“Тылсымлы аксакал”

23 февраль –Бакый  Урманчены искә алу көне

(Күренекле рәссам Бакый Урманче иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара. V–VIII сыйныфлар өчен)

Гүзәл ИСЛАМХУҖИНА,

Түбән Камадагы  29 нчы урта мәктәпнең  югары квалификация категорияле рәсем укытучысы

Максат:

          1. Балаларны рәссам Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

           2. Укучыларда татар халкының күренекле шәхесләренә, сынлы сәнгатькә кызыксыну уяту.

3. Үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, музыка, микрофон, укучылар тарафыннан ясалган рәсемнәр күргәзмәсе.

(Чарага әзерләнү эшләре алдан алып барыла.)                                                    

Кичә барышы

Бер милләтнең бөеклеге

 халкының саны белән түгел,

акыл ияләренең таланты һәм

 бөек шәхесләренең күплеге белән билгеләнә.

                                                                                                    Виктор Гюго

1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар һәм укытучылар! Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманче иҗаты белән якыннанрак танышуга багышланган чарабызны башлыйбыз. Нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог Бакый Урманче татар сынлы сәнгатенә нигез салучы буларак мәгълүм шәхес. Ул тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иҗат иткән. Аның 100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләре бар.

Безнең шәһәрдә аның исемен йөртүче мәктәп, урам бар.

         – Кем cоң ул Бакый Урманче? Без аның турында нәрсәләр беләбез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

(Шушы мәктәп укучысы Гаязов Динарның Бакый Урманчега багышлап языган шигыре укыла.)                                    

                    × × ×                                              

Халык әйтә: “Гомер бакый,” – диеп,

“Бакый” сүзе ул бит мәңгелек.

Бакый, Бакый… Даһи кешебезгә

Кушканнар бит аны бик белеп.

Гомер юлы булган сикәлтәле,

Кимсеткәннәр, яла якканнар.

Гаепсезгә “Халык дошманы”, дип

Зинданнарга кертеп япканннар.

Сынчы, рәссам, шагыйрь дә булган ул,

Моңлы итеп җырлар җырлаган.

Үзе яшәсә дә кимсетелеп,

Гомер буе халкын зурлаган.

Халык аның үзен зурлый бүген,

Ул бүген дә безнең хәтердә!

Күңелләрдә мәңге сакланыр ул, –

Онытылмас Бакый мәңгегә!

  • · Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез.

                                                                                              Нәкый Исәнбәт

2 нче алып баручы. Бакый Урманче дистәләгән һөнәр иясе: рәссам, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, укытучы… Аның сәләтләрен санап бетерү мөмкин түгел. Уникаль сәләткә ия булган әлеге шәхес матур, көчле баритон тавыш белән җырлаган һәм искиткеч матур итеп скрипкада уйнаган! Ул 93 яшькә чаклы яшәп бик күп сәнгать әсәрләре иҗат итеп калдырган. Алар арасында 3000 нән артык график эшләре, 300 дән күбрәк картиналары (нәкыш) һәм 100 дән артык скульптура эшләре бар. Инглиз, француз, алман телләрендә укый-сөйләшә алган. (Музыкаль фон: “Курай – Сибай” башкорт халык көе.)

1 нче алып баручы. Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә, хәзерге Буа районы Күл Черкене Авылында, мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Беренче малайларына әти-әнисе Габделбакый дигән матур исем кушалар. Аның тагын өч апасы, өч сеңлесе һәм ике энесе булган.

Әнисе дә, апалары да, башка татар хатын-кызлары кебек, чигү-тегү эшләрен яратканнар. Өйдә һәрнәрсә чигү белән бизәлгән булган. Бабасы Хәсән Урманче да җеп, тукыма буяучы булган. Җыр-бәеткә оста әбисе, буяучы бабасы, нәкышче әнисе аңа кече яшьтән үк гүзәллеккә соклану тойгысы уятканнар. Бакый үзе дә, кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан. 6 яшьлек Бакый, осталар ярдәмендә, скрипка ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә. (Скрипкада “Тәфтилләү”(Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) көе уйнала.)

2 нче алып баручы. Ә менә җырга булган сәләте, Бакыйның күпкә алдан ачыла. Аның замандашлары, Урманче рәсем сәнгатенә кереп китмәсә, җырчы булыр иде, диләр. Бакый Урманче баянга кушылып җырларга ярата.(Укучылар М.Фәйзи сүзләренә язылган “Галиябану” җырын башкара.)

1 нче алып баручы. 1907 елда 10 яшьлек Габделбакый Казанга, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Әтисе улын укымышлы мулла итәргә тели, ләкин аның рәсем серләрен беләсе, сәнгать мәктәбендә укыйсы килә. Әмма мәдрәсәдә рәсем дәресләре уздырылмый, ә сәнгать мәктәбенә татар авылыннан килгән малайны якын да җибәрмиләр. 1914 елга кадәр шушы мәдрәсәдә белем ала. Мәдрәсәне тәмамлагач, әти-әнисенә ярдәм итәргә теләп, Донбасс, Кузбасс шахталарында, Урал заводларында эшли, Тамбов авылларында балалар укыта. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда, крестьян балаларын укытып йөргән җиреннән армиягә алына. Казахстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала.

Шушы вакыттагы аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шамаилләр, рәсем сәнгатен һәм башкаларны үз эченә ала. Шул еллардагы ике революция җиле аны кабат Казанга алып кайта. Монда наркомга эшкә урнаша, шул ук вакытта лозунглар язу белән дә шөгыльләнә.

2 нче алып баручы. 1918 елда, Бакый Урманченың хыялы тормышка аша. Глазов шәһәрендә, укытучы булып эшли башлагач, ул рәсем дәресләре ала һәм акварель белән беренче этюдлар яза. (“Сары күлмәкле кыз”, “Сепоратор янында”, “Бикбулатов портреты”, “Кичү”, “Юкәләр саргая”, “Соңгы яфраклар”, “Кышкы иртә”.)

Ниһаять, 1919 елда ул Казан сәнгать мәктәбенең скульптура бүлегенә укырга керә. 1920 елда, аның сәләтен күреп алып, Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Берьюлы ике факультетта укып, нәкыш һәм уем-сын һөнәре серләре үзләштерә. Шулай ук өстәмә француз телен дә өйрәнә башлый.

1926 елда Мәскәүнең сәнгать-техника институтын тәмамлап, Казанга кайта. Монда аның иҗади эшчәнлеге башлана. Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлый.

1 нче алып баручы:

1926–1929 елларда Казанның сәнгать мәктәбен җитәкли. Узган гасырның 30 нчы еллар репрессиясе аңа да кагылып үтә. Бу елларда гарәп алфавитын алыштыралар. Алар алфавит үзгәрсә, татар культурасы үзенең элекке культурасыннан, тарихи тамырларыннан аерылачак дип Сталинга хат язалар. Хатка Бакый Урманче да кул куя. Соңрак аларны милләтчелектә гаепләп, гарәп алфавитын алыштырырга каршы булган дип кулга алалар, Соловецк утравындагы (Ак диңгездә) лагерьга җибәрәләр. Төрле авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә ул үзенең иҗат эшен ташламый. (Соловецк утравы күренеше”.)

          (“Бөркетләр” ансабле башкаруында “Ай былбылым” җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Азат ителгәннән соң ул Казанга кайта, әмма биредә ул һөнәре буенча эш таба алмый. Аннары Мәскәүгә китә. Анда аның эшләре күргәзмәләргә (1933–1934 еллар) куела, “Творчество” журналы һәм “Комсомольская правда” газеталарында фоторәсемнәре урнаштырыла.

1941–1958 елларда Бакый Урманче Урта Азиядә яши. Шушы елларада ул (Казахстанда, Үзбәкстанда) нәкыш, график эшләре, шамаилләр остасы, скульптор һәм педагог булып таныла. Аның бу елларда “Җәмбүл”, “Абай”, “Мөхтәр Ауэзов”,” Академик “К.И.Сатпаев”, “Н.В.Павлов” портретлары, “Виноград җыю”, “Тын табигать”, “Абай юртада”, “Скрипкачы” һ.б. картиналары барлыкка килә.

Казанга кайту турында ул хыяллана да алмый. Ә туган якларын, Казанны Бакый Урманче бик сагына. Сәмәркандта үзенең якташы Али Юнусов белән очрашкач, үзенең сагынуын шигъри юлларда чагылдыра. (“Искә алу” дигән шигыре укыла.)

1 нче алып баручы. Тик кайда гына йөрмәсен, иҗат итүдән бер генә мизгелгә дә туктамый Урманче. Аны интернациональ рәссамчы дип атыйлар. Чит  җирләрнең табигатен дисеңме, башкорт, үзбәк, казак халыкларының бөек шәхесләрен дисеңме, барысын яратып кабул итә, алар турында иллаһи әсәрләр тудыра.

1958 елда, алтмышын узган рәссам чын ирек алып, туган иленә кайту бәхетенә ирешә. Казанга кайту шатлыгы, яшьлек дәрте белән ашкынып эшкә чума һәм гомеренең соңгы утыз елында барлык хезмәтләренең 90% ын башкара.  

Иң башта Бакый Урманче скульптура эшләренә керешә. Уралдан ак мәрмәр кайттарттырып, остаханәсе булмаган көйгә, шәһәрнең төрле почмакларында ап-ак мәрмәрдән Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, Дәрдемәнд, М.Җәлил, К.Насыйри, Кол Гали, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич һ.б. портретларын эшли. (Кызлар вокаль ансамбле “Уракчы кыз” дигән татар халык җырын башкара.) 

2 нче алып баручы. Туган ягына кайту белән, Урманченың таланты яңа көч ала. Берсеннән-берсе гүзәл, могҗизалы әсәрләр иҗат итә. Аларның берсе – “Сөембикә”. Икенчесе Арча районындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей-комплексы. (Фотолар  күрсәтелә.) Болардан тыш Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенә 100 дән артык иллюстрация ясый.

(“Шүрәле” поэмасыннан өзеп укыла.)

Бакый Урманченың “Язгы моңнар”, “Студентка Гөлсинә”, “Сазут”, “Нәфисә”, “Сагыш”, “Чәчәкләр”, “Урал тау әргәсендә”, “Салтын болыны” дип аталган эшләре дә шул елларда иҗат ителә.

Дистәләрчә портретлар, йөзләгән этюд, пейзаж, костюм эскизлары, тын табигать (натюрмортны ул шулай атый) дип аталган хезмәтләре һаман ишәя, берсен-берсе тулыландыра тора.

1 нче алып баручы. Бакый Урманче 1990 елда 93 яшендә вафат була. Ул Казан шәһәренең Яңа бистәдәге татар зиратына җирләнә.

1999 елда рәссам-скульптор истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан Казанның Щапов урамында Бакый Урманче музее ачыла.

Бүген дә аның әсәрләре күргәзмәләрдә урын ала, картиналары һәм сыннары илебезнең күп музейларына куела, аның тарафыннан иҗат ителгән һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи.

Безнең шәһәребездә дә аның исеме мәңгеләштерелде. Иң матур урамнарыбызның берсенә Бакый Урманче исеме бирелде һәм 2 нче татар гимназиясе дә аның исемен йөртә. Без бу исемгә лаек булып, укуда да, сәнгатьтә дә, спортта да, фәнни эшләрдә дә зур уңышларга ирешәбез.

Киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез.

Кулланылган әдәбият

  1.  Баки Урманче (Альбом. Составили авторы К. Миннибаев и Ф. Ахметова). – Казань. – 1982.
  2. Бакый Урманчега 90 яшь. Мәкаләләр. – Казан утлары. – 1987.
  3. Валеева Д. Все богатства палитры. Цвети, мой Татарстан. – Казань. – 1980.
  4. Искусство, рожденное Октябрем (О творчестве народного художника Татарии Б.Урманче). – Казань. – 1989.
  5. Новицкий А. Зирәклек һәм камиллек гадилеге. – Казан утлары. – 1977.
  6. Новицкий А. Искусство Баки Урманче. – Искусство. – 1986.
  7. Әхмәтова Ф. Замандашлык. – Азат хатыны. – 1986.
  8. Новицкий А. Баки Урманче. – Казан утлары. – 1994.
  9. Духовный мир Баки Урманче. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2005.
  10. Миннибаев К., Ахметова Ф.  Баки Урманче. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1982.