Укучыларымның җәйге хатирәләре

№ 132

Фәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Мәктәбебезнең минукыта торган IVА сыйныфында 24 укучы белем һәм тәрбия ала. Укучыларымның барысының да ана теле – татар теле. Гаиләдә һәр укучы ана телендә сөйләшә, мәктәптә тәрбия ана телендә алып барыла. Укучыларның сөйләм телләре матур, камил дәрәҗәдә. Әти-әниләрнең дә аңлап эшләүләре тиешле дәрәҗәдә. Алар җәйге чорга бирелгән сыйныфтан тыш укуны оештыралар, һәр гаилә татар телендә аңлатмалы сүзлек булдырды, үзара ярдәмләшеп, киңәшләшеп торабыз. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә җитәрлек, мәсәлән, сүзләрнең мәгънәсен белмәү, сөйләмдә ике телне дә кулланып сөйләшү, сүзләрне дөрес итеп әйтмәү һәм дөрес мәгънәдә кулланмау. Шуларны аңлап, без төрле мөмкинлекләрне кулланып карыйбыз. Әйтик, интернет челтәрләренә урнаштырылган Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы мультфильмнарны карап анализлау, микрофонга сөйләү дәресләре уздыру, үз сөйләмеңне тыңлау өчен аудиоязмалар булдыру, рефлексив хатлар язу, театр белгечләре белән очрашуларга бару, кыска иншалар язу. Менә шул алымнарның бер нәтиҗәсен тәкъдим итәм. «Җәйге каникул көннәрем нәрсәсе белән истә калды?» дигән темага язган сочинениеләреннән өземтәләр алар.

Җәйге ялга чыгып, берәр көн ял иткәннән соң, тавыгыбыз бер бөртек чеби чыгарды. Чыгарды да ташлап китте. Шул көннән башлап, мин чебиемә әни булдым. Көн үсәсен, төн үсте. Шулай икәүләшеп ишегалдында кызынып ятабыз. Кояш нык кыздыргач, күзләремне йомдым. Ачып җибәрсәм – чебием юк. Күршеләрнең ямьсез мәчеләре авызына капкан да чабыпмы чаба! Мин кычкырганга әти белән әни дә йөгереп чыктылар. Өчәүләшеп чеби коткарырга тотындык. Мәче чебиемне бәрәңге бакчасына яшерде дә, үзе китеп барды. Ничек итсәк иттек, эзләп таптык аңсыз яткан нәниемне. Мин елыйм, әтием юата. Ә әнием авызына су сала, күкрәгенә массаж ясый. Уянды, терелде чебием. «Яратуыбыз көчле булгач, терелде җан иясе!» –диде әни. Бүген ул чеби  җиткән әтәч булып килә инде. Ләкин кая гына барсам да, ни генә эшләсәм дә, хәзер ул минем арттан калмый. Мине саклыйдыр күрәсең!

Ильвина МӨХӘММӘТҖАНОВА

                                          ***

Минем дә җәйге каникулым бик кызыклы үтте. Беренче чиратта без җәйге кызу көннәрдә Арча шәһәрендә урнашкан пляжга су коенырга бардык. Аның янәшәсендә урнашкан уен кырларында уйнадык. Шулай ук без башкалабыз Казанда төрле паркларда булып, атракционнарда уйнап калырга өлгердек. Мин әби-бабайларымда да кунак булып кайттым. Шул ук вакытта уку турында онытмыйча, күп кенә әсәрләр укып, мисаллар чишәргә өлгердем.

                               Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА

                                      ***

Эссе бер җәйге көндә без туганнар белән Алексеевск районындагы изге  Биләргә бардык.

Изгеләр чишмәсе борынгы Биләр янында искиткеч матур җирдә урнашкан. Табигатьнең бу әкияти почмагы – Хуҗалар тавы итәгендәге сихри урман эчендә икән. Бу җиргә ял итәргә көне буена килергә кирәк. Анда ял итүчеләргә пешерер өчен дә, утырып ашар өчен дә шартлар тудырылган. Без анда учакта казан асып аш пешердек, самовар белән чәй кайнатып эчтек. Хуҗалар тавына 444 баскыч буенча өскә мендек. Тау башында зур кара таш урнашкан. Әгәр дә 7 мәртәбә таш тирәли әйләнсәң, теләкләрең чынга аша. Миңа бу көн бик ошады. Без икенче елга да гаиләбез белән тагын Биләргә барабыз дип сөйләштек.

                              Әмирхан ГАЛИМҖАНОВ

                                  ***

Ә мин җәйге каникулда дусларым белән футбол уйнадым, китаплар укыдым һәм рәсемнәр яадым. Әни һәм Ралинә апа белән Казанга бардым, «Супер семейка 2» мультфильмын карадым. Миңа фильм бик ошады. Бу җәйдә мин бер кәҗә белән «дуслаштым». Көн саен аның янына бардым, ашаттым. Аның бәләкәй бәтие дә бар. Алар мин килгәнгә шатланалар, арт аякларына басып, миңа үреләләр.

                                      Камил.ЗИЯТДИНОВ

                                               ***

Мин каникулда әниемнең туган җире – Арча шәһәрендә ял итәргә яратам. Әбием һәм бабаем янында бик рәхәт. Анда ял итәргә парклар, стадионнар һәм бассейн бар. Мин үзем стадионда спорт инвентаренда уйнарга яратам. Беркөнне уйнаганда, мин турниктан егылып төштем һәм елый башладым. Әбием бик курыкты. Аны күргәч тә, башым бик каты авыртса да, көлеп җибәрдем һәм әбиемне кочаклап алдым. Әбием шунда ук тынычланды.

                                     Самира ГАЛИЕВА

                                       ***

Җәйге каникул көннәрендә иң истә калганы әни белән Казанга бару булды. Башта без дельфинарийга кердек. Мин әле дельфиннарны тотып фотога да төштем. Аннан без кинотеатрга киттек. Анда без «Мег-монстр глубины» фильмын карадык. Фильм Мегаладон акуласы турында иде. Ә кайтышлый без спорт кибетеннән миңа яңа велосипед алдык. Минем белән күңелсез вакыйга да булды. Дусларым белән таганда тирбәнгәндә егылып башны тиштем.

                                Фидан САБИРҖАНОВ

                                        ***

Вакыйга июль аенда булды. Иртән безнең йорт каршындагы елгага ана үрдәк үзенең балалары белән йөзеп килде. Аларның төсләре чуар, балалары җидәү иде. Хәзер инде алар зур үстеләр, үзләре генә йөзә башладылар.

Ильяр ГАРИПОВ

                                            ***

Без дә Казанга бардык. Анда истәлекле урыннарга, паркларга экскурсия ясадык. Миңа иң истә калганы Җинү паркына бару булды. Без анда танклар күрдек һәм энем белән фотога төштек. Ильвина, Карина белән Каенсар урманындагы «Чулпан» лагеренда ял иттек. Миңа анда ошады, чөнки яңа дуслар таптым.

                                  Зәлия МӨХӘММӘТҖАНОВА

                                                ***

Җәй ялларым бик тә күңелле үтте. Казанга зоопаркка бардым. Биләр белән Болгарга бардык, анда бик ошады. Матур җирләр күп, Изге чишмә, Кырык кыз тавында булдык. Ә менә Болгарда Ипи музее ябык иде, без анда була алмадык, кызганыч. Ак мәчеттә борынгы изге Коръәнне күрдек. Башка музейларда булдык.

                                      Әмир ГӘРӘЕВ

                                            ***

Җәйге каникул көннәрем болайрак үтте. Безгә сеңлем кайтты. Без уйнадык һәм Җиңү паркында булдык. Музейга бардык, анда Романов күперенең макетын күрдек. Алар киткәч, мин ял иттем. Икенче тапкыр кайткач, мин әни белән дәү әнигә булыштым. Чия җыйдым, су сиптем, комлыкны ачтык, анда күп кырмыска иде. Аларны күзәтү кызык булды.

                          Камилла ФӘЙЗУЛЛИНА

                                    ***

Җәйге каникулда кызыклы вакыйгалар күп булды. Шәһәрдән дустым Данис кайтты. Аның белән төрле уеннар уйнадык, балык тотарга бардык. Әти-әниемә өйдәге эшләргә булыштым. Безнең тавык чебиләр чыгарды, алар шундый матур. Җәй буе мин аларны саклап, ашатып тордым. Гаиләбез белән Казан шәһәренә бардык, аквапаркта булдык.

                                      Ренал ШӘРИФУЛЛИН

                                               ***

Быелгы җәйге каникулда Габдулла Тукай музеенда булдык. Анда баргач, мин үземне элеккеге заманга эләккән кебек хис иттем. Анда барысы да искечә. Аннан соң без Казанда аквапаркта булдык. Җиләкләр җыярга бардык. Ләкин бөтенесе әйбәт кенә булып тормады: безнең яраткан этебез үлеп китте. Аның урынына кечкенә генә эт баласы алып кайттык. Аның исеме – Актырнак. Ул бик матур.

                                      Фирүзә ФӘХРИЕВА

                                          ***

Без җәйге каникулда әни белән Казан шәһәренә кинотеатрга бардык. «Альфа» кинофильмын карадык. Яралы егет һәм яралы бүре таулар арасында үзләре генә кала. Нәрсә генә булса да, бер-берсен ташламыйлар, булышалар. Авырлыклар аша, егетнең өенә, туганнары янына кайтып җитәләр. Бу киноның мәгънәсе – дусларга тугры калу турында. Безгә бик ошады.

                                   Мәрьям ГЫЙЛЬФАНОВА

                                         ***

Миңа бик матур шар бүләк иттеләр. Ул төрле-төрле утлар белән яна иде. Ләкин өйгә кайтканчы, аның утлары купты. Фаил абый миңа шарны матурлап бирәм дип, эшкә кереште. Шарга катырак басып җибәрдеме, берзаман шарт иткән тавышка барыбыз да куркып калдык. Ә Фаил абыйның йөзенә карагач, барыбыз да шаркылдап көлдек: ул аптырап калган һәм кулында бары утлар гына.

                                      Руфинә ХӘСӘНОВА

                                             ***

Җәй башында безнең яраткан аклы-сарылы песиебез юкка чыкты. Барыбызга да күңелсез булды. Камилә апамның туган көненә дус кызы кечкенә песи баласы бүләк итте. Өебездә «кара йомгак» йөгереп йөри башлагач, һәммәбезнең дә күңелләре күтәрелде.

                                 Ислам ГАФИЕВ

                                         ***

Миңа җәйге ялда бигрәк тә зоопаркта бару ошады. Мин анда төрле җәнлекләрне, үсемлекләрне күрдем. Җәнлекләр үзләрен бик тыныч тота. Аларны кулдан ашатырга ярамый икән.

                            Алмаз ЯКУПОВ

                               ***

Җәй көне мин велосипедта йөргән вакытта булды бу хәл. Артымнан дустым Солтан: «Нурали!» – дип кычкырды. Мин артыма борылуым булды, каршыдагы пычракка барып төштем. Гәүдәм генә түгел, ә башым белән үк кереп киттем. Минем битем негрныкы сыман иде. Без икебез дә рәхәтләнеп көлдек.

                              Нурали МОРАТОВ

                                   ***

Ниһаять, Төркияне дә күрдем. Бик матур таулары бар аның. Үзенә тартып тора торган бик зур һәм тозлы диңгезе бар. Мин йөзәргә өйрәндем. Төрле милләттән бик күп дуслар таптым.

Җәйнең матур көннәрендә без апам белән Мәскәүгә дә барып кайттык. Мин анда Кремльне, матур чиркәүләрне һәм мәчетләрне күрдем. Мәскәү зоопаркындагы чисталык һәм хайваннарның төрләре күп булу миңа бик ошады.

                                     Карина МАЛИКОВА

                                           ***

Җәйге каникулда көн саен дусларым белән урамда уйнавы бик рәхәт булды. Без велосипедта йөрдек, туп белән уйнадык, әни белән елгага су коенырга бардык. Әлбәттә, буш вакытымда китап укыдым, әниемә булыштым: бакча чүбе утадык, җиләк һәм печән җыйдык, чебиләрне ашаттым.

Шулай беркөнне әнием Казанга алып баргач, «Әкият» театрын күрдем, зоопаркка кердек, Колшәриф мәчетен күрдем. «Әкият» театрының матурлыгы әкиятләрдә язылганча! Ә зоопаркта аккошлар бик матур! Колшәриф мәчетендә нинди генә кешеләр юк! Анда кергән апаларның барысы да башларына яулык бәйләгән, ә абыйлар кәләпүш кигән. Миңа Казанда бик ошады, әмма үз өемә кайткач, аннан да рәхәт җир юк икәнен аңладым. Менә каникулларым да бетте, хәзер тырышып укырга да укырга…

                                   Илназ ГАЙФУЛЛИН,

                                                 ***

Быел җәен без исә әбием белән Кавказга бардык. Анда без кайнар сулы бассейнда коендык һәм шифалы су эчтек. Шагыйрь Лермонтов дуэле булган Машук тавына мендек һәм канат юлы белән Эльбрус тавына күтәрелдек. Зәңгәр күлгә дә сәяхәт кылдык. Кайтканда Ватан-ана һәйкәлен күрдек.

                                  Аяз КОРБАНОВ

                                           ***

Мин җәйге каникулда Дәү әнигә авылга кунакка бардым. Авылда яңа дуслар таптым, алар – Айнур белән Әмир. Мин дусларым белән футбол уйнадым, җиләккә бардым. Җиләк җыйганда мин керпе, кечкенә елан, ә кайтканда басуда кыр куяны күрдем. Куян бездән курыкты һәм чабып китте. Мин уйнап кына йөрмәдем, бик матур әкиятләр дә укыдым. Каникул шулай тиз генә үтеп тә китте.

                              Илшат САБИРОВ

                                       ***

Мәктәптә укулар бетеп, җәйге каникуллар башланган чак. Мин инде җәй буе нишләрмен дип уйлап утырдым: дусларым белән уйнармын, Арчага әбигә кунакка барырмын. Һәм бардым да! Безне эт койрыгын болгый-болгый каршы алды, үзенчә сәлам бирүе инде. Икенче юлы үрдәкләр каршы алды.

                              Сөмбел ГАЛИӘХМӘТОВА

                                            ***

Мин җәйге каникулларда дәү әниләргә кунакка бардым. Анда туганым Нурсәет белән уйнадык. Дәү апа безгә диктантлар яздырды, китаплар укытты, төрле мисаллар чиштек. Без укуны онытмасыннар дип, безгә эшләргә «Занимаемся на каникулах» дигән китап сатып алып бирде. Ләкин ничек кенә кунакта күңелле булса да, минем бик әниләр янына өйгә кайтасым килде. Шулай итеп, мин вакытыннан алда өйгә кайтып киттем.

                                 Рамилә НИГЪМӘТҖАНОВА

                                                 ***

Без Шәһәр көнендә бәйрәм карадык. Анда зур концерт булды. Хәрби техникалар янына бардык, самолетлар ярышын тамаша кылдык. Соңыннан матур салют булды. Миңа бик ошады.

                                       Аяз НУРИЕВ

                                          ***

Җәй көне без гаилә белән Идел буена ял итәргэ бардык. Көн саен энем белән су коендык, кояшта кызындык, комнан сарайлар ясадык, ашханәдә тәмле ашлар ашадык. Күлдә көймәдә йөздек.

                                 Регина ХӘНӘФИЕВА