Яфрак – урманның серле тәңкәсе
№ 107
Эльвира КАСЫЙМОВА,
Казандагы 186 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасы тәрбиячесе
Эльвира ИХСАНОВА,
Казандагы 186 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасының
логопед укытучысы
Максат: балаларда фикерләүне, сөйләм телен, хәтерне, танып белү активлыгын үстерү, көз һәм яфраклар турында белемнәрен арттыру. Индивидуаль һәм төркем белән эшләргә өйрәтү.
Алдан эшләнгән эш: агачлар, яфраклар һәм көз турында шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр уку. Алдан балаларга шигырьләр ятларга бирү. Урманга сәяхәткә бару (безнең балалар бакчасына урман якын), урманда балалар белән яфраклар җыю, агачларны күзәтү. Рәсемнәр карау.
Җиһазлау: интерактив такта, нетбуклар, скан-лампа, презентация, биш мольберт такта, пазллар, яфраклар. И.И.Шишкинның «Көз» картинасы.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Бүген мин сезгә яхшы кәеф телим!
Балалар. Хәерле көн. Рәхмәт.
Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме? Кемдер ишеккә шакый.
(Бүлмәгә көз киемен кигән тәрбияче керә.)
Көз. Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы?
Балалар. Исәнмесез. Әйе, таныдык. Син – көз.
Көз. Мин – хәбәр китерүче көз. Шундый матур, күңелле итеп уйнаганыгызны күреп, сезнең балалар бакчасына керергә булдым. Миңа үземә генә бик күңелсез. Мин сезгә бик күп яңа, кызыклы хәбәрләр алып килдем.
Сезнең яңа хәбәрләр турында беләсегез киләме?
Балалар. Әйе, килә.
Көз. Әйдәгез, башта танышыйк. Танышыр өчен мин сезне көзге аланга чакырам. Алан тирәли утырыгыз һәм куллар тотышыгыз.
– Балалар, сез көзне яратасызмы?
– Ни өчен сез аны яратасыз?
– Ни өчен сез аны яратмыйсыз?
– Көз айларын санап китегез эле.
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Мин дә көзне яратам. Балалар, көз сезгә хәбәр алып килде. Нинди хәбәр икәнен сез менә бу табышмакның җавабын табып белерсез.
Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
Балалар. Яфрак.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Бүген минем сезгә яфрак турында сөйлисем килә. Аның өчен без сезнең белән «Серле яфраклар» иленә сәяхәткә чыгарбыз.
Барыгызны да минем «Вакыт машинасы»на чакырам. Утырыгыз, балалар! Хәерле юл телим сезгә!
Игьтибар экранга! Сихри, серле Нагорный бистәсе урманына юл тотабыз.
Төп өлеш
(«Урманның сихри тәнкәләре» дигән презентация күрсәтелә.)
1 нче слайд – Нагорный бистәсе урманы, фото.
2 нче слайдлар – «Яфракның төзелеше».
3 нче слайд – каен агачы сурәте.
(Каен сурәтен тасвирлаган бала чыга.)
Каен.
Минем исемем – каен,
Үсәм һәр урман саен.
Буем үсә бик озын,
Ак кәгазь кебек тузым.
Тәрбияче. Ә сез каен яфрагы, аның файдасы турында ниләр беләсез? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Каенның яфраклары бөтен, як-яклары тешле-тешле була. Яфраклар өчпочмакны яки ромбны хәтерләтә. Көзен сары төскә керә.
Каен яфрагы бик файдалы. Аңардан төрле файдалы дарулар ясыйлар. Мәсәлән, активлашкан күмер, ул агуланган очракта бик яхшы булыша.
4 нче слайд –
(Имән сурәтен тасвирлаган имән агачы рәсеме.бала чыга.)
Тәрбияче. Бу яфракны таныйсызмы? Аның исеме ничек?
Имән.
Минем исемем – имән,
Мин күптән яшәп киләм.
Бик көчле агач – имән,
Җилләргә, давылларга –
Берсенә дә баш имәм.
Тәрбияче. Ә имән агачы һәм яфрагы хакында ниләр әйтә аласыз?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Имән озак яшәүче агач. 200 елга кадәр яшәүче имән агачлары бар. Имән яфраклары гади, ян-яклары калаклы һәм озынча була.
Имән яфрагы бик файдалы. Аны ялкынсынудан, кан туктатудан һәм эч авыртуларыннан кулланалар.
5 нче слайд – юкә агачы рәсеме.
(Юкә сурәтен тасвирлаган бала чыга.)
Тәрбияче. Монысы нинди яфрак? Ул бездә үсәме?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Юкә.
Ә мин юкә исемле.
Юкә ул чәчәк төсле,
Һәрвакытта хуш исле.
Бал кортлары киләләр
Миңа безелдәп кенә.
Иң тәмле балын җыеп,
Алып киләләр сезгә.
Тәрбияче. Юкәнең файдасы бармы икән?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Юкә яфрагы гади, йөрәк формасында була. Юкәнең яфрагын һәм чәчәген дарулар ясаганда кулланалар. Яфрак составында аскорбин кислотасы бар. Иммунитетны арттыруда һәм салкын тиюдән булышуда юкә яфрганың файдасы бик зур. Юкә чәчәгеннән бал кортлары нектар җыя.
6 нчы слайд – өрәңге агачы рәсеме.
(Өрәңге сурәтен тасвирлаган бала чыга.)
Тәрбияче. Монысы нинди яфрак?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Өрәңге.
Ә мин өрәңге булам,
Кояшта мин коенам.
Алтын көз килү белән
Төсемне мин үзгәртәм.
Тәрбияче. Өрәңге агачы турында ниләр беләсез?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Өрәңге яфраклары киртләч була. Тамырлары ачык күренә. Көз көне яфраклары кызыл, көрән, сары төскә керә. Өрәңге яфраклары ялкынсынудан, авыртуны туктатудан, иммунитетны күтәрүдә кулланыла.
7 нче слайд – «Агачның яфрагын тап» мониторинг методы.
Тәрбияче. Ә хәзер сезнең белән уен уйнап алыйк. Аның өчен сезгә сорап чыгу һәм тест ясатучы пультлар ярдәмгә килер. Пультларда А, В, С, Д вариантлары урнаштырылган. Интерактив тактада бер якта – агач, икенче якта яфраклар урнашкан. Сез дөрес итеп агачның яфрагын табарга тиешсез. (Тәрбияче интерактив тактада төзү тәртибен күрсәтә.)
Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз. Балалар, әйдәгез, ял итеп алыйк. Бастык.
Физкультминут.
– И балалар, күрегез:
Тышта әнә килгән көз.
– Әйе, әйе, күрәбез,
Көз килгәнне беләбез
– Я, әйдәгез, сөйләгез:
Ничек итеп килә көз?
– Кошлар очты еракка,
Канат кагып көньякка.
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар.
Агачлар – ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар
Ә безгә күңелле көз –
Без бакчага йөрибез.
Тәрбияче. Балалар, көз үзе белән сезгә бүләк тә алып килгән, ләкин көзнең каршысына җил очрап, бу бүләкләр таралып беткән.
Әйдәгез, көзгә булышыйк, пазлларны дөрес итеп төзеп, көзнең нинди бүләк алып килгәнен белик. Аның өчен сезгә биш төркемгә бүленергә кирәк. Минем капчыкта төрле төстәге яфраклар ята, кызыл яфракны чыгарсагыз – кызыл мольберт, сарыны чыгарсагыз – сары мольберт янына барып басыгыз. (Биш мольберт тактада – пазллар итеп ясалган яфраклар рәсемнәре.)
Тәрбияче. Балалар, көз безгә нинди бүләк алып килгән?
Балалар. Яфрак рәсемнәре.
Тәрбияче. Бу яфракларның исемнәрен әйтегез эле.
Балалар. Имән, каен, өрәңге, юкә, тирәк.
Тәрбияче. Балалар, ә хәзер мин сезне урман һөнәрханәсенә чакырам. (Балалар өстәл тирәли утыралар.)
Эшкә тотынганчы, әйдәгез, өстәлдәге яфракларны кулга тотып, әйлән- бәйләнгә басыйк. (Кулларына биш төрле яфрак тотып, «Яфрак бәйрәме» җырын (Л.Лерон сүзләре, В.Усманов көе) башкаралар.)
Тәрбияче. Без сезнең белән нетбукларда урман яфракларыннан көзге пейзаж ясыйбыз. (Интерактив тактада рәссам И.И.Шишкинның «Көз» картинасы күрсәтелә.) Безгә нетбуклар, скан-лампа һәм көзге яфраклар кирәк була. (Тәрбияче скан-лампа ярдәмендә яфракны сканирлый һәм балаларның нетбукларына җибәрә.) Балалар, сезнең экраннарыгызда – яфрак сурәте. Сез яфракны үзегез теләгән урынга куеп, аны төрле төсләр белән буяп, көзге пейзаж ясагыз. (Нетбукларда рәсем ясауның уңай ягы шунда: экранда рәсемне теләгәнчә үзгәртеп була. Тәрбияче үзе ясап күрсәтә. П.Чайковскийның «Ел фасыллары» җырының музыкасы куела.)
Тәрбияче. Афәрин, балалар! Бик матур рәсемнәр ясагансыз. Шуның белән сихри урманга сәяхәтебез тәмам.
– Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?
– Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез?
– Без бүген нәрсәләр турында өйрәндек?
– Нинди яфрак төрләрен беләсез? (Балаларның җавабы тыңланыла.)
Тәрбияче. Сау булыгыз, балалар!
(Балалар ясаган рәсемнәр, тәрбиячегә җибәрелеп, презентациядә туплана.)