Тукай абый бүләге
№50
(Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен күңел ачу кичәсе)
Гөлнас БӘДРИЕВА,
Биектау авылының “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе
Елена ФАЗЛЫЕВА,
Биектау авылының “Бәләкәч” балалар бакчасы музыка җитәкчесе
Катнашалар:
Алып баручы.
Былтыр.
Шүрәле.
Күбәләк.
Су анасы.
Малай.
Әни.
Алмагач.
Кояш
Малай.
Җиһазлау: матур тартма, уен өчен рәсемнәр, проектор, экран, 2 мольберт; Шүрәле, Былтыр, Су анасы, малай, әни, күбәләк, алмагач, сандугач, кояш костюмнары.
Зал түрендә чәчәкләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты. Залда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары утыра. “Туган тел” көе яңгырый.
Алып баручы.
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм – әнкәмнең теле! –
Бу юлларны ишеткәндә,
Җырлый татар күңеле.
“Туган тел” җыры башкарыла. Беренче куплетны алып баручы җырлый, икенчесен – балалар белән бергәләп.
Былтыр керә.
Былтыр. Исәнмесез, балалар! Мин соңга калмадым бугай.
Алып баручы. Вакытында килеп җиттең. Беләсеңме, Былтыр, безнең балалар бакчасында балалар Г.Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен бик яраталар. Шул уңайдан бәйрәм кичәсенә җыелдылар.
Былтыр. Бигрәк шәп булган! Мин дә Г.Тукай әсәрләре геройларын бәйрәмгә чакырдым. Әле берәү дә килмәдеме? Ә минем дустым, Шүрәле, кайда соң? Шүрәле!!!
Шүрәле. Киләм! Киләм!
Шүрәле керә, кулында матур тартма, Былтыр Шүрәлене кочаклый.
Алып баручы. Сез чынлап та дуслармы?
Былтыр. Әйе! Безнең әкият язылганга бик күп еллар бит инде, шул вакыт эчендә без дуслашырга өлгердек.
Алып баручы. Шүрәле, синең тартмаң бик матур икән.
Шүрәле. Ханым, бу – сюрприз! Әзрәктән соң без аны ачып карарбыз. Гөлкәем, беләсезме, мин, монда юл тотканда, бер төркем балалар очраттым. Аларда бәйрәмгә ашыгалар иде. Әйдәгез, каршы алыйк үзләрен. (Кул чабып каршы алалар.)
Уртанчылар төркеме балалары керә.
1 бала.
Илдә кояш, җирдә кояш!
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм!
2 бала. Апрель җитсә, исемен
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы ул –
Нурлы Габдулла Тукай!
3 бала.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел” не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
4 бала.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барсы да.
Алып баручы. Чынлап та, Габдулла Тукай шигырьләре бәхетле балалар булып үсәргә ярдәм итә.
“Күңелле балачак” җырын (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре) башкаралар.
Алып баручы. Г.Тукай үзенең балалык елларының бер өлешен Кырлай авылында уздыра. Шул елларны ул иң күңелле, иң бәхетле вакытлар буларак искә ала. Ул Кырлайның табигатенә, авылны урап алган серле урманга, саф сулы инешенә гашыйк була. Кечкенә Тукай халык җырларын тыңларга, балалар белән төрле уеннар уйнарга бик ярата. Хәзер шундый уеннарның берсен – “Яшерәм яулык” уенын сезгә дә уйнарга тәкъдим итәм.
Былтыр. Шүрәле, әйдә, баларны уйнарга өйрәтик әле.
“Яшерәм яулык” уены үткәрелә.
Яшерәм яулык, яшерәм яулык
Яшел каен астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Иптәшләрем янында.
Уеннан соң балалар урыннарына утыралар.
Алып баручы. Шүрәле! Син тартмаң турында онытмадыңмы соң? Аның эчендә нәрсә бар икәнен бик беләсебез килә.
Шүрәле. Хәзер, хәзер… (Тартманы ачып карый.) Һай-һай-һай! Нишләргә инде? Тартма эчендә барлык әкият буталып беткән. (Идәнгә рәсемнәр тезә.) Балалар, сезнең ярдәмегез кирәк булыр.
Алып баручы. Шүрәле, аптырама, булышырбыз.
“Рәсемнәрнең парын тап” уены үткәрелә.
Шүрәле – бүрәнә
Су анасы – алтын тарак
Бала – Күбәләк
Малай – Акбай
Кәҗә – үлән
Сарык – бүре башы
Шүрәле һәм Былтыр экранда җавапларның дөреслеген тикшерәләр.
Былтыр. Балалар, әйтегез әле, Су анасының алтын тарагын өйгә алып кайткач, малайны әнисе нишләткән? Хәзер сезгә “Су анасы” әкиятеннән өзек карарга тәкъдим итәм.
Зурлар төркеме балалары “Су анасы” әкиятеннән өзек күрсәтә.
Күңелле татар көе яңгырый, Шүрәле күбәләк тотмакчы була.
Былтыр. Шүрәле, нәрсә булды, нишләвең бу?
Шүрәле. Беләсеңме, Былтыр, монда әле генә шундый матур күбәләк очып йөрде, шуны тотмакчы идем. Ә-ә-ә, менә ул! (Күбәләк киемендәге кыз бала янына килә.)
Алып баручы. Тукта әле, Шүрәле! Тотма син ул күбәләкләрне. Алар нибары бер көн генә яшиләр һәм җиргә матурлык алып киләләр.
Күбәләк.
Мин торам кырларда,
Болында, урманда:
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Уртанчылар төркеме балалары “Күбәләкләр” биюен башкаралар.
Былтыр. Шүрәле, мин дә балалар өчен бирмнәр әзерләп куйган идем. Ничек уйлыйсың, булдыра алырлармы икән?
Шүрәле. Булдыра! Нишләп булдырмасын?
Былтыр. Мин сезгә берничә табышмак әйтәм, дөрес җавап бирсәгез, җаваплар экранга да чыгар.
Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта. (Кояш)
“Алма” – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (Алма)
Курайсыз да көй чыгара,
Бар да тыңлап хәйран кала. (Сандугач)
Экранга кояш, алмагач һәм сандугач рәсемнәре чыга.
Былтыр. Менә шигырьнең геройлары да, каршы алыгыз.
Мәктәп әзерлек төркеме балалары “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә инсценировка күрсәтәләр.
Экранга малай һәм төрле хайван рәсемнәре чыгарыла.
Шүрәле. (Экранга карап тора.) Кызык, бик кызык, бу малай кемгә киңәш, күрсәтмә бирә икән?
Алып баручы. Балалар, сезнең алдыгызда уен. Фрагментлардан тулы картина җыярга кирәк. Шул чагында малайның кемне өйрәтүен белербез. Ә безгә зурлар төркеме балалары булышыр.
“Кем тизрәк җыя?” уены үткәрелә. Балалар фрагментлардан “Кызыклы шәкерт” шигыреннән Акбайны җыялар.
Алып баручы. Балалар, игътибар экранга.
Экранда “Кызыклы шәкерт” шигыренә иллюстрация күрсәтелә.
Шүрәле. Ханым, сенең балалар бик булдыклы икән. Бөтен биремнәрне дә җиңеп чыктылар. Сез Габдулла Тукай әкиятләрен укыганга, белгәнгә күрә, безне дә яраталар һәм онытмыйлар.
Былтыр. Без сезгә мәктәптә тырышып укуыгызны телибез, һәм сез дә, Г.Тукай шикелле, матур-матур шигырьләр иҗат итәрсез.
Шүрәле. Ана телен яратыгыз һәм саклагыз! Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!