Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

(Татар мәктәбенең 5 нче сыйныф чен татар теле дәресе)

Рания ГОМӘРОВА,

Апас районы Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Максат:

Дидактик:

укыту-өйрәтү максатлары:

ялгызлык һәм уртаклык исемнәр төшенчәсе өстендә эш;

– ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели белү;

– ялгызлык исемнәрне дөрес язу;

белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү (актуальләштерү) максаты: “Исем”  темасы буенча белемнәрне камилләштерү.

Психологик:

мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүләрен,  үз-үзләренә бәя куя белү күнекмәләрен үстерү;

– дустанә мөнәсәбәтләрне формалаштыру.

Тәрбияви:

– китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш, пөхтәлек тәрбияләү;

– танылган, бөек шәхесебез белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа системасы, тест, үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү  өчен махсус кәгазь битләре.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәрес барышы

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Укытучы.

Хәерле көн телик барчабызга,

Аяз күкләр телик җиребезгә,

Яхшылыклар телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Укытучы. Барчабызга да, яхшы кәефләр теләп, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай юллары белән дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы. Бөек шагыйребез укучыларына нәрсә әйтергә тели? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Нәтиҗә. Белемле булыр өчен китапны яратырга, хөрмәт итәргә һәм күп укырга кирәк.

Укытучы. Хәсән Шабанов шигыре белән дә танышып китик әле.

 

Укытучы. Бу шигырьгә сез нинди исем куяр идегез? Фикерегезне дәлилләгез.

– Автор шигырен “Анам сүзләре” дип атаган. Ни өчен?

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп языгыз. (Төркемнәрдә эшләнелә.)

Бакчалар, койма, урманнар, мәктәп, елгалар, яшьләр, көннәр, җил, төннәр, ашлыклар, җирләр, вакыт, кырлар, укучы.

(Төркемнәр бер-берсенә бәя куя.)

Укытучы. Нинди нәтиҗә ясый аласыз? (Исемнәр берлек һәм күплек саннарда була.)

Укытучы. Нигә кыр сүзе күплектә -лар кушымчасы алган, ә төн сүзе –нәр? Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

Нәтиҗә. Татар телендә борын авазларына (м, н, ң) беткән исемнәргә күплектә -нар/нәр кушымчалары ялгана.

III. Уку максатын кую

Укытучы/ Слайдта бирелгән текстны карыйк.

 

Укытучы. Кайсы исемнәр дөрес язылмаган? (Укучылар тексттагы хаталарны төзәтә.)

Без 5нче сыйныфта укыйбыз. Минем Лилия, Роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без Миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә,  роза, лилия чәчәкләре күрдек.

Укытучы: Ни өчен бер үк язылышлы исемнәр кайсы баш хәрефтән, кайсысы юл хәрефеннән языла икән?

– Роза исемле кыз ничәү? (Берәү.)

– Роза чәчәге ничә? (Роза чәчәкләре күп.)

Укытучы. Кызларны бер-берсеннән исемнәре белән аерабыз. Ничек атыйбыз бу исемнәрне? Башлангыч сыйныфта сез бу теманы үткәнсез. Бәлки искә төшерерсез? (Ялгызлык исемнәр.)

Нәтиҗә. Ялгызлык исемнәр бер төрле әйберләрнең берсен атый, башкаларыннан аера, ә уртаклык  исемнәр барысын да белдерә.

Укытучы. Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.)

– Теманы үзләштерү өчен нинди максатлар куяр идегез? (Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү һәм аларны дөрес язу.)

III. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы

  1. Уку максатына ирешү өчен яңа теманы өйрәнү алгоритмын төзү.

Укытучы. Беренче бирем. Төркемнәрдә эшләячәкбез. (Илһам Шакиров башкаруында җыр яңгырый.)

 

Укытучы. Текст кем турында? (Халкыбызның танылган җырчысы Илһам абый Шакиров турында.)

Укытучы. Бирем. 1 нче төркем – уртаклык исемнәрне, 2 нче төркем ялгызлык исемнәрне яза.

Уртаклык исемнәр                                        Ялгызлык исемнәр

татар                                                                               Илһам

дөньясы                                                                          Илһам Шакиров

горурлык

исем

җырчы

кинолар

шигырьләр

җырлар

елда

Укытучы. Бирелгән бер уртаклык, бер ялгызлык исемне шушы тәртиптә тикшереп карыйбыз.

татар (уртаклык исем)

Илһам (ялгызлык исем)

(Илһам кем? соравына җавап бирә, затны белдерә. Бер генә затны атый.

татар кем? соравына җавап бирә, затны белдерә. Күп затларны белдерә.)

Укытучы. Әйдәгез, нәтиҗә чыгарып карыйбыз: нинди сүзләрне ялгызлык исемнәргә, ә нинди исемнәрне уртаклык исемнәргә керттек.

Нәтиҗә. Ялгызлык исемнәр – кешеләрнең, предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәр. Уртаклык исемнәр – бер төрдән булган предметларның барысына да бирелүче исем.

Укытучы. Димәк, нинди сүзләрне ялгызлык исемнәргә кертәбез? (Кеше исемнәре, фамилияләр.)

  1. Уку максатына ирешү өчен күнегүләр системасы.

Укытучы. “Исемен тап” дип аталган бирем тәкъдим итәм. Һәрберегез биремне дәфтәренә язып башкара.

1) Якташыбыз, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Почётлы диплом иясе.

2) Туфан Миңнуллиның әсәре “Авыл эте …”.

3) Татарстанның башкаласы.

4) Апас районында иң зур елга.

5) Чәчәк исеме белән аталган Муса Җәлил шигыре.

6) Районыбыз газетасы.

7) Җәйнең беренче атналарында үткәрелүче милли бәйрәм.

Укытучы: Эталон буенча, бер-берегезнең эшен тикшереп, билге куясыз. (Парларда бер-берсенә бәя куялар.)

Укытучы: Димәк, ялгызлык исемнәренә нинди сүзләр керде?

Нәтиҗә. Кеше исемнәре, хайваннар кушаматы, географик атамалар, газета-журнал исемнәре, бәйрәм исемнәре.

Укытучы. Кайсы ялгызлык исемнәр куштырнаклар эченә алынган?

Нәтиҗә. Шигырь, газета-журналлар исемнәре куштырнаклар эченә алына.

Ял итү

 

Укытучы. Дәреслектәге 129 нчы күнегүне эшлибез.

Белгәннәрегезне тагын бер тапкыр ныгыту һәм тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.

Тест

  1. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?

а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә; ә) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә.

  1. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

а) юл хәрефеннән; ә) баш хәрефтән.

  1. Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, күл; ә) әни, дәфтәр; б) Мәскәү, Идел; в) казан, савыт.

  1. Түбәндә бирелгән сүзләрдән уртаклык исемнәрне тап.

а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, «Сабантуй» газетасы; ә) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач. (Тест аерым битләрдә эшләнелә һәм җыеп алына.)

  1. Рефлексия

Укытучы. Дәрестә чыгарылган  нәтиҗәләргә таянып, теманың моделен төзибез. (модельне төркемнәрдә төзиләр)

 

Исем

 

        Ялгызлык                                                                        Уртаклык

Ялгызлык исемнәр — кешеләрнең,                                 Уртаклык исемнәр бер төрдән күренешләрнең  берсенә генә                                        булган  предметларның барысына да бирелгән исемнәр.                                                            бирелүче исем.

– исем, фамилияләр

– хайваннарның кушаматлары

– географик атамалар

– газета-журналлар

– мактаулы исемнәр

– бәйрәм исемнәре һ.б.

(крандагы модель белән чагыштырып, дөреслеге тикшерелә.)

(Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү битләре таратыла.)

Үзләштерү дәрәҗәсе

Исемнәр

 

Үзләштерү
Беләм Кыенрак булды
1 Исем    
2 Ялгызлык исемнәр    
3 Уртаклык исемнәр    

 

  1. Өй эше
  2. Әдәби әсәрдән, газета-журналлардан ялгызлык исемнәре кергән 4 җөмлә табып язарга.
  3. 131 нче күнегүне эшләргә.