Яхшылык җирдә ятмый
Яхшылык җирдә ятмый
Гөлфирә ШАКИРОВА,
Казандагы 115 нче бакчаның
татар теле тәрбиячесе
Аннотация. В данной авторской сказке представлена увлекательная история, которая погружает читателя в волшебный мир фантазий и приключений. Сказка затрагивает основные темы дружбы, смелости и самопознания, что делает её актуальной и для детей.
А театрализованная деятельность в свою очередь играет ключевую роль в развитии детей дошкольного возраста. Она способствует формированию творческих способностей, развитию речи и социальным навыкам. В процессе игры дети учатся взаимодействовать друг с другом, выражать свои эмоции и идеи, а также развивают воображение.
Рольләрдә:
Аю – төп рольдә
Төлке
Карга
Әби
Бабай
Кыз онык
Эт
Бүре
(Агачлар, урман күренеше. Аю агач төбендә күккә карап ята. Очып килеп куна Карга.)
Аю (сикереп тора). Карга дустым, менә син биектә – күктә очып йөрисең. Бар нәрсәне өстән күзәтәсең. Әйт әле, яхшылыкны күргәнең бармы синең?
Карга. Кар-кар… Нинди яхшылыкны?
Аю. Соң яхшылык нинди була? Начар яхшылык булмый инде, булмыйдыр… Яхшы яхшылыкны эзлим мин?
Карга. Кар-кар… Кайдан югалган соң ул?
Аю. Менә миңа бабаем әйтеп калдырды, яхшылык җирдә ятмый, улым, диде. Минем аны эзләп табасым килә, нинди икән ул – шуны күрәсем килә.
Карга. Кыш көне ап-ак кардан эзләрсең син ул яхшылыкны, кар-кар…
(Очып китә.)
Аю (үз-үзенә). Минем кышын йоклаганны белеп әйттеме инде бу Карга… Эх, яхшылык, кайда соң син?!
(Төлке керә.)
Төлке. Аю дускай, нишләп ятасың монда?
Аю. Сине көтеп ята идем… Кайчан гына Төлке яныма килер дә “Нишләп ятасың, Аю?” дип сорар икән мәйтәм…
Төлке (пышылдап кына). Гомергә усал булды шушы Аю…
(Аю ишетеп ала.)
Аю. Шаяртам гына инде, Төлке. Беләсеңме, чынлыкта мин уйлап ятам. Шундый мәкальне ишеткәнең бармы: яхшылык җирдә ятмый! Аны миңа бабаем әйтеп калдырган иде. Инде ничәнче ел шул турыда уйланам мин – кайда ята икән соң ул яхшылык?!
Төлке. Соң… күккә карап ятып, дөрес эшлисең син, Аю. Яхшылык җирдә ятмый, дигән бит мәкаль дә. (Көлә.)
Аю. Шаяруга борма әле, хәйләкәр. Белмим диген инде…
Төлке (иснәнә). Туктале, кеше исе килә… Кем йөри икән якын-тирәдә?!
Аю. Кем булса да, яхшылык турында сорарга кирәк…
(Җитәкләшеп Әби, Бабай, Кыз керәләр. Кулларында кәрзиннәр. Аларның сөйләшкәнен Аю тыңлап тора.)
Бабай. Менә рәхмәт, Бүре дуска – нинди яхшылык эшләде ул безгә.
Әби. Әйе, шул, Бүрене очратмаган булсак, белмим, кайтыр юлны ничек эзләп тапкан булыр идек икән…
Бабай. Кара инде, ничек адаштык бит урманда. Яшь чагымда мин урманнан кара төндә дә адашмыйча чыга ала идем… Эх, картайганмын…
Кыз. Әкиятләрдә Бүреләрне усал, явыз итеп сөйлиләр. Чынлыкта, бигрәк яхшы икән бит Бүреләр!
Аю (якынрак килеп. Төлке боргаланып чыгып китә). Сез нинди яхшылык турында сөйләшәсез?
Әби. Абау, куркытып җибәрдең бит, Аю… Менә синең урманыңа җиләк җыярга килгән идек, ләкин адаштык. Шуннан соң юлыбызга Бүре килеп чыкты да безгә булышты – яхшылык эшләде.
Аю. Ничек эшләде соң ул яхшылык? Аны ничек эшлиләр соң?
Кыз. Иии Аю, шуны да аңламыйсыңмыни? Үзең шундый зур, үзең яхшылык эшләүнең нәрсә икәнен белмисең… (Көлешәләр.)
Бабай. Яхшылык – ул, Аю, изгелек эшләү. Менә мәсәлән, адашкан кешегә юл күрсәтү яхшылык була. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү – яхшылык.
Әби. Ә кайчакларда берни эшләмичә, хәл сорашу да яхшы гамәл була ала.
(Кинәт мылтыктан аткан шартлау, Эт өргән, Бүре улаган тавышлар килә. Залга Эт белән Бүре йөгереп чыга.)
Кыз. Нәрсә булды сезгә? Ник шулкадәр тавышланып чабасыз?
Бүре (сулышын тигезли-тигезли). Явыз аучы чыкты юлыма.
Эт артка карап өргәләп ала.
Әби. Мылтыктан аткан тавыш ишетелде шул. Ул сине яраладымы?
Бүре. Юк, юк. Өлгермәде. Миңа сезнең Этегез ярдәм итте. Ул һау-һаулап аучыны куркытты. Эт дускаем, бу яхшылыгыңны мин беркайчан да онытмам! Син бит мине коткардың!
Эт. Бүре, син бит бүген үзең безне адашудан коткардың. Күрәсеңме, үз яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайтты.
Аю. Мин берни дә аңламыйм… Яхшылык… үзеңә әйләнеп кайтты?! Ничек була соң инде ул? Яхшылык – ул җирдә дә ятмый, диләр…
Әби. Аю, син ничек башкаларга карата мәрхәмәтле буласың, изге гамәлләр кыласың – сиңа карата да шундый ук яхшылыклар киләчәк. Син бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда сиңа да булышырлар, коткарырлар, яхшылыклар кылырлар.
Бабай. Яхшылык җирдә ятмый дигәннән, димәк син эшләгән гамәл югалмый – ул синең үзеңә дә яхшылык булып кире әйләнеп кайтачак.
Аю. Менә хәзер аңлый башладым… Миңа карата башкалар әйбәт булсын өчен, мин дә аларга карата әйбәт булырга тиеш!
Кыз. Әйе, Аю!
Күмәк җыр:
Яхшылыкны үлчәп булмый,
Тотып карап та булмый.
Тик ул беркайчан югалмый –
Яхшылык җирдә ятмый!
Яхшы гамәлләр кылырга,
Тик яхшы уйда булырга,
Ярдәмчел, изге күңелле,
Яратырга һәркемне!
(Бергә.) Тырышыйк!
Игътибарлы булыйк гел,
Кечеләргә олыга.
Кайчакта бер җылы сүз дә
Ярдәм итә аларга.