Уеннан башланган дәрес
№ 196
Индира МИНАБЕТДИНОВА,
Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы
Мин Әлмәттәге татар гимназиясенә эшкә 1993 елның сентябрендә килдем… Йоклап яткан татар милләтен уяту, югалып бара торган телебезне, йолаларыбызны саклап калып, ата-бабаларыбызның тәрбиясен киләчәк яңа буынга җиткерү өчен ачылган инновацион уку йорты иде ул. Инновацион дип аталып, исеме бик горур яңгыраса да, үзенең бинасы да юк, аны шәһәрдәге интернат-мәктәп үзенең эченә сыендырган иде. Миңа, яңа гына чит телләр бүлеген тәмамлап кайткан яшь белгечкә, гимназиянең күп яклары сәер, ләкин шул ук вакытта күңелгә якын тоелды. Беренче сентябрь бәйрәменә татарча чигелгән түбәтәй кигән малайлар, чигелешле ак алъяпкыч таккан кызлар агыла. Ишек төбендә каршылаган каравылчы апа, балаларыннан аерыла алмый интеккән ата-аналар, укытучылар – барысы да саф татарча сөйләшә. Тәнәфесләрдә балалар «Кәрия, Зәкәрия…», «Чума үрдәк, чума каз …» татар халык жырларын жырлап бииләр, ял итәләр. Ә инде бәйрәм чараларында укытучы апаларның матур итеп милли күн читек киеп йөрүләрен күргәч, көнләшүдән үзем дә кибеткә йөгереп, читекләр сатып алып кайтканым исемдә.
Уку йортының үзгә яки инновацион булу сәбәпләренең берсе – ул фәннәрне укытуда үзгәрешләр кертелүе. Мине башлангыч сыйныфларда инглиз теле укытырга билгеләделәр. Ул вакытта шәһәрнең башка мәктәпләрендә чит телләрне балалар бары тик бишенче сыйныфтан гына өйрәнә башлыйлар иде. Ә биредә миннән яңалык көтеп дәрескә гимназиянең нәниләре, икенче сыйныф укучылары жыелган… Беренче дәресем сәламләшү-танышу белән бик тиз күңелле генә үтеп китте. Икенче дәресне үткәрү өчен институтта методист укытучыбыз Роза Алексеевна кабатларга яраткан «Балаларны үзеңә карату өчен һәрчак ягымлы елмаерга кирәк…» дигән алтын сүзләр генә житеп бетми иде… Укытырга дәреслекләр юк, житмәсә, бүлмәм дә шыксызрак күренде.. Ул, бердән, зур, икенчедән, интернат балалары янындарак урнашкан… Тәнәфес саен ниндидер сәбәпләр табып, ятимнәр, минем янга елышып, бәгыремне өзәләр…
Сорауларыма жавап эзләп, директор урынбасары Фәридә апа Бәгыйс кызы янына киттем. «Уйнагыз, кечкенәләрне уен аша өйрәтсәң генә… Дәреслекләр вәгъдә итә алмыйм, математика укытырга да юк әле монда…», – диде ул, ачынып. Минем өчен йокысыз төннәр башланды. Һәрбер дәрес әзерлекле, балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш. Кырык биш минут буена баланы җәлеп итеп тота торган эш төрләре, уеннар әзерләргә кирәк иде… Стена эченә кертеп ясалган интернатның зур иске шкафлары «кибет» киштәләренә, «хастаханә» бүлекләренә, «ашханә»ләргә әйләнде… Балалар өйләреннән иске яраткан курчакларын, машиналарын, бүтән уенчыкларын ташыдылар… Дәресләрдә әкият геройлары рәсемнәрен ясадык, алар сөйләшеп «җанландылар». Һәр бәйрәмгә инглизчә яңа җыр, сәхнә әсәре, биюләр куярга тырыша идек. Ул елларда әти-әниләр гимназиянең уку һәм тәрбия процессында алыштыргысыз ярдәмчеләре булды. Дәресләргә дә еш киләләр, балаларына да таләпчән була беләләр иде. Чирек тәмамлау алдыннан үткәрелгән ата-аналар жыелышына бер ханым зәмһәрир суыкта чыршы сөйрәп килде. Без сыйныфта британнарча Яңа ел бәйрәме үткәрергә тиеш идек.
Уеннан башланган дәресләремнең нәтиҗәсе буларак, беренче чыгарылыш балаларым яхшы итеп укырга, язарга өйрәнде. Шәһәр күләмендә үткәрелгән конкурсларга теләп, нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Гимназиягә балаларын укырга бирергә теләк белдергән гаиләләр саны артканнан-арта барды. Алар башлангыч сыйныфларда инглиз теле укытылганын, балаларның бу уку йортында ныклы белем һәм милли тәрбия алачагын беренче сәбәп итеп атыйлар иде. Эшкә өйрәткән, педагог һөнәре серләрен ачкан гимназиябез директоры урынбасары Фәридә Бәгыйс кызына чиксез рәхмәтлемен. Дәресләремә кереп, куен дәфтәренә язып барган кимчелекләремне бәйнә-бәйнә соңыннан аңлата иде. Коллегаларым Тамара Низами кызы Хәкимованың, Рәймә Хәйдәр кызы Вахитованың (бүгенге көндә мәрхүмә) һәрчак янымда булулары, кирәк вакытта ярдәм кулы суза алулары һөнәри өлкәдә ныклы ышанычлы адымнарымны ясарга булышты.
Ул вакытлардан соң инде 30 ел узып киткән… Беренче чыгарылыш укучыларым балаларын гимназиягә укырга биреп, инде алар белән инглиз телен өйрәнәбез… Ун укучым, минем һөнәремне сайлап, чит тел белгечләре булды. Иске интернат бинасыннан да күптән киттек инде. Нефтьчеләребез 1996 елда ук Татарстанда гына түгел, матурлыгы буенча бөтен Россиядә танылган бина салып бирделәр. Инде бу бинабыз да искерде, ремонт сорый.
Өлкән коллегаларым урынына янып торган, көч-куәтле яшьләр командасы килде. Алар заман таләпләренә туры китереп эшли, балалар белән иҗат итә. Бүгенге көндә гимназиябездә алты инглиз теле укытучысы эшли. Директорыбыз Фирүзә Җәвит кызы Вәлиуллинаның да һөнәре буенча инглиз теле укытучысы булуы – безнең өчен бик зур бәхет. Ул безне яңа идеяләргә, яңа эш алымнарына этәреп, канатландырып тора. Аның белән бер командада эшләгәндә берничек тә эшне сүлпәнләндереп булмый, киресенчә –нәтиҗәлерәк эшләргә тырышасың. Директор булуына да карамастан, Фирүзә Җәвит кызы уку гимназиябездә үткәрелгән бөтен инглиз теле чараларында катнашырга вакыт таба. Балаларның конкурс-олимпиада нәтиҗәләрен дә күздән ычкындырмый, хезмәттәшләре үткәргән дәресләр белән дә даими кызыксынып тора.
Югары квалификация категориясенә ия укытучыбыз Айгөл Мизхәт кызы Әхмәдиева инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. Үз һөнәрен бөтен нечкәлекләре белән белүче педагогыбыз 2008 – 2009 елларда ук гимназиябезне Америка укытучыларына танытты. Россия белән Американың «Укытучылар –укытучыларга…» дигән проект-конкурсында жиңгән гимназиябезгә Америка кунагы Лиса Уокерның килүе балалар өчен зур вакыйга булды. Алар кунак белән аралашу барышында чит телләр өйрәнү кирәклеген тагын да ныграк аңладылар, белемнәрен камилләштерделәр. Гомумән, Айгөл Мизхәт кызы укучылары чит илләр белән аралашу проектларында даими катнаша. Мәктәп укучылары тәҗрибәсен уртаклашу өчен оештырылган Россиянең «Флекс» грантын откан Далия Таҗиева, Аляска штаты Ситка шәһәрендә яшәп һәм укып, Америка мәктәбенең аттестатын алып кайтты һәм гимназиядә инглиз теленнән алган белемнәренең тирәнлеген дәлилләде. Гимназиябез укучылары, республика күләмендә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Әлбәттә, фәнни эзләнүләр барышында ярдәмгә килүче – аларның яраткан укытучылары. Айгөл Мизхәт кызы үзе дә санап бетергесез күп конкурс-грантлар җиңүчесе: Россиянең ел укытучысы, укытучы-эксперт, җирле башкарма комитеты гранты.
Әлбәттә, гимназиябездә чит телләр укытуның нәтиҗәле һәм сыйфатлы булуы педагогтан һәм педагоглар тупланган берләшмәдән тора. Һәрнәрсәгә өлгер чит тел укытучылары булуыбыз белән берләшмәбез җитәкчесе Миләүшә Назиф кызы Шәйдуллинага рәхмәтлебез. Акыллы, көчле оештыру сәләтенә ия булган хезмәттәшебез методик ярдәмне һәрберебезгә көчен кызганмыйча күрсәтә. Эшебездә булган яңалыкларны, документларны алдан өйрәнеп, безгә җиткереп, соңыннан һәрберебезнең уе белән кызыксынып, соңгы төпле фикерне ул үзе әйтеп куя.
Берләшмәдә һәр эш язылмыйча бүленгән кебек… Айгөл Мизхәт кызына БДИ мәсьәләләре, Миләүшә Назиф кызына эш программалары төзү белән мөрәҗәгатъ итсәк, башлангыч сыйныфларда укыту нечкәлекләрен Рәилә Нурфаил кызы Зиннурова бик теләп аңлатып бирә. Ул – бар көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә куючы иҗади шәхес. Сонгы елларда бик тырышып кечкенә сыйныфларда уку күнекмәләрен үстерү проблемасы өстендә эшли. Ата-аналар җыелышларында еш кына дәрестә кечкенә сыйныф укучыларына гына хас булган авырлыкларга туктала, аларны чишү юлларын аңлата.
Табигате белән йомшак, сәхнәләрдә бик матур җырлый торган Нәфисә Фоат кызы Кармышеваның дәресләрдә дә дөрес яңгырашлы музыкаль инглиз тоны балалар колагына бик ягымлы һәм үзенә тартып тора. Нәфисә Фоат кызының 9 нчы сыйныфларны БДИга әзерләү тәҗрибәсе зур.Укытучы балалар белән консультацияләр, биреп карау имтиханнарын еш үткәрә һәм кирәкле нәтиҗәләргә ирешә. Балалар белән өстәмә эш, әлбәттә, яхшы нәтиҗәләр бирми калмый. Нәфисә Фоат кызының укучысы Динара Зарипова инде берничә ел фән олимпиадасында район һәм республика күләмендә җиңүчеләр рәтендә.
Җәмгыятебезнең барлык өлкәләре кебек, мәгариф системасы да соңгы елларда заман таләпләренә буйсына, кискен үзгәрешләр чоры кичерә. Гимназиябезнең күпчелек педагоглары, үзләренең бай тәҗрибәләренә таянып, белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, яңалыкка омтылып укыту-тәрбия эшендә зур хезмәт күрсәтәләр. Чит тел укытучылары, аеруча заман сулышын тоеп, укытуның инновацион алымнарын кулланып эшлиләр. Әлбәттә, ныклы тәҗрибәң булганда, традицион укыту алымнары кулланып та, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, ләкин без балаларда сөйләм телен үстерү процессын кызыклырак итеп оештыру өчен яңа алымнар куллану отышлырак булуын аңлыйбыз. Инглиз теле дәресләрендә интерактив такталар, тест үткәрә торган интерактив программалар белән эшләү, мультимедиа презентацияләре күрсәтү, проект методлары куллану – гадәти күренеш. Читтән торып укыту шартларында укытучыларыбыз дәресләрен цифрлаштырылган платформаларда оештыралар, балаларга кызыксынып уку өчен уңайлы шартлар тудыралар.
Гимназиядә чит тел укыту белән беррәттән дәрестән тыш чаралар да бик кызыклы һәм балаларга файдалы уза. Андый чараларда балалар төркемнәрдә бер-берсе белән аралашалар, сөйләшкәндә хата ясаудан курыкмыйлар. Үзебезнең генә традициябезгә әйләнгән бәйрәмнәребез, чараларыбыз бар. Яз көнне Шекспирның туган көненә туры китереп, Телләр көне кысаларында Шекспир марафоны үтә. Бу бәйрәмдә бер генә сыйныф та катнашмыйча калмый: төрле төстәге инглиз телле илләр флагын кисеп ясап флешмоб ясаучы икенче сыйныфлардан алып, бәйрәм соңында «Оратор почмагы»нда җитди чыгыш ясаучы, Шекспир әсәрләрен сәхнәләштерүче унберенче сыйныфларга кадәр. Ә инде Айгөл Мизхәт кызы авторлыгында «Drama Debate Festival» дигән төбәкара конкурс – җыр, сөйләм сәнгате әсәрләрен инглизчә башкаручылар өчен зур сынау үтү урыны.
Быел сөекле гимназиябезгә 30 ел тула. Тарих өчен, әлбәттә, бу – бик озак вакыт түгел. Ләкин шушы вакыт аралыгында без татарлыгыбызны оныттырмыйча, гореф-гадәтләребезне искәртә торып, укучыларга ана телебездә белем һәм тәрбия биреп эшләүче Әлмәт шәһәрендә бердәнбер уку йорты. Без бу миссиябез белән горурланабыз! Буыннар чылбыры өзелмәсен, өлкән буын мөгаллимнәрен татар җанлы яшьләр алмаштырсын! Юбилеең белән, гимназиям!
Шекспир марафонында.