Укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү факторы буларак, туган төбәк тарихын өйрәнү
Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыятьбелеме укытучысы
Патриотизм тәрбияләү – тарих, җәмгыять белеме укытучысының төп бурычы ул. Һәрбер дәресебезнең төп максаты – укыту максатлары белән бергә Ватанның лаеклы гражданы – патриот тәрбияләү.
Монысы дәрес турында. Алга таба дәрестән тыш эшчәнлектә, туган төбәк тарихын өйрәнүдәге эшчәнлектә патриотизм тәрбияләү факторларына тукталырмын.
Мин шактый еллар инде укучыларга патриотик тәрбия бирү проблемасы өстендә эшлим. Сыйныф җитәкчесе буларак, бер сыйныфны 5нчедән алып, 11нчегә кадәр чыгардым, хәзергеләрем 7нчедә укый. Чыгышымны сыйныф җитәкчесе буларак эшчәнлегемә багышлыйм, чөнки яшерен-батырын түгел, үз сыйныфың белән күбрәк эшләнә. Дөрес, ФДББС шартларында сыйныфтан тыш эшне оештырганда да шул ук “Минем туган ягым” темасын алдым. Методик темам, проблемам да түбәндәгечә яңгырый: “Патриотизм тәрбияләү факторы буларак, туган төбәк тарихын өйрәнү”.
Эшли торган методик теманы һәр 3 ел саен үзгәртергә кушсалар да, әз генә эчтәлек һәм формасын үзгәртәм дә, асылы шул кала бирә. “Мәгариф”журналының 11/2015 санында «Туганилемнең патриоты мин” дип аталган проект эшем басылды[1]. Бу проект өстендә эшләвем әле дә дәвам итә, чөнки балалары икенче, аңа төзәтүләр, өстәмәләр кертелеп тора.
“Кем ул патриот?” – дип башлана беренче дәрес. Әлбәттә төрле чыганакларда әллә ничә төрле билгеләмә табып була. Ә мин аны укучылар фикереннән китереп чыгарырга тырышам. Һәрбер фикерне таблицага теркәп барабыз:
Иленең чәчәк
атуын тели |
Туган илен ярата | Ил өчен үзен корбан итәргә әзер | ||
Табигатьне саклый | П А Т Р И О Т | Үз халкын ярата | ||
Ватан алдындагы бурычын үти | Туган иленә тугры | Кешеләргә хезмәт итәргә тырыша |
Шушы схемадан күренгәнчә, патриотизм ул сугышта илеңне саклау гына түгел. Ул киңкырлы төшенчә.
Яшь патриот тәрбияләр өчен халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, нәселебезнең тамырын белү, шулай ук табигатебезне саклау, сугышчан үткән юлыбызны белүнең мөһимлеген аңлату кирәк. Дәүләтебез бу мәсьәлә белән үзе генә көрәшә алмый, аңа безнең ярдәм кирәк.
Патриот нишләргә тиеш соң? Монысын да укучылар белән бергә тутырабыз:
Табигатьне сакларга, пычрануына юл куймаска. | Яхшылык эшләргә, сүздә түгел, чынлыкта | Милли мәсьәләдә толерант булырга | ||
Илнең үткән тарихына хөрмәт белән карарга |
П А Т Р И О Т нишләргә тиеш? |
Үз халкын яратырга, мәдәниятен, традицияләрен, тарихын белергә | ||
Ватан алдындагы бурычын үтәргә | Үз геройларын белергә | Кешеләргә хезмәт итәргә тырыша |
Владимир Иванович Дальнең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриот – Ватанын яратучы,үз халкына тугры, Туган иле өчен батырлыкка, үзен корбан итәргә сәләтле кеше ул”, — диелгән. Шушы аңлатма нигезендә бергәләп түбәндәге схеманы төзибез:
ПАТРИОТ | ||
Туган илеңне ярату | Туган илең өчен батырлык эшләргә әзер булу | Үз халкыңа тугры булу |
Дәрестән тыш эшчәнлек дәресләренең берсе- “Мин –гражданин” дип атала. Бу дәресне дә җәмгыять белеме дәресеннән кызыклырак итеп уздырырга тырышам. Укучы дәреслектә язылган коры билгеләмәне генә ятлап белмәсен, ә тирәнрәк аңласын дип уйлыйм. Аның өчен түбәндәге текст белән эшлибез:
“Илнең гражданины Туган илен бик ярата диләр. Ә нәрсә соң ул Ватан? Сандугачлы каен урманымы? Кызганычка каршы, шул матур урманда чүп өемнәрен калдыралар. Тирә- ягыбызда ярлы, хәтта хәерче кешеләр бар. Ә бәяләр? Кемнәрнеңдер торыр урыннары юк. Тагын да куркынычы шул, күпме егетләребез Әфган, Чечня сугышларында ятып калган…Уйлап карыйк әле, гражданин шушы хәлләрне яратырга тиешме? Юк инде, үз хөкүмәте, үз халкы җибәргән ялгышларны яратып булмый. Ләкин гражданин үз илен яратырга тиеш.
Ул бу хәлләргә эчен пошырып кына калмыйча, боларны булдырмас өчен үз сүзен әйтергә тиеш. Ул үзгәртеп корулар, тәртип салуны таләп итәргә тиеш. Илебездәге сайлауларда катнашмый торып, тормышны үзгәртеп булмаячагын аңларга тиеш.
Гражданин салымнарын вакытында түләргә бурычлы, чөнки бу акчалар ятим балаларга, авыруларга, хәерчеләргә булыша, аңа юллар, хастаханәләр төзелә.
Гражданин Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш.
Гражданин табигатьнең үлә баруына юл куймый. Ул пычратуга каршы митингларга чыгарга, кулына көрәк алып, агачлар утыртырга тиеш.
Гражданин мәдәни мирасны юкка чыгаручыларга каршы килергә, тарихи биналарны сүтүгә каршы чыгыш ясарга тиеш. Ул үзе Аллага ышанмаска да мөмкин, ләкин иске чиркәү, мәчетләрнең юкка чыгуына юл куймый, чөнки аның бабалары өчен изге әйбер булган болар.
Гражданинны базарда сатучы алдаса, дәшми калырга тиеш түгел ул. “Кулланучылар хокукын яклау турындагы закон” нигезендә гаделлекне табарга тиеш.
Гражданин урлауга, “акча төртү”гә юл куярга тиеш түгел.
Гражданин аракы һәм наркотиклар аркасында халыкның үлүенә битараф түгел. Ул хөкүмәтебездән кискен чаралар таләп итәргә тиеш.
(авторы- А.Безденежных)
Түбәндәге схема да бергәләп тутырыла:
Үзгәрешләр яклы | Намус белән налог түли | Реформалар яклы | ||
Экологияне саклый | Г р а ж д а н и н | Сәясәттә катнаша | ||
Ватан алдындагы бурычын үти | Мәдәни мирасны югалтуга каршы килә | Гадел законнар урнашуын таләп итә |
Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары схемасына күз салыйк.
Россия Федерациясенең гражданнарының хокук һәм бурычлары.
Гражданнарның хокуклары | Гражданнарның бурычлары |
— Дәүләт идарәсе эшләрендә катнашу
— Сайлауларда, тавыш бирүдә катнашу, мөһим карарлар кабул иткәндә ышаныч белдерү — Президент сайлау — Чиста табигый тирәлектә яшәү — Төрле гариза, тәкъдимнәр белән дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү
|
— Конституция һәм башка законнарны үтәү
— Туган илне саклау — Тарихи мәдәният һәйкәлләрен саклау — Табигый байлыкларга сак карау — Налогларны вакытында түләү — Урта белем алу |
Обыватель портреты ясала:
Сәясәттә катнашмый | Мәдәни һәйкәлләрне сакламый | Үзе турында гына уйлый | ||
Аның девизы:
“Минем сездә эшем юк” “Моя хата с краю, ничего не знаю” |
Обыватель
(тар карашлы, үз интересларын гына кайгыртучы кеше)[2] |
Хәйриячелек белән шөгыльләнми | ||
Илләр белән мөнәсәбәтләр кызыксындырмый | “Сыер үлсә — ит, арба ватылса- утын”. | Табигатьне саклау эше аңа кирәк түгел | ||
Аңа иң мөһиме- үз тынычлыгы |
“Туган илеменең патриоты мин” – дигән проект кысаларында төрле чаралар уздырабыз. Яхшырак килеп чыккан дәрес эшкәртмәләрен “Мәгариф” журналына тәкъдим итәбез. Журналда басылган язмалар буенча да патриотик тәрбия бирүдәге эшчәнлек ачык күренә шикелле:
Журнал саны | Эшкәртмә темасы | Бит | Кыскача |
2/ 2009 | Җир йөзендә сугыш булмасын | 72 | Әфган сугышы батыры турында |
5/ 2009 | Сугыш язган язмышлар | 56 | Укучыларның бабалары язмышы |
9/ 2010 | Без бер милләт балалары | 85 | Халыклар дуслыгы турында |
3/ 2011 | Яшьләр җыелган җирдә | 83 | Тукай иҗатын Ватанны ярату хисе белән бәяләү турында |
10/ 2011 | Күңелле әкият | 87 | Туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү |
5/ 2012 | Буыннардан буыннарга күчә батырларның гомере җыр булып. | 88 | 1812 нче елгы сугыш батырлары |
6/ 2012 | Мәдәни мирасыбызны халыкка кайтаручы | 60 | Авылдашыбыз Нәҗип Нәккаш шәхесе белән горурлану тәрбияләү |
3/ 2013 | Мең яшә, “Мәгариф” журналы! | 63 | Мәктәбебез тарихындагы алдынгы укытучылары һәм “Мәгариф”. |
12/2013 | Керәшеннәрнең мәртәбәле мәктәбе | 49 | Үзәк керәшен мәктәбе студентлары- милли мәгарифебездә хезмәттә. |
5/ 2015 | Бөек Җиңү кайтавазы | 51 | Кичә үрнәге |
11/ 2015 | Туган илемнең патриоты мин | 46 | Проект үрнәге |
8/ 2020 | Усалием- чишмәләр иле | 97 | Чишмәләр тарихы, алар белән бәйле вакыйгалар. |
7/2021 | Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр | 87 | Халыклар дуслыгын саклау |
8/2021 | Беслан вакыйгалары кабатланмасын! | 88 | |
3/ 2022 | Татарстан гражданнарының хокуклары һәм бурычлары | 73 | Шулай ук патриотик тәрбия бирү. |
“Туган илемнең патриоты мин!” дигән проект кысаларында илебезгә 5 герой биргән күрше Албай авылына экскурсияләр ясыйбыз, класс сәгатьләре уздырабыз. Быел да күрше Владимир авылы егете – безнең мәктәптә урта белем алган Иван Данилов истәлегенә мемориаль такта кую митингында катнаштык. Аның туганнары белән очрашулар оештырабыз. Классыбыз белән Питрәчтәге Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее оештырган патриотик шигырьләр конкурсында катнаштык. Әйткәнебезчә, патриотик тәрбия ул сугыш темасы гына түгел. Туган төбәккә мәхәббәттән үк башлана ул. Укучылар белән чишмәләребез тарихы турында да кызыксынабыз. Безнең авыл чишмәләргә бай, һәм шунысы кызык, аларның һәммәсенең үз тарихы бар. Алар барысы да, билгеле булганча, авылыбыз тарихы, аның күренекле шәхесләре белән бәйле. Һәр чишмәгә бер дәрес вакыт бирерлек истәлекләр, тарихлар җитәрлек. Чишмә буйларында төрле чаралар уздырабыз, истәлеккә фотоларга төшәбез. Авылыбыз топонимикасы, гидронимикасы турында дәресләр уздырабыз. Ел саен «Чишмә операциясе»ндә катнашабыз. Тарих, җәмгыять белеме атналыгында да тцрле патриотик чаралар уздырыла. “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Укучыларга геройлар турында” дигән группа ачтым. Анда без пионер, комсомол сафларына кергәндә өйрәнә торган геройлар турында материал туплап барам. Атналыкларда викторина, тестлар эшләгәндә сорауларны шул групппадагы материал буенча төзим, укучылар шулай итеп, биредәге материал белән кызыксынырга мәҗбүр була.
“Минем гаиләм горурлыгы” дип аталган конкурста да укучылар сугыштан җибәрелгән хатлар, кайтмый калганнарның истәлекле әйберләре турында язды. Алар арасында “Безнең бакчада сугыштан кайтмаган бабам утырткан шомырт, каен үсә!” – дип язган укучыларым булды. Болар беренче карашка чит тема кебек тоелса да, асылда исә патриотизм тәрбияләүнең төп моментлары. “Фотоларда сугыш хатирәсе” дигән чаралар уздырабыз. Тарих кабинетында “Бөек Җиңү кайтавазы”, “Фотоларда сугыш хатирәсе” дигән стендларны яңартып торабыз.
Эш нәтиҗәләребез – төрле конкурсларда алган мактау кәгазьләре. Алар арасында Бөтенроссия, Республика, регионара конкурсларда Бөек Ватан сугышы темаларына алынганнары да, Әфган сугышы буенча да, авылыбызның, мәктәбебезнең горурланырлык шәхесләре турындагылары да, патриотик шигырь, җыр конкурсларында алынганнары да, “Россия тарихында минем туганнарым” дигәннәре дә, бөек мәгърифәтчеләребез турындагы эзләнү эшләренә бирелгәннәре дә, республикабыз юбилейлары уңаеннан алынганнары да, тарихи урыннарыбызны яктырткан өчен бирелгәннәре дә, “Үлемсез полк” конкурсларында яуланганнары да бар. Минем укучыларым төрле экологик конференцияләрдә дә катнаша. Аларның безнең өчен “Туган төбәк тарихы һәм экология” дигән секцияләре була. “Патриотик тәрбия, социаль җаваплылык, экологик белем” – дигән темаларга да чыгышлар ясыйбыз.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, дәрестән тыш эшчәнлеккә багышланган дәресләрен гадәти мәктәп дәресләреннән аермалы итеп, кызыклы, үзенчәлекле, балаларны кызыксындырырлык итеп, уен, сценарий өйрәнүләргә багышлап оештырырга тырышам. Мондый дәресләр уен, җыр- бию, экскурсия, спектакль итеп оештырылганда баланың белеме генә түгел, кызыксынуы, нәфис сүзгә, җыр-биюгә булган сәләте дә үстерелә. Шул ук вакытта куелган проблемам өстендә дә эшләнә.
[1]Константинова Лидия. “Туган илемнең патриоты мин”// Мәгариф.- 2015. №11.- 46 б.
[2]М.И.Махмутов. Школьный русско- татарский словарь.// Татарское книжное издательство. -1989