Тылсымлы сурәт

№ 134

(Гадәти булмаган алымнар кулланып,балаларны рәсем ясарга өйрәтү)

Алина ЗАРИПОВА,

Арчадагы 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Алымнар:

Шәм белән ясау алымы.

Бәрәңге белән ясау алымы.

Бурычлар:

1.Төрле сурәтләү материалларына кызыксыну уяту, алар белән әшләргә өйрәнү.

2.Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3.Ижади активлыкны, кул-бармак мускулларын үстерү.

4.Бер әшне башкарганда төрле материаллар куллана белергә өйрәтү.

Әшчәнлек барышы

Балалар, ярым түгәрәк ясап, басып торалар

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле,  бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!

Тәрбияче:Ә хәзер бер –беребез белән исәнләшик.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

Булдырдыгыз, балалар.

Балалар безгә кунакка кемдер килгән, ә кем икәнен белер өчен табышмакка жавап бирергә кирәк.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

Безгә кунакка аю Әппәс килгән икән.

Аның кулында хат була. Бу хатны ана  карандаш  тапшырган икән.

Хатны укыйбыз.

Исәнмесез минем кечкенә дусларым!!! Мин каләм остасы карандаш сезне тылсымлы «Рәсем» иленә чакырам. Бу илдә тылсымчылар яши .Безнең урамнардан  пумалалар йөри, ә карандашлар горур атлыйлар. Безнең илдә сезгә бик тә кызык булыр дип ышанабыз.

Тәрбияче: балалар нишләп бу ил  рәсем иле дип атала икән?

Ә сезнең кечкенә тылсымчылар  буласыгыз киләме?

Әгәр дә буласыгыз килсә, кузләрне йомдык та, тылсымлы сүзләрне минем арттан кабатлыйбыз:

Әфсем төфсем тфу тфу

Узең тирәли әйлән

Һәм кечкенә тылсымчыга әйлән

(Кузләрен ачалар, алар алдында колпаклар тора һәм шул колпакны кияләр.)

Димәк без сезнең белән тылсымлы рәсем иленә юл тотабыз. Ләкин балалар рәсем иленең юллары бик катлаулы. Ә анда эләгер өчен сезгә сынау үтәргә кирәк. Сез сынаулар үтәргә әзерме? Без бара торган тылсымлы рәсем илендә чәчәкләр  үсә икән.  Карандашның беләсе килә,  нинди чәчәкләр беләсез икән сез?

Чәчәкләр исемен әйтәләр.

Аланга барганчы бер уен уйнап алыйк әле.

Бармаклар уены.

Исәнмесез, балалар! (баш бармаклар селкенеп, «исәнләшәләр»)

Исәнмесез, дускайлар! (калган бармаклар селкенеп, «исәнләшәләр»)

Әйдә чыгыйк бакчага (бармакларны бөгеп, чакыру хәрәкәте)

Күңел ачып, уйнарга.

Аллы-гөлле күбәләкләр (ике кулны кушып, күбәләк канаты ясау )

Чәчәкләргә куналар:

Ак чәчәк, ал чәчәк, (бармакларның башын чеметеп, массаж ясау)

Сары чәчәк, күк чәчәк,

Ә монысы — кашкарый

Ул гел кояшка карый.

Шул чәчәкләр арасында (бармакларны тез өстендә йөгертү)

Йөгерешеп уйныйбыз.

Бердәм булгач, барыбыз (кул чабу)

Күңелле уеныбыз.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, без сезнең белән аланга килдек, ләкин аны кемдер сихерләгән.Ул бик тә күңелсез, төссез, ап-ак. Әйдәгез әле, аланны матур төсләргә бизибез. Сезнең өстәлләрдә моның өчен барлык әйберләр дә бар. Сезгә кәгазьләрне төрле төстәге буяуга буярга кирәк.

Аланда нәрсә барлыкка килде?Алар нинди төстә?

Безгә юлны дәвам итәргә кирәк.

Физкультминутка.

Аю килә

Аю килә, лап-лап.

Аю килә, лап-лап, (әкрен генә аю сымак атлап баралар)

Үләннәрне таптап.

-Аю, алай итмә син, (аюга бармак яныйлар,

Безнең белән уйна син. Аны уйнарга чакыралар)

Урыныңда тик торма,

Тыпыр-тыпыр тыпырда. (урыннарында тыпырдыйлар)

Аю бик арыган икән,

Тәмләп йокыга киткән. (чүгәлиләр, “йоклыйлар”)

-Аю, әйдә, тор инде,

Тагын бер уйныйк инде. (басып, кулларны чәбәклиләр)

Балалар минем кулымда тартма, ә анын эчендә нәрсә бар икән, әйдәгез, ачып карыйк әле. Бу бәрәңге гади түгел, аның белән рәсем ясап була. Әйдәгез әле, без бәрәңге ярдәмендә открытка ясыйбыз.

Бик матур булды, молодцы!!!

Сәяхәттән төркемгә кайту.

Сүзләрне кабатлау.

Сорауларга жавап биру.