Яңа төр технологияләр кулланып, балаларны һәм әти-әниләрне татар теленә өйрәтәбез

Лилия ВАФИНА,

Казандагы 153 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Бакчаларда бүгенге бурычлар – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, субъект тәрбияләү. Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Тәрбиячеләр алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, аны үзләштерү зарурлыгы туды. Бу безнең Федераль белем бирү программаларында да чагыла.

Квест технологиясе

Белем биү процессында квест эзлəнү эшчəнлеген талəп итə торган дəвамлы, максатчан, маҗаралы интерактив уен, ягъни рольле уен элементлары белəн белəн бирелгəн проблемалы биремнəр. Квест уеннар вакытында командаларга бүлү өчен Сингапур методының «Микс Пэа Шэа» технологиясен дә кулланырга мөмкин.

Квестның 2 төре була:

– кыска вакыт аралыгында башкарыла торган квест (яңа материал үзлəштерү, күлəмле мəгълүмат бирү максатыннан);

дəвамлы квест (белемнəрне ныгыту, гомумилəштерү, системага салу максатыннан оештырыла; квестны башкаруга).

Балалар белән квест төзүнең үз кагыйдәләре бар. Катнашучы геройларны билгелəү яисә командаларга бүлү (квест ул уен, башваткыч, маҗаралы уен, шуңа күрə кызыксындыра торган рольлəр билгелəнə: сəяхəтче, тарихчы, пешекче, музыкант, рəссам, əкият геройлары булырга мөмкин һ.б. Һəр роль эшчəнлегенең максатын һəм бурычларын билгелəү (рольне башкаручыларның эш планы формасында бирелə).

Квест (веб-квест) технологиясен куллануның уңай яклары

– Татар теле өйрəнүгə кызыксыну уяту.

– Эш барышында информацион технологиялəр куллану (мəгълүмат җыю, нəтиҗəлəрне тəртипкə китерү, компьютерлар белән эш, һ.б.).

– Мөстəкыйль рəвештə эш алып бару, эшне билеле бер рәвештә командаларга бүленеп оештыру.

– Командада эшлəргə өйрəнү (планлаштыру, рольлəрне бүлешү, бер-береңə

ярдəм итү).

– Иҗади фикерлəү сəлəте үсү.

Бүгенге көндә яңа нәтижәле технологияләрнең берсе – кейс технологиясен куллану. Бу технология күбесенчә мәктәпләрдә кулланыла, әмма дә ләкин җинелләштерү рәвешендә без балалар бакчасында да куллана алабыз. Ул безнең илдә дә актив кулланылышка кереп бара һәм актуаль мәсьәләләрдән санала, чөнки мәктәпләр алдына куелган бурычлар белем бирүгә яңача караш, интерактив алымнар куллануны таләп итә. Кейс инглиз теленнән алынган, case «очрак, хәл, ситуация» мәгънәсендә, «кейс» төшенчәсе «кәгазьләр, документлар салып куя торган кечкенә чемодан» дигән мәгънә белдерә.

Кейсның төрләре:

– гамәли кейслар;

– тикшеренү кейслары.

Кейс – дәрес эшчәнлегендә тормыштан, әкиятләрдән  алынган хәлләргә нигезләнгән проблемалы ситуацияләрне анализлау. Анализ вакытында балалар төркемнәрдә эшләргә, нәтиҗә чыгарырга, дөрес карар кабул итәргә өйрәнәләр. Кейс-биремнәр балаларны мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә, интерактив метод буларак балаларга телне үстерүдә уңай караш тәрбияли, дәрес эшчәнлегендә  процессында тормыш белән бәйләнеш тудыра.

Акыл карталары

Инглиз галиме, психолог Тони Бьюзен гади схемалар, таблицалар төзегәндә баш миенең бары сул як ярымшары гына эшләсә, интеллект (акыл, аң) карта ясаганда ике ярымшар да эшли, дигән фикергә килә. Картаны булдыру өчен бары тик  төсле карандашлар, маркерлар, фломастерлар, рәсемнәр кулланыла. Төп идея, проблема яки сүз үзәктә урнаша. Үзәк идеяне анлату өчен сурәтләр, рәсемнәр кулланырга мөмкин. Һәр төп тармакның үз төсе бар.

Интеллект картаның ярдәме:

– үзара бәйләнешне, материалны, төзелешен күрәләр;

– балалар теләк белән тиз арада кирәкле рәсемнәрнен тоташтыралар;

– фикерләүне, хәтерне, күзаллауны үстерәләр;

– тиз, эзлекле теманы истә калдыралар.

Менталь карталарны онлайн төзү өчен махсус веб-сервислардан кулланабыз һәм аларны җыелышларда әти-әниләргә дә киңәш итәбез.

Алда тәрбиячеләр өчен куелган бурычылар – рус телле балаларга татар теленә кызыксыну уяту, стена газеталары, проектлар ясарга мөмкинлек бирү.

http://learningapps.org. сервисы интерактив күнегүләр конструкторы

Бу сервиста онлайн уеннарны тәрбиячеләр бик җиңел үзләштерә, мавыктыргыч уеннарны үзе төзи ала. Анда тәрбия эшләреннән әзер күнегүләр дә бар. Әзер конструктор буенча кирәкле уеннар төзибез: балалар өчен викториналар “Кемнең миллионер буласы килә?”, шулай ук “Кайсы артык?”, “Парын тап” һ.б. уеннар. Бу сервис тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен балалар белән үткән материалны кабатлауда, танып-белү өлкәсен өйрәнгәндә кулланыла ала.

Шулай итеп, балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге оештырганда, шулай ук әти-әниләр белән бергәләп татар телен өйрәнгәндә  бу технологияләрне без дә җиңел генә куллана алабыз. Бу яңа технологияләр татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уята.

Тел турында мәкальләрләргә килсәк, “Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас”, – диләр бит. Заманабыз төрле кызыклы  технологияләргә бай булганда, балаларыбызны һәм әти-әниләребезне үзебезнең татар телен өрәнүгә зур игътибар бирсәк, замана белән бергә атласак иде дигән теләктә калам.