«Ял көне буш вакыт күбрәк»
№47
(Рус төркеме. VII сыйныф)
Роза СӘЛАХОВА,
Яшел Үзәндәге А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү.
Дәреснең төре: лексик күнекмәләр формалаштыру.
Дәреснең максаты:
1) ясалма сыйфатларны актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү;
2) ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү;
3) ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Р.Р.Нигъмәтуллина), компьютер, интерактив такта, кагыйдәләр таблицасы.
Дәрес этаплары:
1) белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү;
2) яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру;
3) алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү – материалны ныгыту.
Дәрес планы
1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү ‒ 20 минут.
2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү ‒ 20 минут.
Дәрескә йомгак – 3 минут.
Өйгә эш бирү – 2 минут.
Дәрес барышы
I. Кереш өлеше
Дәресне оештыру
‒ Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Дәресне башлыйбыз.
‒ Бүген кем дежур?
‒ Дәрестә кем юк?
‒ Бүген ничәнче число?
‒ Атнаның кайсы көне?
‒ Бүген без «Партадашың кем?» дип аталган 2 нче теманы өйрәнүне дәвам итәбез.
II. Актуальләштерү
‒ Тактага игътибар белән карагыз әле (тактада сыйфатлар). Сүзләрне искә төшерегез. Аларны русча әйтегез.
1. Игътибарлы, тәрбияле, шәфкатьле, җаваплы (внимательный, воспитанный, милосердный, ответственный).
2. Кайгыртучан, онытучан, кызыксынучан, аралашучан (заботливый,забывчивый, интересующийся, общительный).
3. Ялганчы, гайбәтче, әләкче, алдакчы (лгун, сплетник, ябеда, обманщик).
4. Җитез, кыю, тапкыр, кире, тупас, тыныч, битараф, куркак, гадел (быстрый, храбрый, находчивый,упрямый, грубый, спокойный, безразличный, пугливый, справедливый).
‒ Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керә?
‒ Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?
‒ Аларның кайсылары ясалма сыйфатлар (производные прилагательные)?
(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр, кушымчаларын аерып күрсәтәләр.)
– Бу сүзләр сыйфат сүз төркеменә керә. Алар -лы/-ле, -чы/-че, -чан/-чән кушычалары ялганып ясалган.
– Кагыйдә чыгарабыз.
Исем һәм фигыльләргә төрле кушымчалар ялганып сыйфатлар ясала. Алар ясалма сыйфатлар дип атала.
«Сүзләрнең парын тап, уклар белән күрсәт» уены
(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр)
горур ярдәмчел түземле тәкәббер тәвәккәл җитди кыланчык максатчан көнче масаючан үзгәрүчән үпкәчел намуслы оялчан таләпчән туры сүзле |
терпеливый гордый отзывчивый решительный серьёзный высокомерный целеустремлённый кокетливый изменчивый завистливый заносчивый стеснительный требовательный прямолинейный обидчивый совестливый |
– Кайсылары уңай, кайсылары тискәре сыйфатлар? (Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерып күрсәтәләр.)
УҢАЙ СЫЙФАТЛАР
|
ТИСКӘРЕ СЫЙФАТЛАР
|
III. Ныгыту
1. Язу дәфтәрендә эшләү (46 нчы бит, 5 нче бирем).
Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
(Бер укучы итерактив тактада яза, калганнары язу дәфтәрендә эшлиләр.)
түземле ‒ ______________________
масаючан ‒ ____________________ кыланчык ‒ ____________________ оялчан ‒ ______________________ тәккәббер ‒ ____________________ туры сүзле ‒ ___________________ |
Физминутка
Күбәләк уң җилкәгә кунган,
Күккә күтәрелгән,
Сул җилкәгә кунган,
Чәчәккә төшкән.
(3–4 мәртәбә кабатлана)
IV. Дәреслек белән эш
1) 13 нче бирем, 57 бит.
‒ Кызлар турында фикерләрегезне әйтегез. Бу кыз сезгә бераз кыйланчыктыр/ мактанчыктыр кебек тоелмыймы?
2) 14 нче бирем, 57 нче бит.
‒ Һәр кешенең уңай сыйфатлары да, тискәре сыйфатлары да була. Әгәр без үзебезнең тискәре сыйфатларыбызны белсәк, төзәтергә тырышсак, безнең дусларыбыз күп булыр.
Үзем турында мин тырыш, ярдәмче кеше дип әйтә алам. Мин һәрвакыт гадел, намуслы булырга тырышам. Ләкин мин бераз үпкәчән.
‒ Үзегез турында сөйләгез.
‒ Ничек уйлыйсың, синең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларың бар?
3) 15 нче бирем, 57 нче бит.
– Партадашың турында сөйлә. Аның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?
Мәсәлән: Настя үзен ярдәмчел, намуслы дип саный.
4) Парларда эш.
‒ Бер-берегезгә фикерләрегезне әйтегез. Киңәшләр бирегез.
1 нче укучы.Таня, син – ярдәмчел, акыллы, намуслы кеше. Синең бу сыйфатларың миңа ошый. Ләкин син бераз үпкәчән, бу миңа ошамый.
2 нче укучы. Мин бу сыйфатларымны төзәтергә тырышырмын.
(Сөйләшү вакытында укучылар бер-берсе белән килешмәсәләр, фикерләрен әйтсеннәр.)
3 нче укучы. Саша, мин синең белән килешмим. Мин үземне үзсүзле дип санамыйм. Әлбәттә, мин еш үзем теләгәнчә эшлим, ләкин башкаларның фикерләрен дә тыңлыйм.
(Өстәмә сөйләм үрнәкләре: Ни өчен сиңа шулай тоеладыр, белмим, ләкин мин үзем турында үпкәчел дип уйламыйм.)
5) Монолог.
Партадашың турында сөйлә.
Үрнәк:
Миңа Никитаның гадел, юмарт булуы ошый. Ләкин ул бераз кире, үзсүзле. Аның бу сыйфатлары миңа ошамый.
(Укучыларга үз фикерләрен иптәшләренә үпкәләтмичә әйтергә өйрәтергә кирәк.)
Сөйләм үрнәкләре: Бәлки мин хаклы түгелдер, … бәлки мин ялгыш уйлымдыр, … һ.б.
V. Өйгә эш
Язу дәфтәрендә эшләргә.
6 нчы бирем. Үзең турында яз. Синең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларың бар?
7 нче бирем. Партадашың турында яз. Аның нинди уңай һәм тискәре сыйфатлары бар?
8 нче бирем. Классташларың турында яз. Аларның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?
VI. Дәрескә йомгак
Ясалма сыйфатлар ничек ясала? (Кагыйдә)
‒ Нинди сыйфатлар була? (Уңай һәм тискәре сыйфатлар).
‒ Шәвәли һәм Кирлемәннең уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтегез.
ярдәмчел масаючан
түземле кире
максатчан кыланчык
Билгеләр куела.
Дәрес “Күңелле тәнәфес” җыры белән тәмамлана.