Уен технологиясе элементларын куллану
№172
Роза СӘЛАХОВА,
Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк.Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, дәрестә уеннар куллану нәтиҗәле. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлеләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Уен кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора. Укытучы өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен яхшырак аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә: ул – «Рус телендә сөйләшүче балаларга ФДББС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану».
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып тора, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак була.
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементлары
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкара. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.
Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.
Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.
Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен алдан уйлап, башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту-тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү – ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.
Педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнүче фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:
– татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;
– укучыларның танып белү активлыгын арттыру;
– телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;
– укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.
Белем бирү технологияләре күптөрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән:
– укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр;
– уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр;
– уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр;
– халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.
Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.
Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:
– фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;
– нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;
– дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.);
– дәрестән тыш эшләр технологиясе.
Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур. Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк:
– хәрәкәтле уеннар;
– интеллектуаль уеннар;
– психологик уеннар;
– иҗтимагый уеннар.
Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин:
– дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән);
– тәрбияви уеннар;
– иҗади уеннар;
– коммуникатив уеннар.
Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә:
– предметлы уеннар;
– сюжетлы уеннар;
– рольле уеннар;
– эшлекле уеннар һ.б.
Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә:
– математик уеннар;
– химик уеннар;
– физик уеннар;
– экологик уеннар;
– музыкаль уеннар;
– әдәби уеннар;
– спорт уеннары һ.б.
Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия. Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә. Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Ә урта һәм югары мәктәп укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла.
ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе элементлары
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында куллану бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.
Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера:
– дидактик;
– тәрбияви;
– иҗади;
– коммуникатив уеннар.
Боларның барысы да федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә. Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә:
– предметлы;
– сюжетлы;
– рольле;
– – эшлекле уеннар.
Төрләре ягыннан уеннар тел өстәл, язма һәм хәрәкәтле була. Уен элементлары яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.
Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып тора. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итә. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннар
1. Фонетик һәм лексик уеннар.
Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин.
Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин.
Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.
Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар, яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырыша. Бу – иҗди хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.
Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итә. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерли. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин.
2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү уен элементлары.
Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Укучыларның әлеге сөйләм төренең көндәлек тормышта кирәклеген тоюы мөһим. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән таныша. Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш.
Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып тора. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.
Татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.
Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.