Тукай – безнең күңелләрдә

 

(Бәйрәм сценарие)

Айгөл ГЫЙЗЗӘТОВА,

Балык Бистәсендәге «Йолдыз» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат: Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү;

үстерелешле: әкиятләр ярдәмендә балаларда матурлыкны күрә белү, яхшылыкка өйрәнү, шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләрен үстерү;

белем бирүдә: балаларның сүз запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә – Тукай портреты, жыйнак кына, милли бизәкләр белән бизәлгән татар авылы өеннән бер күренеш (өстәл, бишек, сандык, авыл миче). Уң якта – урман аланы (агачлар, бүрәнә, төрле җәнлекләр) һәм сул якта күл күренеше (төнбоек чәчәге, камышлык). (Өстәл артында Булат исемле малай дәрес хәзерләп утыра. Әби керә.)

Әби. Әй, улым, бигрәк озак утырдың, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле?

Булат. Булды, әбием, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем (китапны ябып әбисенә бирә), карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы? (Сәхнә уртасына барып, матур итеп баса.)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Беләсеңме, әбием, кем аны язган?

Әби. Белмичә инде, улым, Мин дә Г.Тукай шигырьләрен ятлап, күңелем түре аша  уздырып үскән бала идем бит.

Булат. Әбием, беләсеңме бүген нинди көн?

Әби. Нинди, улым?

Булат. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне.

Әби. Әйе, шул, балам. Әнә «Йолдыз» балалар бакчасында балалар да шул уңайдан җыелганар. Бар, улым, син дә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап кайт. Сеңлең Зөһрәне дә алып бар. Кайда йөри икән ул кызый: Зөһрә, Зөһрә дим! (Әби белән Булат сәхнәдән чыгып китәләр. Сәхнәгә Зөһрә белән күбәләк килеп керәләр.)

Зөһрә кыз. Нинди матур күбәләк!

(«Бала белән күбәләк» җыры.)

– Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

– Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Күбәләк очып чыгып китә. Булат сәхнәгә керә.)

Зөһрә кыз. Абыем, син матур итеп киенеп, кая барырга җыендың ул?

Булат. Зөһрә, әйдә, Г.Тукайга багышланган бәйрәм кичәсенә барабыз, җырлап-биеп, уеннарда катнашып, күңел ачып кайтабыз. (Балалар янына барып утыралар. Салмак кына «Туган тел» көе яңгырый.)

Алып баручы.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – “Туган тел”.

Алып баручы. Исәнмесез балалар, бүген бездә зур бәйрәм, без, сезнең белән бергәләп, Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, бәйрәмгә җыелдык.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, табигать йөкыдан уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Ул дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп калган, шулай булуга да карамастан, буыннан-буынга мәңге онытылмаслык рухи байлык калдырып киткән. Аның шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, әкиятләрен укып, матурлыкны тоярга, яшәүнең кадерен белергә өйрәнәбез.

Һәр елны бакчабызда шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби кичәләр уздырабыз. Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.

Бүген дә язучының яраткан шигырьләрен сөйләрбез, җырларын җырларбыз, әкиятләреннән өзекләр карарбыз. (Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр «Тукай абый» җырын башкара.)

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

И туган тел, и матур тел!

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

И туган тел, и матур тел.

(Музыка. Чит тавышлар ишетелә.)

Алып баручы. Балалар, ишетәсезме: кемнәрдер килә түгелме соң? Карагыз әле, бу бит Габдулла Тукай әкиятләрендәге Су анасы белән Шүрәле. Ник бу кадәр тавышланалар икән алар? Әйдәгез, без аларны үзебезнең бәйрәмгә чакырыйк. (Музыка астында Су анасы һәм Шүрәле керә.)

Су анасы. Балакайлар, исәнмесез, сез мине таныйсызмы? Тукай әкиятеннән булам мин, мәшһүр Су анасы.

Шүрәле. Беләләр инде, күптәннән белә алар сине, исләре бик китте, ди.

Алып баручы. Туктагыз әле, Су анасы, Шүрәле! Сез нишләп тавышланасыз? Алай ярамый бит, бездә бүген бәйрәм, калыгыз бездә кунакта.

Шүрәле. Кунакка дип килмәдек, менә әйтегез әле, безнең кайсыбыз иң кызыклы, иң әһәмиятле әкият каһарманы соң? Шуны бүлешә алмыйбыз.

Балалар. Сез икегез дә безгә якын. Бик яратып укыйбыз сезне.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Шүрәле белән уен уйнап алабыз. Уеннын исеме – “Шүрәле”. (Уртанчылар төркеме белән) “Шүрәле” уены уйнала.)

Син уртада,

Без кырыйда әйләнәбез, Шүрәле.

Син ни кылансаң, ни эшләсәң,

Без дә эшләрбез шулай.

Шүрәле. Булдырдыгыз, балалар, сезнең белән бик күңелле, хәзер җырлап та алыгыз инде. Ә мин бәйрәмдә утырып, сезне күзәтеп торырмын. (Зурлар төркеме “Шүрәле” җырын җырлый.)

Ачуланган, турсайган –

Шүрәлене күр әле

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Кушымта

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит

Теге хәлне сөйләле.

Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле

Кытыклап кара безне

Алып баручы. Су анасының да уйныйсы килә бит. Су анасы, кызларны чакыр әле.

“Без-без, без идек” татар халык уены

(Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр.)

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал каптык,

Кап та коп, авызыңны ач та йом!

(Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып,күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии һ.б.)

Алып баручы. Менә бит ничек күңелле уеннар уйнадык, булдырдыгыз, афәрин.

Су анасы. Рәхмәт сезгә, балалар, бик күңелле бәйрәм итәсез. Кая былтыр минем алтын тарагымны урлаган малай бүген биредәме соң? (Бер малай балалар арасыннан чыга.)

Малай. Гафу ит мине, Су анасы. Башка беркайчан да сорамыйча кеше әйберенә тимәм.

Су анасы. Яхшы, үзең болай чын күңелдән сорагач, мин сине кичерәм. (Малайны кочаклап ала.)

(Музыка астында Сарык белән Кәҗә чыга.)

Сарык. Бә-ә-ә.

Кәҗә. Мә-ә-ә. Кая килеп эләктек без, Сарык? Мә-ә-ә.

Сарык. Балалар җыелгач, бәйрәмгә инде, Кәҗә дустым.

Алып баручы. Әйе, бездә бүген бәйрәм. Г.Тукайның туган көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Сез бит Тукай әкиятеннән “Кәҗә белән Сарык”?

Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган

Асраганнар бер Кәҗә берлә Сарык,

Болар булганнар берсеннән дә берсе арык.

Сарык. Әйе, без инде ул – берсеннән-берсе арык. Без дә сезнең бәйрәмдә калсак ярыймы соң?

Алып баручы. Сезнең дә бәйрәм ул, калыгыз, бергә-бергә уеннар уйнап, күңел ачырбыз.

Балалар, әйдәгез әле, уен уйнап алыйк. (Зурлар төркеме белән.) Кәҗә белән Сарык, сез дә кушылыгыз. Урындык кырыенда музыкага биеп йөрисез дә, музыка туктагач, һәрберегез үзенә буш урындык табарга тиеш. Урынсыз калган бала уеннан чыга.

“Буш урын” татар халык уены

Алып баручы. Хәзер инде шигырьләр дә сөйлик, рәхим итеп тыңлагыз.

1 нче бала.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

2 нче бала.

Апрель җитсә исемеңне

Җырыңа куша тургай,

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай.

3 нче бала.

Тукай абый әкиятләрен

Яратабыз, тыңлыйбыз.

“Туган тел”ен, “Әллүки”ен

Көйгә салып җырлыйбыз.

4 нче бала.

Шундый серле әкиятләре

Куркыталар да хәтта.

Ләкин алар һәрвакытта

Яшиләр әкияттә.

(Сәхнәгә Акбай йөгереп чыга, уйный, тәгәри, биеп тә ала. Малай чыга. «Кызыклы шәкерт» шигырен башкаралар.)

Малай.

Әй, Акбай, тукта әле, чапма.

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Алып баручы. Махсус бүгенге бәйрәмгә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары “Бишек җыры”н әзерләделәр, каршы алыйк үзләрен. (Кызлар, курчакларын тотып, бишек җыры башкара.)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Алып баручы. Рәхмәт, кичәбез бик күңелле узды. Ә хәзер без аны Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамларбыз. (Барлык катнашучылар да, басып, “Туган тел”  җырын башкаралар.)