Яңа төрле сәхнәләштерү алымнары куллану аша балаларның сөйләм телен үстерү

№ 209

Гөлгенә ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбияче

Бүгенге көндә балаларның сөйләм телен үстерү – бик актуаль күренеш. Театраль эшчәнлек сөйләм телен үстерүдә эффектив алымнарның берсе булып тора.

Әкиятләрне театральләштерү балаларның әхлак тәрбиясен дә ныгыта: балалар өлкәннәр белән бергә исәнләшергә, саубуллашырга өйрәнә, ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшә. Иң якын кешене – әнине борчылмаска өйрәнәләр. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләнә. Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Без яңа килгән балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга  өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, актив һәм сәләтле балалар тәрбияләүдә сәхнәләштерү эшчәнлеген кулланабыз.

Театральләштерү эшчәнлеге алып барганда һәр бала үз кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтергә өйрәнә.

Без зурлар төркеме тәрбиячесе белән берлектә сәхнәләштерү эшчәнлегенең яңа алымы – бияләй курчаклар кулланып, балаларда театр сәнгатенә зур кызыксыну уяттык. Бияләй-курчак театрында катнашып, безнең балалар тирә-юнь, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Бияләй-курчак театрын куя башлауга мин балалаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну артканын күрдем. Бияләй-курчак театры балаларның хәрәкәт үсешенә бик нык йогынты ясый, алар балаларның игътибарлыгын, күзәтүчәнлеген, артттырырга, күрү, ишетү әгъзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары – барысы да аларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә.

Яңа төрле сәхнәләштерү алымы – бияләй курчаклар ярдәмендә театральләштерү эшчәнлеге – балаларга бик кызыклы. Кечкенәләр белән эшләгәндә, без, аларның үзләренә ошаган курчакларны сайлап алып, шул рольгә кереп китүләренә игътибар итәбез. Курчакларның киемнәрен алыштырып, аларны үзгәртү балаларда бик зур кызыксыну уята.

Балаларның кул чукларын һәм бармакларны хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәтүдә “бияләй уеннары” зур урын алып тора. Бу – хисле тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны, җәнлекләрне, кешеләрне, аларның эшчәнлеген, табигать күренешләрен чагылдыра. Уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә, шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләрендерәләр һәм бу – җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый.

Без мондый уенны балалар белән җылынудан, кулларны язудан, бармакларны бөгү, турайтудан башлыйбыз. Бер үк уенны, күнегүләрне үзгәртеп, берничә вариантта башкарабыз. Бияләй, бармак уеннары, сөйләм телен үстерүдән һәм җитезлекне арттырудан тыш, балалар белән җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга да мөмкинлек бирә.

Бу театрны оештыруда безгә әти-әниләрнең ярдәме бик зур булды. Алар белән берлектә ширма  сәхнә ясадык. Үзебез дә, әти-әниләр дә бик теләп бияләй-курчаклар тектеләр, бәйләделәр. Шулай ук үзебезнең балалар бакчасында татар теле кабинетында, костюмнарны, курчакларны туплап, театр почмагы булдырдык. Аны балаларның буйлары җитәрлек итеп эшләдек. Бу почмакка үзебезчә, “Бияләй-курчаклар почмагы” дип исем куштык. Монда балалар үзләре теләгән курчакны сайлап алып уйный ала.

Бакчабыз алдында куелган бурычлар, максатларны үтәү буенча балаларыбызның ирешкән уңышлары да шактый. Театральләшкән күренешләр, бияләй-курчак театрын бакча күләмендә әти-әниләргә, килгән кунакларга күрсәттек.

Алдагы көндә курчакларыбызны тагын да баетырга, матур костюмнар тегәргә омтылабыз. Без киләчәктә дә балаларны һәрьяклап үстерүдә, театральләштерү эшчәнлеге өстендә эшебезне дәвам иттерергә һәм матур күбәләк-курчаклар кулланырга уйлыйбыз. Бу курчаклар да балаларыбызга бик ошар һәм кызыклы булыр, дип ышанабыз.