Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык дәрес

№53

Руфия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максатлар: балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, иҗади сәнгать, сөйләм үстерү, физик тәрбия һәм аралашу.

Җиһазлау: чигелгән сөлге, чигелгән алъяпкыч, чигелмәгән алъяпкыч, түбәтәй, сандык, аудиоязма, кулъяулык, төсле комнар.

Таратма материаллар: бала саен төрле төстәге алъяпкыч өлгеләре, төсле ком салынган тәлинкәләр, тозлы камыр, салфетка.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез түгәрәккә басабыз һәм танышабыз. Мин танышу билгесе итеп кулъяулык алдым. Исемегезне әйтәсез дә, күршегезгә бирәсез. Мин башлыйм, минем исемем – Руфия Сәитовна, ә синең исемең ничек?

Тәрбияче. Балалар, элек заманда сез, без кия торган киемнәрне, сөлгеләрне, ашъяулыкларны хәзерге кебек шкафларда сакламаганнар, менә шундый сандыкларда саклаганнар. Әйдәгез, килегез якынрак, мин сезгә сандыкта ниләр барын күрсәтәм.

Балалар. Читек, камзул, эскәтер, күлмәк, сөлге, алъяпкыч, түбәтәй.

Тәрбияче. Ә менә бу алъяпкычның бизәкләрен көя күбәләге – Бетергеч үзенә алган, чөнки ул туганнан бирле, кырларда матур чәчәкләр өстендә очып йөрүче төрле төстәге күбәләкләрдән көнләшкән. Алъяпкычның бизәкләренә кызыккан һәм үзенә алган, төрле-төрле төскә кергән, бизәкләрнең эзләрен генә калдырган.

Менә безнең өстәлдә төрле төстәге алъяпкычлар, ә бизәкләре юк, аларны Бетергеч алган. Бетергечнең усаллыгына карамыйча, матур итеп, ачык төсләр белән бизәкләр ясыйк, алъяпкычка яңа тәрбия бирик.

Музыка уйный, тәлинкәләрдәге төрле төстәге комнар белән балалар алъяпкыч бизиләр.

Бала. Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә.

Тәрбияче. Балалар, ә тормышта алъяпкыч нәрсәгә кирәк соң?

Балалар. Биергә, бәйрәмнәрдә, ашарга пешергәндә кияргә.

Тәрбияче. Алъяпкыч киеп бара торган нинди бәйрәмнәрне беләсез?

Балалар. Сабантуй, Аулак өй, Карга боткасы.

Тәрбияче. Әйдәгез, бәйрәмнәрне искә төшергәч, бер уен уйнап алыйк.

“Түбәтәй” уены.

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар, ә түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәем яшел минем,

Яшел чирәм төсендә.

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә.

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз, уеннан соң ашыйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе, ашыйсыбыз килә.

Тәрбияче. Ә сез татар халкының нинди ашларын беләсез?

Балалар. Пәрәмәч, бәлеш, кош теле, өчпочмак, чәк-чәк.

Тәрбияче. Балалар, без бүген татар халкының күркәм ризыгы – чәк-чәк әзерлибез. Чәк-чәк әзерләгәндә, алъяпкыч кирәк.

Балалар алъяпкычлар кияләр. Тозлы камырдан вак түгәрәкләр ясыйлар, музыка уйный. Тәрбияче әби булып киенә: туздырып яулык бәйли, чигелгән алъяпкыч кия, эскәтер җәя.

Тәрбияче. Балалар, мин сез киләсен белеп, чәк-чәкне иртәдән үк пешереп куйдым, утырыгыз, чәк-чәктән авыз итегез. Тәмле булганмы? (Әзер чәк-чәктән авыз итәләр.)

Балалар. Әйе. Тәмле булган. Рәхмәт.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне хәзер “Дуслык аланы”на чакырам. Килегез, зур түгәрәк ясыйбыз, кулга-кул тотынып басыйк, безнең кулларның җылысы бер-беребезгә күчсен.

Бала. Без – бер илнең балалары –

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марийлар,

Башкорт һәм руслар без.

Балалар. Тату яшик. (Балалар бер-берсе белән күрешәләр.)

Дус яшик. (Балалар бөтенесе бергә кочакланышалар.)

Матур яшик. (Балалар кулларын кояшка күтәрәләр.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп уздырдык. Сез бүген нәрсәләр эшләдегез? Нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәләр ясадыгыз? Тагын нәрсәләр белергә телисез? Инде белгәннәрегезне әти-әниләрегезгә дә сөйләргә онытмагыз. (Балалар җаваплары.)