Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк

№63

Ирина КАРЕЕВА, Рәисә МИНҺАҖЕВА,

Чаллыдагы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Бу фани дөньяга бик күпләгән сәләтле, талантлы затлар килеп киткән. Аларның бер өлеше, үз чорында билгеле булып та, бераз онытылган. Икенчеләре – моның киресе. Өченчеләре исә – болары чагыштырмача аз санлы – үзе исән вакытта да, аннан соңгы буыннар хәтерендә дә яшәвен дәвам итә, кешелекнең, милләтнең юлдашына, сердәшенә, киңәшчесенә әверелә. Гаять киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәт иҗат иткән олпат шәхес Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин – вакыт кысалары белән чикләнмәгән әнә шундый күренешләрнең берсе. Аннан башка без хәзер милли-рухи, гыйльми-мәдәни тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ризаэддин Фәхреддиннең куәтле сәләте, иҗтимагый, фәнни эшчәнлегенең колачы, егәре аның тарихи эзләнүләрендә барыннан да калкурак чагылыш тапты.

«Толерантлык» дигән терминны без соңгы елларда еш кулланабыз, еш ишетәбез. Бу язмабызда аңа тукталып китү урынлы булыр. Ризаэддин Фәхреддиннең Диния нәзәрәтендәге эш бүлмәсе тәрәзәсеннән православие хатын-кызлар училищесы, аның артында Уфа архириясе бинасы, аңа каршы Воскресенье соборы, уртада Уфа губернаторы йорты урнашкан. Ирексездән уйлап куясың…Толерантлыкның матур бер үрнәге түгелме соң бу? Әгәр дә син үз эшеңне белсәң, аны төгәл, акыл белән башкарсаң, милләтеңне, халкыңны яратсаң, башка халыкларга хөрмәт белән карасаң, алтын урталыкны сакларга мөмкин икән бит. Ул заманда ук толерантлык дигән төшенчә гамәл булып яшәгән. Казый язмаларындагы түбәндәге юллар Р.Фәхреддингә генә хас индивидуальлекне бик тә ачык күрсәтә: «Мин үзем, – дип яза Риза казый, – музыка тавышын бик яратам, кайбер көйләрне озаграк тыңлаганнан хәтта елыйм». Туры сүзле, кирәк вакытта оста тәнкыйтьче  нечкә күңелле дә була алган.

Игътибарга лаек бер искәрмә китерү дә урынлы булыр: галим каршы якларны беркайчан да диярлек «руслар» һәм «татарлар», «христианнар» яки «мөселманнар» дип атамый. Әйтик, Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләре турында сүз барганда гел «москвалылар» һәм «казанлылар» дип яза. Сүз Мәскәү кенәзе турында бара икән, «великий» эпитетын өстәргә онытмый. Аның хезмәтләрендә Иван IIIме, Василий IIIме яки Иван Грозныймы, – барлык Мәскәү идарәчеләренә карата хөрмәт, ихтирам сизелеп тора. Бу  хезмәтләрдә бер төркем хөкемдарларны икенче төр хаким-түрәләргә каршы куеп, аларның асылын ачып күрсәтү максат итеп куелган. Шул максатка турылыклы булып, тарихчы күп кенә Казан идарәчеләрен, бәкләрне, куркаклык вә аумакайлыклары, сатлык җан булулары, үз тиреләре өчен ватаннарын, халкын сатарга әзер булулары өчен рәхимсез рәвештә тәнкыйтьли. Бу җәһәттән, тәнкыйть уты Шаһгали, Камай мирза ише хаиннәргә төбәп атыла.

Р.Фәхреддин белеме, төгәллеге, үз-үзенә булган таләпчәнлеге һәм тырышлыгы белән бик күпләрне гаҗәпкә калдырган. Ул һәр тарихи факт турында тирән фикер йөрткән. Аның һәрнәрсәгә карата үз сүзе, үз карашы, үз фикере булган.

Халыкара абруйга ия булган галимгә кулъязма хезмәтләрен Вена Фәннәр академиясенә сатуын сорап, берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин соңгы көннәрдә тормыш хәленең аяныч булуына карамастан, Р.Фәхреддин бу юлга басмый, ватанының патриоты булып кала. Үзенең күпъеллык иҗат җимешләренең бер өлешен генә булса да саклап калу өчен ул шәркыятьче галим, академик А.Н.Самойловичның үтенечен уңай кабул итә, кулъязмаларының берничә томын СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Ленинград бүлеге архивына тапшыра. Алар бүген дә, Р.Фәхреддиннең мирасы буларак, шунда саклана.

Риза казый хезмәтләрендә, киләчәккә якты өмет хисләре белән бергә, милләтебезнең киләчәге өчен пошыну, борчылу тойгылары аз түгел.

Сер түгел, бүгенге җәмгыятьтә әхлак нормаларына караш үзгәрә.  Реаль тормышта без мораль-этик нормаларның шулкадәр күп бозылуын күрәбез ки, җәмгыятебезнең бу хәлгә төшүенә без әле берничә ел элек ышана да алмас идек. Бу начар күренешләргә ата-аналарның үз балаларын кимсетүе, язмыш кочагына ташлавы, җәберләве һәм, икенче яктан, балаларның ата-аналарын хөрмәт итмәве, картлык көннәрендә аларны ялгыз калдыруы мисал булып тора. Инде шуңа кадәр барып җиттеләр: кайбер «затлар», иң изге урыннарга – мәчетләргә, чиркәүләргә, монастырьларга, синагогаларга кереп, андагы кыйммәтле әйберләрне ватып, җимереп, диварларга ямьсез сүзләр язалар. Хәтта мәңгелек ут өстендә кешене яндыру очрагы да булды.

Бу тискәре мисалларны, алар хакында бәхәсләрне без көн дә диярлек телевидениедәге «Пусть говорят», «Говорим и показываем» тапшыруларында, «Яңалыклар» чыгарылышларында күрәбез.

Болар барысы да безнең үткәнебезне, ата-бабаларыбызның йөзләрчә еллар дәвамында тупланып, системага салынган әхлак кагыйдәләренең бозылуы, үткәнебезгә ихтирамның кими баруы турында сөйли.

Үткәне юкның киләчәге юк, ди халык. Кызганычка, бүгенге көндә укучыларыбыз (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре тарихын аз белә. Ә бит кешенең  үз-үзенә хөрмәте үзең яшәгән авылың, шәһәрең, нәселең тарихыннан башлана. Бала тарих дәреслекләреннән ниндидер бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен укып ятлый, ә үзенә тормыш биргән әби- бабаларының исемен дә белми.

«Кеше  сирәк  кенә булса да ата-бабаларының иске фотосурәтләрен кулына алмаса, тарихи вакыйгаларның шаһиты булган үзе яшәгән урам, шәһәр, үз иленең тарихи һәйкәлләре белән кызыксынмаса, ул, кагыйдә буларак, үз гаиләсен, үз илен яратмый, аларга карата битараф була», – дип яза бөек рус академигы Д.С.Лихачёв. Аның фикерләре Р.Фәхретдин фикерләре белән тәңгәл килә.

Безнең укучыларыбызга карасак, әле бу өлкәдә барысы да өметсез түгел  икәнлеген аңлыйбыз. Мәктәбебездә патриотик тәрбия укыту эшчәнлеге барышында өзлексез алып барыла.

Шәһәребездә күптөрле музейлар эшләп килә. Ел дәвамында укучыларыбыз белән аларга экскурсияләр оештырабыз. Туган ягыбыз тарихын, гаилә шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган шәһәркүләм, республикакүләм конкурсларда да балаларыбыз  бик теләп катнаша, призлы урыннар ала. Үткән ел Бөек Җиңүгә багышланган күп чараларда катнашып, укучыларыбыз әби-бабаларының тормыш юлын, сугыш елларындагы эшчәнлекләрен җентекләп өйрәнделәр, аларның батырлыклары белән чын күңелдән горурландылар. Әби-бабаларының данлы үткәнен белү – балалар өчен менә дигән үрнәк, тәрбия дәресе. Укучыларыбыз конкурсларга әзерләнгәндә шулай ук туган ягыбызның топонимика, ономастикасын да бик яратып өйрәнәләр, гаилә шәҗәрәләрен төзиләр. Милли йолалар, бәйрәмнәргә багышланган сыйныфтан тыш чаралар («Сөмбелә», «Карга боткасы», «Каз өмәсе», «Нәүрүз» һ.б. ) үткәрәбез.

Инде берничә ел рәттән безнең мәктәптә ватанпәрвәрлек турында әңгәмәләр, анкета сорауларына җавап бирү үткәрелә, «Яшь чаллылы кодексы», «Мин кодексны ничек үтим?» һ.б. темаларга сочинение языла. Безнең укучыларның иншаларыннан кайбер фикерләр: «… Лаеклы укучы һәм эшче – җәмгыятебез бизәге. Минем уйлавымча, теләсә нинди өлкәдә үзеңне тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казану гына түгел, ә бәлки аларга үрнәк күрсәтерлек  итеп тотарга кирәк…».  Ә менә икенче баланың сүзләре:  «Безнең язмышыбыз – безнең кулыбызда! Без бу дөньяны яхшыга үзгәртә алабыз, гомерне заяга үткәрмичә, киләчәк буыннар өчен үрнәк итеп үз эзебезне калдыра алабыз…».

Укучыларыбыз тормыш кыйммәтләре турында шулай төптән фикерли белә икән, дөньяның акрынлап яхшыга кайтуына ышанасы килә.