Витаминнар чыганагы

№ 126

(Зурлар төркемендә тәҗрибә  эшчәнлеге)

Әминә ШАЙХУЛОВА,

 Актаныштагы 7 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат, бурычлар:

Белем бирү бурычы: Җиләк-җимешләрдәге (апельсин, мандарин, лимон) витаминнар, аларның организмга нинди файда китерүләре һәм кулланышы турында күзаллауларын формалаштыру

Тәрбияви бурыч: Балаларда эш барышында пөхтәлек, куркынычсызлык кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен тәрбияләү

Үстерү бурычы: Җиләк-җимешләр белән таныштыруны дәвам итү, аларның охшаш һәм аермалы билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү. Эксперименталь эшчәнлек аша үзенчәлекле якларын ачыклау.

Көтелгән нәтиҗә:

Җиләк –җимешләрең организмга файдасы һәм зыяны турында аңлыйлар, беләләр. Кайбер төр җиләк-җимешләрнең суда йөзү, бату серләренә төшенәләр.

Эксперименталь эшчәнлек аша җиләк-җимешләрнең үзенчәлекле якларын ачыклыйлар.

Эксперименталь эшчәнлеккә нәтиҗә чыгара беләләр.

Проблема.

Ни өчен туклану рационына җиләк-җимеш кирәк?

Ни өчен әрчелгән мандарин бата, ә апельсин батмый?

Җиләк-җимешләрнең тагы нинди үзенчәлекле яклары бар?

Гипотеза: Әгәр дә безҗиләк җимешләрнең кеше өчен әһәмияте турында күбрәк белсәк, сау-сәламәт булып үсәбез, ә тәҗрибәләр үткәреп, алар турында кызыклы мәгълүматлар алабыз.

Эшчәнлекне планлаштыру;

Җиһазлар: яшелчә-җиләк җимешләр (муляжлар, картинкалар), тәҗрибә үткәрү өчен кирәкле атрибутлар (һәр балага берәр апельсин, мандарин, лимон, кашык, чәй содасы), серле агач, проектор.

Эшчәнлектә катнашалар: тәрбияче, балалар,әниләр, килгән кунаклар.

Барышы:

Сәламләшү.

Хәерле иртә! Тизрәк елмай!  Бүгенге көнең  күңелле булыр.

Үзең күрерсең. Булыр ул шулай!

Балалар, бүгенге эшчәнлегебез үзенчәлекле һәм бик кызыклы  булыр дип уйлыйм. Чөнки эшчәнлектә кунаклар, пешекче булып киенгән әниләр дә катнаша.

Тәҗрибә эшчәнлеген башлаганчы без, теманы аңлап,  кайбер кагыйдәләрне искә төшерербез. Игътибар: бер могҗизалы агач бар. Ул агач көньякта – ягъни җылы якта да түгел, төньякта – ягъни салкын якта да түгел, Казан, Чаллы шәһәрләрендә дә түгел, бары тик “Алтынчәч” балалар бакчасында гына икән. Сезнең ул агачны күрәсегез киләме? (Япма ачыла) Ни өчен могҗизалы агач дип уйлыйсыз?

Балалар:  чөнки анда бик күп төрле җиләк –җимешләр бар.

-Балалар, эшчәнлегебез нәкъ менә җиләк-җимешләр  турында. Пешекче-әниләребез  “Җиләк-җимешләр кафесында” эшләячәкләр.

Хәзер, бергәләп, экрандагы сурәтләр буенча кагыйдәләрне искә төшереп алыйк.

Уен “Исеңдә калдыр”. Сез агачтагы җиләк-җимешләрне игътибар белән карагыз һәм, аларны истә калдырырга тырышыгыз. Чөнки безнең пешекче апалар үзләренә кирәк җиләк-җимешләрне алачаклар. Алар үзләренең эшләрен башкарырлар, ә без эшчәнлекне дәвам итәбез.

Хәзер, балалар, менә бу җиләк-җимеш рәсемнәренә карыйбыз. Бу җиләк-җимешләр кайда күбрәк үсә? Әйе җылы якта, без аны көньяк җимешләре дибез. Бездә үсәр өчен аларга кирәкле шартлар җитми. Җиләк –җимешләр яхшырак истә калсын өчен алар турында табышмаклар уйлыйк.

 

Балалар бакчасында һәр көнне ни өчен без җиләк-җимешләр ашыйбыз? Кем ничек уйлый? (фикерләр тыңланыла)

Шулай, алар күп төрле витаминнар чыганагы. Әлеге җиләк-җимешләр безнең кәефебезне күтәрә, апельсин, мандарин безнең тешләребезне ныгыта, йөрәк, аш кайнату органнарының эшчәнлеген яхшырта, ә лимон тамак төбе авыруы, төчкерү, ютәл кебек бик күп авыруларны дәвалаучы булып тора. һ.б.

Балалар, менә бу киндер сюрприз эченә җиләк-җимешләр кереп качканнар, аның эчендә нинди җиләк-җимеш икәнлеген белергә кирәк, тик ачып карарга ярамый. Ничек уйлыйсыз ? Нәрсә икәнен ничек итеп белеп була?

Бала: аның өчен аларны исеннән танырга  кирәк.

Тәрбияче: димәк, җиләк-җимешләрнең исе бар. “Исеннән таны” уены (апельсин, лимон,банан һ.б.ш)

Рәхмәт сезгә. Безнең балалар җиләк-җимешләр белән дус, шуңа да  бик тиз таныдылар.

Балалар карагыз әле минем өстәлдә сулы савыт, җиләк-җимешләр, алар белән нәрсә эшләргә була. Әйе тәҗрибә ясап була. Ничек итеп? Җиләк-җимешләрне суга салып карарга була.

Сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә суга апельсинны һәм әрчелгән мандаринны салсак алар суда йөзәрләрме, әллә баталармы? Тәҗрибә эшләп карагач,  фикерләр тыңланыла: апельсин  йөзә, ә мандарин бата.

Тәрбияче: Апельсин ни өчен йөзә дип уйлыйсыз. димәк аларда тишекләр бар суга салгач апельсин янында нәрсә барлыкка килде (куыклар).

Тәрбияче:  шул куыклар аларны өскә күтәрергә ярдәм итә.

Физминут

Балалар хәзер “Җиләк-җимешләр “кафесы эшли башлаячак. Пешекчеләргә заказлар бирәбез.  телефоннан балалар заказ бирә:

Алло, исәнмесез! Бу “Җиләк җимешләр кафесымы? Безгә апельсин согы һәм салат алып килә алмассызмы? “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар төркеме.

Менә безнең пешекчеләребез килеп тә җиттеләр.

895415632

Пешекчеләр керә: Исәнмесез? Безгә сез заказ биргән идегезме?

Пешекче сокны ничек алганын сөйли һәм сокны эчә (балалар мимикадан сокның тәмен әйтәләр баллы, әче) Димәк, җиләк -җимештән сок алып була.

Тәрбияче: Сок файдалы, балалар, кайчагында, зарарлы ягы да була икән. Шул  үзенчәлекле ягын килгән  пшекчеләребез тикшереп күрсәтерләр. (берничә кунакка шар бирелә һәм шарга сокны тамызып карый.)

Балалар: Нәтиҗә….димәк балалар кабартылган шарга сок  эләксә ул шартлый.

Тәрбияче:  Сокта шарны эретә торган матдә бар.

Икенче пешекче салат рецептын әйтә -мандарин һәм апельсин…(банан, киви.) Димәк салат итеп  кулланырга була, ә салатка лимон кушсак ничек була, әйе, әче. Ләкин балалар шул әчелеге белән ул организмдагы микробларны бетерә һәм  юкка чыгара. Сез лимонны ничек кулланасыз?

Бала: Чәйгә салабыз, бал ясыйбыз.

89456

Тәрбияче:  Балалар, лимон белән бер кызыклы тәҗрибә үткәреп карыйсыгыз киләме? Чынлап та, аның эчендә согы бар микән? Тикшереп карыйк. “Аны вулкан” дип атарга була. Дусларыгыз килгәч аларга да эшләп күрсәтерсез. Аның өчен пешекчеләр ярдәм  итәрләр. (Пешекчеләр лимонның баш-башларын кисеп чыгалар.)

Урта өстәлдә эшләп күрсәтү: Лимонның баш-башын кисәбез,  эчен башта йомшартабыз, согын агызмаска тырышабыз, бу чәй содасы әниләрегезнең кулланганы бармы? Кайда? аннан соң буягычны содага  салабыз. Вулкан әзер.

Балалар белән эшләү. Нәтиҗә: балалар, нәрсә барлыкка килде, ниләр кулланылды әлеге тәҗрибәдә?

Бала: чәй содасын алып, аны ачык  лимонга салдык. Лимон  согы  соданы эретте һәм кабартты.

Рефлексия. Сез бүген нинди яңалык белдегез?