Ватандарлык хисләрен тәрбияләү чарасы буларак Резеда Вәлиева иҗаты

 

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Резеда Тәфкалун кызы Вәлиева ХХ – ХХI гасыр башы татар балалар әдәбиятын йөгерек укыла, тиз ятлана, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән әкиятләр, нәниләр тәрбиясендә терәк булган җырлы-биюле уеннар, сценарийлар белән баетуга зур өлеш кертте.

Шагыйрә атаган Чын кешенең иң асыл сыйфатларының берсен ватанпәрвәрлек тәшкил итә, чөнки кеше яшәеше буенча үзен яшәгән илгә, үзен чолгап алган кешеләргә, туган як табигатенә, милләт үсешенә файда китерми икән, нинди генә акыллы, иҗади кеше булмасын, ул ихтирам яулап ала алмаячак, аның исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелмаячак. Шул ук вакытта Резеда Вәлиева патриотлылыкны «мин туган ягымны яратам», «минем авылым (шәһәрем) шундый матур» дип, коры сүзләр тезмәсендә түгел, ә барыннан да бигрәк гамәлләрдә күрә. Аның өчен патриотлылык әхлак төшенчәсенең аерылгысыз бер компоненты буларак аңлашыла.

Резеда Вәлиева балаларга: «Әсәрләрне сез яратырсыз, алар сезгә чын Кеше булып үсәргә ярдәм итәр дип ышанам», – дигән теләк-өмет белдерә.

Аның иҗатының мөһим юнәлешен әдәби әкиятләр алып тора. Аларда да шигъри иҗаттагы тема, идеяләр үзенчәлекле яңгыраш ала. Резеда Вәлиева хайваннар турындагы әкиятләргә якын әсәрләр иҗат итә. Бу дөнья кечкенә балага яхшы таныш, шуңа күрә әсәрнең эчтәлегеннән чыга торган гыйбрәтле сабак та балага яхшы аңлашыла. Резеда Вәлиева әкиятләре традицион халык әкиятләреннән беркадәр аерылса да, тәрбияви потенциаллары шактый югары бәяләнергә хаклы. Әдибә әкиятнең әхлакый сабагын укучының үзеннән әйттерә; явызлыкның нәтиҗәсе яманлык булуын ассызыкллый, әмма явызлык җиңелгәннән соң да начар йогынтысы кала алу очраклары турында бәян итә.

Шигъ күңеле язучы иҗатында фольклорга барып тоташкан жанрларның тагын берсе – җыр да урын ала. Бу өлкәдә, төрле композиторлар белән берлектә, ул аеруча соңгы елларда актив иҗат итә.  Аның җырлары бала психологиясен чагылдырып кына калмый, милли колорит белән дә баетылган. Татар кешесе өчен сәхнәдә саф татар телендә энҗеле калфак турында җырлаган кыз баланы тыңлау, караудан да ләззәтлерәк күренеш буламы икән? Әйе, һәр бала кебек үк, бу җыр героинясы да яңа бүләккә – әбисе тарафыннан бирелгән калфакка куана:

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр,

– Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр [Вәлиева 2003: 617].

Аның җырлары милли үзаң үстерүгә зур өлеш кертә.

Резеда Вәлиеваның туган җиргә мәхәббәт, туган телне кадерләү, сугышка нәфрәт, каһарман татарлар белән горурлану мотивлары белән сугарылган, шулай ук тырышлык, батырлык, тугрылык кебек сыйфатларны мактаган шигырьләренең дә патриотик тәрбия бирүдә потенциалы шактый зур. Аның шигырьләре, әкиятләре әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру потенциалына ия.

Р.Вәлиева милләтләр дуслыгын үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә.

Аның әсәрләре аша тәрбияләнгән балалар туган илләренә дә тугрылыклы, намуслы, башка милләтләргә, илләргә карата да ихтирамлы булып үсәчәкләренә ышанырга була.

Әдәбият исемлеге  

  1. Балачак аланы: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
  2. Вәлиева Р. Нәниләргә бүләк: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. – Казан: Раннур, 2000. – 14 б.
  3. Вәлиева Р. Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, табышмаклар, сценарийлар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 655 б.
  4. Вәлиева Р. Ак песи: әкият тыңлыйбыз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 24 б.
  5. Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 2003. – 400 б.
  6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 503 б.