Уку грамоталылыгын формалаштыру

Уку грамоталылыгын формалаштыру

(2 нче сыйныф балаларында  татар теле  буенча уку грамоталылыгын формалаштыру)

 

Чулпан БАҺАУТДИНОВА

Аксубайдагы  2 нче урта мәктәпнең

татар теле укытучысы.

 

Максат: 2 нче сыйныф укучыларының уку грамоталылыгын бәяләү һәм формалаштыруга юнәлдерелгән  биремнәр эшләү.

Бурыч:

1.Халыкара тикшеренүләрдә уку грамоталылыгын бәяләүдә төп алымнарны өйрәнү.

2.Уку грамоталылыгын формалаштыру һәм бәяләү буенча  биремнәргә куела торган  төп характеристикаларны бәян итү.

Текстның исеме  «Алтын көз керде урманга»   Г.Хәсәнов (дәреслек 2 нче класс Д.М.Абдуллина, Г.Н.Мөхәрләмова  28–39 битләр)

Форматы (тоташ/тоташ булмаган/кушма/катнаш); тоташ.

Уку күнекмәләре:  – текст материалыннан  мәгълүматны табу һәм аны аерып алу:

–тексттагы мәгълүматны интеграцияләү (турыдан туры бирелмәгән мәгълүматны табып, аерып алу) һәм интерпретацияләү (берәр нәрсәне аңлату , аның асылын ачу);

– текстның формасын, эчтәлеген аңлау һәм бәяләү;

–тексттагы  мәгълүматны тормышта куллану;

Текстны укыгыз. 1 – 5 нче биремнәрне үтәгез.

Алтын көз керде урманга

Көзне инде җәнлекләрдә сизә.Тиеннәр кышка әзерләнә, йоннарын коялар, аны көлсуга алмаштыралар. Күп итеп запас туплыйлар.Чикләвек җыялар.Тапкан берсен агач тамырлары астына, агач куышына яшерәләр. Имән чикләвеген дә кире какмыйлар. Ботакка гөмбәләр кадыйлар. Аның бөтеннәрен генә алалар. Яннарында яшь балалары мыш килә. Алар әле җәй уртасында гына туганнар. Шунлыктан, сикергән ботакларына да җитмичә, кайвакыт егылып та төшәләр.

Яз көне туган куян балалары зур үскән. Алар әниләре кадәр булган инде. Яшьләренә әле ярдәм кирәк.

Көзне аюлар да сизгәннәр. Шулкадәр симергәннәр. Аларны шулай август сыйлаган. Җиләген, чикләвеген,  гөмбәсен биргән. Төннәрен аюлар солы кырына чыгалар. Сабактан башакларын гына ашыйлар.

Урманда җәй белән көз очрашты.  Күңелле җәй үз урынын калдырды. Алтын көз урманга аяк атлады.    (Гарәфи Хәсәнов).

1 нче бирем. Хикәядә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? Дөрес җавапны билгеләгез.

а) кыш

ә) җәй

б) көз

Биремнең катлаулылык дәрәҗәсе: җиңел.

Җавап формасы : Бер дөрес җавапны сайлау.

Бәяләү объекты: хикәянең мәгънәле структурасын аңлау.

Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары
б) текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу. Тулы җавап – 2 балл

Башка җавап – 0

 

2 нче бирем. Хикәядә кайсы кыргый хайваннар турында язылган. Без моны кайсы җөмләләрдән аңлыйбыз?

Биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсе: уртача.

Җавап формасы: уртача.

Бәяләү объекты: тексттан бирелгән  мәгълүмат нигезендә нәтиҗәләр ясарга.

Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары
Тиеннәр кышка әзерләнәләр. Кызгыл йоннарын коялар, аны көлсуга алмаштыралар.

Яз көне туган куян балалары зур үскән.

Көзне аюлар да сизгәннәр. Шулкадәр симергәннәр.

 

 

текст материалыннан мәгълүматны табу һәм аны аерып алу. Тулы җавап – 2 балл

Өлешчә дөрес – 1 балл

Җавап кабул ителми – 0 балл

 

3 нче бирем. Кыргый  хайваннарның салкын кышка әзерләнүләре.  Куян кыш көне ничек туклана? 

Биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсе: уртача.

Җавап формасы: тирәнтен җавап.

Бәяләү объекты: эчтәлекне аңлау, автор әйтергә теләгән фикерне күрү һәм бәяләү.

Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү критерийлары
Куп итеп запас туплыйлар (тиеннәр)

Аю татлы йокыга тала.

Куяннар кышын агач каерыларын кимереп тукланалар.

Тексттагы мәгълүматны  интеграцияләү

(турыдан туры бирелмәгән мәгълүматны табып аерып алу) һәм  интерпретацияләү

(берәр нәрсәне аңлату, аның асылын ачу).

Тулы җавап – 2 балл

Өлешчә дөрес – 1 балл

Җавап кабул ителми – 0 балл

 

4 нче бирем. Г.Хәсәнов «Алтын көз керде урманга» хикәясендә нинди проблемалар  күтәргән?  Кайсысы  раслауга туры килә, кайсысы туры килми. Баганага ( туры килә, йә туры килми) кирәкле Х билгесен куегыз.

Әлеге раслаулар Туры килә Туры килми
Кыргый  хайваннарның ничек салкын кышка әзерләнүләре? х  
Табигать күренешләре.   х
Кыргый хайваннарның җитезлекләре, үзләренә азык туплаулары. х  

 

Уку күнекмәләре: хикәянең эчтәлеген аңлау  һәм проблемасын бәяләү.

Биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсе: югары.

Җавап формасы: туры килгән  һәм туры килмәгән җавапны сайлау.

Бәяләү объекты: авторның  позициясен аңларга.

Бәяләү критирийлары.

3 Раслауны   билгеләү
2 1 хата җибәрелгән.
1 2 хата җибәрелгән
0 3 хата җибәрелгән

 

5 нче бирем. Язучы әлеге хикәясе аша кыргый хайваннарның тормышын ничек  тасвирлаган?

Уку күнекмәләре: хикәя эчтәлеген аңлау .

Биремнәрнең катлаулылык дәрәҗәсе: югары.

Җавап формасы: тирәнтен җавап.

Бәяләү объекты: авторның  позициясен аңларга.

 

Дөрес җавап Уку күнекмәләре Бәяләү  критерийлары
 Автор узенең хикәясендә кыргый хайваннарның салкын кышка тырышып әзерләнүләрен язган. Җитез тиен кышка бик күп запас туплый. Аю көз көне симерә. Салкын кыш җитүгә өнендә татлы йокыга тала.  Куяннар агач каерыларын кимерәләр. Хикәянең формасын, эчтәлеген аңлау һәм бәяләү. Тулы җавап – 3 балл

Өлешчә дөрес – 2 балл

Якынча дөрес –1 балл

Җавап кабул ителми – 0 балл

Гомуми бәя   5 бирем өчен – 12 балл.