Тылсымлы ком
Тылсымлы ком
Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНА,
Казандагы
178 нче билингваль
балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– балаларның комның үзлекләре турында күзаллауларын формалаштыру;
– балаларның тактиль тәҗрибәсен баету;
– кулларның вак моторикасын үстерү;
– сөйләм активлыгын, игътибарны үстерү;
– яңа тәэсирләр белән бәйле уңай хис-кичерешләр уяту.
Бурыч:
– сөйләмне, фикерләүне, игътибарны, күзәтүчәнлекне үстерү;
– сүзлек запасын баетырга.
Материал: һәр балага поднослар, кинетик ком, уенчык персонаж – Динозавр, Динозаврлар салынган бомбочкалар җыелмасы, стакан су, салфеткалар.
(Ком салфетка белән капланган.)
Тәрбияче.
Түгәрәккә тезелеп
Уйныйбыз һәм көләбез.
Тирә-юньгә елмаеп,
Хәерле көн, диябез.
Хәерле иртә, нәни дусларым!
Нәни дусларым, карагыз әле, безнең дәрескә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Килгән кунаклар нәни дусларыбызның балалар бакчасында нинди кызыклы эшләр белән шөгыльләнүләрен белергә килгәннәр. Әйдәгез, аларга үз һөнәрләребезне күрсәтик. Килештекме?
Хәзер өстәл янына матур гына, әкрен генә үтәбез, урындыкларыбызга утырабыз. Ой! Кемдер безгә ишек шакый, кем килгән икән, карыйк әле. Балалар, безгә тагын бер кунак килгән бит, кемнең койрыгы күренеп тора икән? Бу бит Динозавр!
Динозаврик безгә кунакка килгән һәм, сезгә сюрприз әзерләп килдем, ди. Салфетка астына нәрсә яшерелгән икән? Карыйсыгыз киләме?
Балалар, бу нәрсә? Дөрес, бу – ком. Ләкин Динозаврик безгә бу ком гади түгел, ә тылсымлы дип әйтә. Һәм без бу тылсымлы ком белән уйнаячакбыз.
Ком белән уйный башлар алдыннан, Динозавр безгә нәрсәдер әйтергә тели. Тыңлап китик әле.
(Тәрбияче Динозаврик исеменнән кагыйдәләрне әйтә.)
Хәзер, дуслар, сөйлим сезгә
Гап-гади кагыйдәләр.
Ком белән уйнаганда,
Алар бик тә кирәкләр.
Комны кулыңа алсаң,
Тәртип булсын уеңда.
Бер-береңне хөрмәт итеп
Кирәк, дуслар, уйнарга.
Капма, йотма, ашама,
Комны ашау ярамый.
Комлыктан ком таратып,
Тәртиплеләр уйнамый.
Пөхтә итеп уйныйбыз,
Зурлар сүзен тыңлыйбыз.
Уен беткәч күңелле,
Ни эшләргә билгеле:
Кулга сабын алабыз,
Чиста итеп юабыз.
Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Динозавр, хәзер балалар ком белән уйнаганда, үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләләр. Ә хәзер, әйдәгез, ком белән танышыйк. Аның белән уйнарга телисезме?
Бармаклы гимнастика
Максаты: вак һәм гомуми моториканы үстерү.
Нәни дуслар, сезнең белән
Уенны без башлыйбыз.
Кулны комга куябыз,
Шапылдатып алабыз.
Уң һәм сул кул белән
Комны учта изәбез.
Чиста итеп уйныйсын
Без, әлбәттә, беләбез.
Бармаклар белән комнан
Зур аралар кичәбез.
Юлда талгач бармаклар,
Туктап ял итәбез.
Бер-беребезгә карап,
Рәхмәт сүзен әйтәбез.
«Тәмле пәрәмәч пешерәм» уены
Максат: кинетик комның үзлекләре белән танышу, хәрәкәтләр координациясен үстерү, кулларның моторикасын үстерү, зур, кечкенә төшенчәләр белән танышабыз.
Тәрбияче. Балалар, безнең Динозаврикның тамагы ачып килгән, әйдәгез, аны берәр нәрсә белән сыйлыйбыз? Динозаврикның пәрәмәч ашыйсы килгән! Әйдәгез, комнан пәрәмәч ясыйбыз!
Ә хәзер дуслар бергәләп
Алып комны учларга,
Керешәбез сезнең белән
Йомры күмәч ясарга,
Ясадык без күмәчне,
Эшкә бик тиз керешкәч,
Килеп чыкты пәрәмәч.
Динозавр, сиңа пәрәмәчләр ошадымы?
– Бик тәмле булган, рәхмәт, сабыйлар!
Сез Динозаврик өчен нинди искиткеч пәрәмәчләр ясагансыз, барыгызга да афәрин. (Баланың исеме), иң зур пәрәмәч кайда? Кемдә иң кечкенә пәрәмәч килеп чыккан?
(Пәрәмәчләрне зурлыгы буенча тезәбез.)
Әйдәгез, пәрәмәчләрне тәлинкәгә салыйк, Динозаврикның дусларын сыйлыйсы килә икән.
«Динозаврикка үз дусларын табарга ярдәм итү» уены
Максат: тактиль тойгыларны, вак моториканы үстерү, предметларны (уенчыкларны) тасвирлый белүне үстерү.
Тәрбияче. Тик менә бәла, Динозаврлар барысы да дуслар, үзләренең түгәрәк бомбочка өйләренә качканнар, һәм без аларны пәрәмәч белән чәй эчәргә чакыра алмыйбыз. Кая качканнар икән соң алар? Алар безнең белән комда качышлы уйныйлар! Әйдәгез, аларны үзебезнең тылсымлы комда эзлик.
(Балалар бомбочка табалар.)
Балалар, әйдәгез, Динозаврларга өйләреннән чыгарга ярдәм итик. Бомбочкаларны алыгыз да сулы стаканнарга салыгыз. Нинди матурлык бит! Ә менә безнең Динозаврлар…
Нинди уңганнар сез, нәни дусларым!
Тәрбияче. Хәзер, балалар, Динозаврикка һәм аның дусларына өйләренә кайтырга вакыт.
Йомгаклау өлеше. Балалар, сезгә уйнау ошадымы? Сезгә кунакка кем килде? Без нишләдек?
Әйдәгез, Динозаврикка һәм килгән кунакларга рәхмәт әйтик һәм саубуллашыйк.
Саубуллашканда кул селтибез, бергәләп: «Хушыгыз, Динозавриклар», – дибез.