Урман. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре

№ 156 

(I сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья).

Гөлшат ТАҖИЕВА, 

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Документ

 

Урман. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре

(I сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья).

Гөлшат ТАҖИЕВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

                     табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнергә;

                     балаларны төрле төсләр һәм күбәләкләр белән таныштырырга;

                      урманда кешеләрнең үз-үзләрен тотышын пранализацияләргә;

                     укучыларда табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә.

УУГ формалаштыру:

шәхси: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

регулятив: уку максаты кую; проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

танып-белү: логик гамәлләр башкару (анализ, синтез);

коммуникатив гамәлләр: үз фикереңне төгәл, тулы һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;  иптәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Җиһазлау: проект; экран; карточка-тест; хайваннар, үсемлекләр, урман рәсемнәре; дәреслек (Плешаков А.А. Әйләнә-тирә дөнья. 1 сыйныф), презентация, видеофильм.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәресне оештыру,

мотивация(12 мин.)

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

Укучыларны эшкә әзерләү.

– Хәерле көн, укучылар.

 “БӘХЕТ КУВШИНЫ” ысулы.

– Кулларыгызны өскә күтәрегез һәм күз алдына китерегез, сез баш очыгызда зур кувшин күтәреп торасыз. Бу кувшин елмаю, бәхет, яхшылык, дуслык, күңелле кәеф, уңай фикерләр белән тулган. Шуны үзегезгә яки бер-берегезгә бөтенесе дә уңышлы булсын дип түгегез.

Фикерләрегезне туплап, тыгыз һәм уңышлы эшкә тотыныйк

 

 

 

Хәрәкәтләр башкарыла

Актуальләштерү

(4 – 5 мин.)

Максат: алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү

 

– Безгә бик тә таныш булган дустыбыз Кырмыска Сораучыгыбыз авыр хәлгә очраган әле. Ул акыллы, белемле, зирәк Ташбакабызны төрле сораулар белән аптыратып бетергән. Ташбака аның бөтен сорауларына да җавап бирә-бирә арып беткән һәм үзе Кырмыска Сораучыкка сорау биргән. Ә нәни дустыбыз Кырмыска  белми ничек җавап бирергә, җавап бирергә өйрәнмәгән, чөнки бит ул һәрвакыт сорап кына, кызыксынып кына тора. Булышып, ярдәм итеп карыйкмы соң Кырмыска Сораучыгыбызга, зирәк Ташбакабызның биргән соравына җавап  бирерлек итеп?

– Әйе

– Әйдәгез, башта Кырмыска дустыбызга бирелгән сорауга дөрес, тулы җавап бирер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыйк

 

– Дөрес , тулы җавап бирер өчен игътибарлы,

күзәтүчән булырга, мәгънәсенә төшенергә, чагыштырып карарга кирәк. Дус, тату булырга, ачуланышмаска, иң мөһиме  бер-береңне тыңлый белергә һәм үз фикереңне  әйтә белү сорала

– Афәрин! Сезнең бер-берегезгә тиешле фикерләрегезне җиткерә алуыгызга мин бик шат

 

Яңа материалны     аңлату. Уку мәсьәләсен кую (9 – 15 мин.)

Максат: укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу, уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру

– Ә хәзер башларыгызны парталарга куйдыгыз, күзләрегезне йомдыгыз. Күз алдына китерегез, бик матур кояшлы көн. Чиста һава, кошлар сайрый, төрле җәнлекләрнең тавышларын ишетергә була, төрле телдә агачлар шаулый.

Игътибар! Язын шаулый, җәен җиләсләндерә, көзен сыйлый, кышын җылыта. Нәрсә ул?

Укучылар укытучы кушканны үтәп баралар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Күзләрне ачтык, башларны күтәрдек һәм сезнең җавап. Мин сезне кая алып килдем соң?

 

 

 

– Урманга

 

– Бик дөрес. Минем табышмагым, минем җөмләләрем ярдәмендә сез үзегезне урманда дип хис иттегез. Мин сезне бүген урманга йөрергә чакырам. Ә нинди урман, ансын үзегез уйлап табарсыз.

-Без табигатьнең матурлыгын күз алдына китердек

– Ничек уйлыйсыз: урман нәрсәләргә бай? Әйдәгез, сезнен белән шушы тәлгәшне тулыландырып карыйк әле

 

Овал: җәнлекләрУрман – җәнлекләр. Җәнлекләр – үзләре кыргый хайваннар, кошлар, бөҗәкләр – аю, тиен, бүре; күке, тукран, сандугач; кырмыска, күбәләк, камка

 

 

 

 

 

Овал: хайваннарОвал: бөҗәкОвал: кошОвал: урман

–Үсә, сулый. Ләкин йөри алмый. Нәрсә турында сүз бара соң?

–Үсемлекләр

 

– Бик дөрес. Хәзер менә бирелгән рәсемнән үсемлекләрне аерып күрсәтегез әле

 

Тактада рәсемнәр – нарат, каен, кояш, таш, кырмыска, миләш, тузганак

– Ни өчен сез сайлаган рәсемнәр үсемлекләр?

– Аларның тамырлары, сабаклары, яфрак, чәчәк һәм орлыклары бар

Балаларның җаваплары. Аннан укытучы тулыландыра

Овал: куакОвал: җәнлек– Кабат тәлгәшне тулыландырып бетерик инде: үсемлекләргә – агачлар: нарат, каен; куаклар:  миләш; үләннәр: тузганак, чәчәкләр. Молодцы, менә бу тәлгәш безнең КЛАСТЕР булды, алга таба да без анын белән эшләүне дәвам итәрбез

Овал: үләнОвал: агачОвал: үсемлекОвал: урман

– Әйдәгез, белемнәрне тулыландырып, искә төшереп китик әле. Көз көнендә агачларның яфраклары нишли әле?

– Коела, агач кышкы йокыга талырга әзерләнә

 

– Бик дөрес. Мин шушы урында сезне халык әйтеме белән таныштырасым килә: әгәр дә яфрак коелганда сул ягы белән җиргә ятса – бу мул уңышка һәм җылы кышка, ә уң ягы белән җиргә төшсә – салкын кышка

 

– Менә сезнең каршыда – яфраклар. Сез ничек уйлыйсыз, яфракның сул ягы кайсы да, уң ягы кайсы?

Гамәли эш

Балалар алдында яфраклар

– Менә уч төпләрегезне күрсәтегез әле: бу – эчке як, сул ягы яфракта ул болай…(күрсәтү)

 

– Кулның өсте – бу – уң як, яфракта болай (күрсәтү)

(Укытучы рәт арасыннан йөреп, парталарга яфраклар коя)

 

– Хәзер карагыз да әйтегез, яфраклар ничек ятты?

– Минем уң ягы.

– Минеке сул ягы.

– Минеке уң ягы да, сул ягы да

– Молодцы. Менә алга таба күзәтерсез, кыш ничек килер икән?

 

Динамик пауза. Ял минуты

– Кешеләр агачларга охшаганмы? Куллары ботакларга, гәүдәсе кәүсәгә, ә аяклары тамырга охшаган шулай бит. Зур агачлар биек кешеләргә охшаган. Күз алдыгызга китерегез, сез агачларга әйләндегез. Кулыгызга көзге коры яфракларны алыгыз. Агачлар, ботакларны күккә сузып, әкрен генә чайкалалар.

Куллар югарыга күтәреләләр һәм әкрен генә чайкалалар. Салмак көй яңгырый

Белемнәрне беренчел ныгыту

(4 – 6 мин.)

Максат: ишетеп күреп тану күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм телен үстерү

(Экранда елның төрле вакытында күрсәтелгән урман  рәсеме)

– Урман рәсемнәрендә сез ниләр күрдегез?

 

 

 

– Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр

– Урманда бу кеше үзен дөрес тотканмы? Ул нәрсәне белми?

Балаларның җаваплары тыңланыла, бер-берсенең җаваплары белән тулыландырыла

– Болар барысы да – урман кагыйдәләре, балалар. Дәреслекнең 48 нче битен ачыгыз әле. Миннән –сорау, сездән – җавап. Кем урманга килгән?

 

 

 

 

– Балалар

 

– Урманда балалар нәрсә белән шөгыльләнә?

– Йөгерәләр, шаулашалар, музыка уйнаталар, ботаклар сындыралар

– Бу урманда яшәгән җәнлекләр белән ни булган соң?

 

– Алар качканнар

– Ни өчен качканнар икән алар, балалар?

– Аларны балалар куркыткан

– Урманда балалар үзләрен дөрес тоталармы?

 

– Юк

– Әйдәгез әле, бу балаларга урманда ни өчен тынычлыкны сакларга кирәклеген аңлатып китик әле

 

– Җәнлекләр йокларга, үзара сөйләшкән вакытлары булырга мөмкин. Аларны куркытырга кирәкми

– Бу вакытта кырмыскалар үзләренә өй ясаган вакыт булырга мөмкин

– Агачлар да ял иткән, бер-берсенә матур-матур әкият сөйләгән вакыт булырга мөмкин

– Кошларның балаларын ашаткан вакыт булырга мөмкин

– Без урманда күп әйберне күрмибез һәм ишетмибез

Мөстәкыйль эш (5 – 10 мин.)

Максат: укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү

«Тере урман» уены

– Балалар, урман җырлый, чыңлый, жыжлый, кыштырдый. Бу авазларны сезнең ишетәсегез киләме? Мин сезнең колакка җөмләләр пышылдармын, ә сез аны башкаларга аваз белән тапшырырга тиешсез

Укытучы агач кыштырдавы, кошлар җыры, бал корты безелдәве дигән җөмләләр әйтә, ә балалар аны аваз белән әйтергә тиешләр. Мәсәлән, «куку-ку» яки «фью-фью-фью», «без-з»

– Балалар, сез иптәшләрегезнең әйткән авазларыннан урман хуҗаларын таныгансыздыр. Менә алар күпме, шуңа да урманда тынычлыкны сакларга кирәк. Аларның да тормышлары бара

 

– Урманда үтәлергә тиешле кагыйдәләр, безнең хәтердә тагын да ныграк истә калсын өчен, шушы  ТЕСТ сорауларына парларда җавап биреп карагыз

 

1. Урманда нәрсә эшләмәскә.

– гөмбә җыярга

тавышланырга

2. Урманга нинди предметны алмаска:

магнитофон

– кәрҗин

– фотоаппарат

3.Урмандагы җәнлекләрне күзәтергә нәрсә ярдәм итәр:

– мылтык

– кармак

– бинокль

– Молодцы. Безнең дустыбыз Кырмыска бөтенесен дә аңлагандыр һәм Ташбаканың бирелгән соравына дөрес җавап бирә алыр дигән фикердә калабыз

 

Өйрәнгәннәрне

ныгыту күнегүләре (2 – 4 мин.)

Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү

Тикшеренү эше

– Урман турында сөйләшү барганда, аны тикшереп, күзәтеп, үзебезгә нәрсә дә булса ачу бу иң зур эш  булып тора. Дәвам итәбез

 

1 нче этап. Эксперемент

– Игътибар белән картинага карагыз. Урманда нинди агачларны очратырга була?

Балаларның  әңгәмәсе

 

– Аларны нинди ике зур төркемгә бүләргә мөмкин?

– Яфраклы һәм ылыслы агачлар

 

– Молодцы. Сезнең каршыгызда – агач ботаклары. Аны сезгә урманчы җибәргән. Сез хәзер ылыслы агач ботакларын – сул якка, яфраклы агач ботакларын уң якка аерыгыз

Балаларның  төркемнәрдә  эшләве

– Нинди агач ботаклары икәнен әйтә аласызмы?

 

– Әйе. Яфракларның формаларына карап аерырга була

 

– Бик дөрес. Ә менә ни өчен агачлар кышка яфракларын коялар икән соң? Игътибар белән тыңлагыз әле. Агачлар  кышка җир астына яшеренә алмыйлар: аларның бит кәүсәсе һәм ботаклары бар. Шуңа алар икенче төрле эшлиләр, яфракларын коялар. Чөнки яфракларга бик күп дым кирәк. Ә кыш көне туфрактагы дым ката, тамыр аны куа алмый. Ә коелган яфрак урынында нәрсә күрергә мөмкин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Бөреләр

– Әйе, ә алар язга кадәр йоклыйлар. Яз көне яңа яфраклар чыгаралар. Нинди нәтиҗә ясыйк инде?

– Яфраклы агачлар кышка яфракларын коя

2 нче этап. Күзәтү

– Карагыз һәм әйтегез: сул яктагы өстәл өстендә нинди агачларның ботаклары ята? Алар бер-берсенә нәрсәсе белән охшаган?

 

– Ә мин аларны һәрвакыт бутыйм – чыршының кайсы, наратның кайсысы икәнен аера алмыйм

– Сул якта ылыслы үсемлекләрнең ботаклары ята. Болар нарат һәм чыршы ботаклары. Алар энәләребелән охшаш. Алар һәрвакыт яшел, кышын да, җәен дә

– Әйдәгез, малайларга бу мәсьәләне ачыкларга ярдәм итик. Наратны ничек итеп чыршыдан аерырга була?  Нарат янындагы энәләрнең ничек урнашуын күзәтәбез

– Алар парлап утыралар бер бөредән алар берьюлы икәү, туганнар шикелле

– Озынлыгы буенча алар нинди

– Озын, тар

– Ә чыршының энәләре турында нәрсә әйтерсез?

 

– Алар берәр урнаша. – Алар наратныкы белән чагыштырганда кыскарак.

– Алар чәнечкеле

– Ылысларыгызны бармакларыгыз белән йөртегез, иснәгез.

– Алар хуш исле, сагыз тәме килә

– Ә ылысларны яфраклар дип атарга мөмкинме?

 

– Әйе, әйе, ботакларда бүтән бернәрсә дә юк бит. Димәк, бу – яфраклар. Ә ни өчен алар шундый нечкә һәм очлы? Алар яфракларга охшамаган

– Ылыс яфраклары балавыз  тышчасы белән капланган, тыгыз һәм тар. Алар яфраклы агачларның пластинкаларына караганда дымны азрак парга әйләндерәләр, шуңа күрә кышкы корылык аларга куркыныч түгел. Сезнең кайсыгыз ылыслы урманда  булганы бар? Чыршы һәм нарат яфракларын кышка коялар микән? Шуны беләсе килә, ачыклап китик

– Узган дәрестә без урманга экскурсиягә бардык. Нарат һәм чыршы астында салам дип уйладык. Салам түгел, коры ылыс яфрагы иде бу

– Ылыслы агач яфракларын коймый дибез, төбендә ылыслар каян килеп чыккан?

–Димәк, ылыслы яфраклар коела, ә без күрмибез генә

– Дөрес, алар бөтенләй ташлап бетермиләр, шулай да яфраклары әкренләп-әкренләп коела бара. Коелган яфраклар – ылыслар урынына яңа яфраклар үсеп чыга, ә безгә чыршыда бер дә яфрак коелмый, гел яшел кебек утырган күк тоела. Йөргәндә коелган яфрак –ылысларга тагын бер тапкыр игътибар итегез

 

3 нче этап. Проблеманы кую.

– Ылыслы агачлар орлыклары белән кышын кошлар туклана

Кош рәсемнәрен карау, кошларны  аеру, барлау

– Ылыслы урманнарда йөрү файдалы. Ни өчен икәнен укыгыз, эзләнегез, әти-әниләрегездән, табиблардан сорашыгыз. Шулай ук ылыслы сок катнашмасындагы теш пастасы белән теш  чистартуның һәм ылыслы экстракт белән ванна алуның ни өчен файдалы булуын белегез. Шулай булгач, хөрмәтле галимнәр, галимнәр дим инде мин сезне, сез үзегез өчен тагын нинди ачыш ясадыгыз?

 

 

 

– Ылыслы үсемлекләр бөтен ылысларын ташламыйлар, орлыклары – күркәләре белән кышлыйлар, шуңа күрә кышкы корылык аларга куркыныч түгел

– Дәреслекне ачып, зәңгәр рамкадагы  сорауны  укыгыз.

– Ни өчен урманда учак ягып булмый? Фильм караганда җавап табарга тырышыгыз. Балалар, видеосюжет карыйбыз һәм нинди нәтиҗәләр ясарбыз?

Экологик билгене күрсәтү

– Дәрестә кулланган ботакларны кәрзингә салыгыз. Без аларны технология дәресендә кулланырбыз

– Урманнарны саклыйк

– Ә мин урманда учак ягып йөрмәм, әтигә дә әйтәм

– Ә без һәрвакыт чокыр казыйбыз һәм анда учак ягабыз, ә аннары җир белән күмәбез. Янгын булмый

– Әле урманда тәмәке тартырга ярамый, чөнки тирә-якта яфраклар коры, кабынырга мөмкин

– Ә минем әти янгын сүндерүче, һәм ул бер тапкыр урманда янгынны сүндерде

 

Иҗат остаханәсенә экскурсия

– Яфраклар алабыз, берсе – йөзе өчен зур яфрак, беренчесеннән кечерәк ике яфрак – колак өчен, икенчесеннән дә кечерәк тагын ике яфрак – борын һәм авыз өчен, үләннәр – мыек өчен. Мәче тәэсирлерәк булсын өчен, күзләрне күләмле материалдан ясарга кирәк.

Тагын үзегезнең нинди фикерләрегез

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– «Көзге көн» дигән темага ясап карыйк.

Яфраклардан аю ясыйк, күбәлкләр очырыйк, үләннәр һәм инде җиргә очып төшеп барган яфраклар

Дәрескә йомгак. Рефлекция (2 – 3 мин.)

Максат: дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау

– Укучылар, киләчәктә әйләнә-тирә дөньяны нинди итеп күрергә теләр идегез?

 

 

– Матур, чиста итеп

– Моның өчен без бүген кырмыска дустыбыз белән бергә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дигән төшенчәне төгәл үтәргә кирәк икәнен ачыклап китик.

 

– Җир йөзендә урманнар шауласын, чәчәкләр үссен, кошлар сайрасын  өчен, табигатьне сакларга кирәк. Бу – өлкәннәрнең һәм балаларның көченнән килә торган эш. Табигатьнең сакланышы һәрберебезгә бәйле. Хәзер без урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төзибез һәм экологик билгеләр ясарбыз. Бу – безнең  проект эше булып торыр

Балалар ватман битендә, табигатьне сакларга өндәгән кагыйдәләрне яза һәм билгеләрне ясый яки әзерне ябыштыра

– Кырмыскага безнең дәрес бик тә ошады. Ул бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белде. Сезнең ярдәм белән ул зирәк Ташбаканың соравына җавап бирер. Сез булдырдыгыз, рәхмәт сезгә!