («Су анасы»)

Су анасы килеп керә, як-якка карана, нидер эзли.

 Алып баручы. Балалар, безгә Су анасы үзе дә килеп җиткән. Су анасы, рәхим ит, кил якынрак.

Су анасы. Юк, юк! Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар, тузгыган чәчләрем белән ничек Тукай бәйрәменә калыйм, ди?

Алып баручы. Син борчылма, без балалар белән ярдәм итәрбез, шулай бит. Әйдәгез әле, бергәләп  «Югалган тарак» уенын уйнап алыйк.

  («Югалган тарак» уены)

Алып баручы. Су анасы тарагың табылды, алып куй.

Су анасы.  Рәхмәт, балалар.

Алып баручы.  Менә, балалар, сорамыйча кеше әйберенә тияргә ярамый. Югалган әйберне тапсаң иясенә кайтарып бирергә кирәк. Тукай бабагыз сезгә шуны әйтергә теләгән. Әнә бит Су анасы тарагын тапкач ничек сөенде.

Су анасы. Эх, мин бик тә Тукай шигырьләрен тыңларга яратам.

Алып баручы.  Рәхәтләнеп тыңла, Су анасы. Безнең балалар аның  бик күп шигырьләрен белә .

Шигырьләр.

Су анасы. Рәхмәт сезгә, балалар, сез бик игелекле икәнсез. Миңа китәргә вакыт. (Су анасы китә.)

Музыка уйный, Шүрәле керә.

Шүрәле. Мин нинди бик матур җиргә эләктем соң?

Алып баручы. Бу – балалар бакчасы. Бүген бездә зур бәйрәм – Габдулла Тукайның  туган көне.

ШүрәлеШулаймыни, мин дә бәйрәмнәрне бик яратам. Балалар мине таныймы соң? Мин  сезгә кайсы әкияттән килдем? (Балалар җавабы.)

Шүрәле. Балалар, мин сезне күрүгә бик шатмын.  Минем кети-кети уйнарга яратканны беләсез  инде.

Алып баручы. Шүрәле, юк, бүген кети-кети уйнамыйк әле. Син  Габдулла Тукайның яраткан уенын беләсеңме?

Шүрәле. Юк. Белмим шул, мин бит кытыклый гына беләм. Ләкин бик тә Тукай бабамның яраткан уенын өйрәнәсем килә.

Алып баручы. Ярый соң, балалар сине бик теләп өйрәтерләр. Балалар, ничек атала ул уен.

Балалар. «Ачык авыз» уены.

Шүрәле. Әйдә, мин дә сезнең белән уйныйм әле.

Шүрәле. Бик кызык уен икән. Рәхмәт, күңелемне күрдегез. Мин дә җавапсыз кала алмам. Балалар минем урманымда һәрнәрсә тылсымлы: агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр дә. Кая соң әле гөмбәм?(Агач төбеннән гөмбә ала.) Балалар, бу гади гөмбә түгел, аның эчендә сезгә дигән күчтәнәчләрем бар. Ягез, кабул итеп алыгыз. Инде әкиятемә кайтырга вакыт. Сау булыгыз.

Балалар. Рәхмәт, Шүрәле. Сау бул.

Алып баручы. Менә, балалар, Тукайның һәр әсәре, һәр язган юлы тулып өлгергән башакка тиң. Аларда өлгергән башактагы кебек бер генә буш сүз дә юк, бар шигырьләре, әкиятләре искиткеч тансык, һәр кешегә аңлаешлы. Без аларны беркайчан онытмыйк!

Бәйрәмебез искиткеч күңелле узды. Җырладык та, биедек тә, уеннар да уйнадык, әкият геройлары белән дә очраштык. Сез алар белән әле күп тапкырлар очрашырсыз дип уйлыйм.

Кичәне Г.Тукайның  «Туган тел»  җыры белән тәмамлыйсы килә. Барыбыз да бергә басып җырлыйк әле.

«Туган тел» җыры