Тукталышлар
Тукталышлар
Нурфия ӘХМӘТШИНА,
Арчадагы 9 нчы балалар бакчасының
татар теленә өйрәтү тәрбиячесе
Аннотация. Әдәплелек темасы буенча шөгыль конспекты зурлар төркеме өчен төзелгән. Шөгыль театрга сәяхәт итү формасында уза. Тукталышлардагы биремнәр тәрбияви характерда.
Максат: Халык авыз иҗаты аша балаларга әдәплелек, тәрбиялелек, игелеклелек төшенчәләрен аңлату.
Бурычлар:
– балаларда әдәплелек турында күзаллау булдыру;
– тәртипле, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү;
– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.
– сөйләм телен устерү.
Җиһазлау: чакыру кәгазе, курчак театры
Шөгыль барышы.
Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар!
Матур булсын көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне
Дөрес, матур утырыйк,
Шөгыльдә җавап бирик.
Балалар, булыйк һәрчак әдәпле дибез, әдәпле булу нәрсә дигән сүз соң ул?
Балаларның җаваплары.
Бик дөрес. Әдәпле булу ул – тәртипле, итагәтле, матур итеп сөйләшүче, башкаларга игтибарлы була.
Дусларым, миңа бүген хат ташучы апа конверт бирде. Әйдәгез бергә карыйк әле, нәрсә икән анда?
Балалар, бу бит чакыру! Безне курчак театрына тамаша карарга чакыралар. Барабызмы? Ә без театрда үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен беләбезме соң? Балаларның җаваплары.
Бик дөрес әйттегез дусларым. Афәрин! Театрга без җәяү бара алмыйбыз, әйдәгез автобус белән барабыз. Транспортта үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик әле.
Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез сәяхәтебезгә кузгалыйк. Автобуска кереп урындыкларга утырышыгыз.
Сәяхәтәбез күңеллерәк булсын өчен җырлап барыйк.
Карагыз, карагыз,
Театрга барабыз.
Театрга барабыз,
Күңел ачып кайтабыз.
Балалар, беренче тукталыш “Мәкальләр” тукталышы. Әдәплелек, тыйнаклык турында нинди мәкальләр беләбез, әйдәгез искә төшереп китик әле.
Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.
Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.
Әдәп башы – тел.
Әшәке кешенең теле ачы.
Инсафлының теле саф.
Татлы тел тимер капканы ачар.
Теле татлының дусты күп.
Кешенең сүзен өзмә.
Кунак булсаң – тыйнак бул.
Афәрин балалар, әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Балалар урындыкларга утыралар.
Ситуация: автобуска бер тәрбияче керә: Мин дә сезнең белән барыйм әле, киләсе тукталышта төшеп калырмын. (Берәр бала торып урын бирергә тиеш була)
Икенче тукталыш “Уен” тукталышы.
Әйдәгез бер ял итеп, күңел ачып алыйк. Уен
Урыннарга утырдык, сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Өченче тукталыш “Тәмле” тукталышы. Балалар менә монда туңдырма саталар икән, ләкин сатучысы юк, язуы бар: Туңдырма аласыгыз килсә берәр матур сүз әйтергә кирәк. Балалар, без матур, тәмле сүзләр беләбезме, әйдәгез тәртипле генә чиратка басыгыз һәм матур сүз әйткән кешегә берәр туңдырма. Булдырдыгыз балалар, менә бит, матур сүзләр белгәч тәмле туңдырма да булды. Ләкин туңдырманы транспортта ашап барырга ярыймы, театрда ашап утырырга ярыймы, әлбәттә юк, димәк бакчага кайткач ашыйбыз, сез ризамы?
Әйдәгез, урыннарга утырыштык, юлыбызны дәвам итәбез.
Соңгы тукталыш “Театр” тукталышы.
Курчак театры күрсәтелә.
Балалар, әйдәгез автобуска утырып, бакчабызга кайтабыз инде.
Йомгаклау.
Балалар, без нәрсә дигән театр карадык?
Ул безне нәсәгә өйрәтте?
Сезгә безнең сәяхәтебез ошадымы?
Ә кайсы тукталыш күбрәк ошады?