Туган ягым – яшел бишек

 

(Татар һәм инглиз теллэрендә мастер-класс)

Рима ГАЙНЕТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 5 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн сезгә! Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән? Нәрсә турында сөйләшкәнне, әйдәгез, үзегез чишеп карагыз әле. Өстәлегездә сүзләр ята, менә шул сүзләрдән сез җөмләләр төзергә тиеш буласыз. Дөрес итеп төзсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын ачарсыз.

Җөмләләр. Туган ягым – яшел бишек. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Бөтен Рәсәй татарларын Яшел Үзән каршы алачак.

Укытучы. Димәк, без бүген сезнең белән туган ягыбыз – Яшел Үзән, бөтен Рәсәй шәһәрләреннән киләчәк татарлар турында сөйләшербез. Сез –волонтерлар, максатыбыз – аларны каршы алу, Яшел Үзәнебез, аның бөек шәхесләре белән таныштыру һәм кунакларны татар ашы – гөбәдия белән чәй эчерү, буклет әзерләү. Сөйләшүебез татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Сезгә мин хәзер буклетның караламасын бирәм. Буклет өстендә эш алып барачакбыз. Иң беренче без маршрут төзергә тиешбез. Балалар, сез ничек уйлыйсыз. Маршрутның беренче өлешен сез ничек итеп билгеләрсез? Шуны язып куегыз.

Укучы. Туган ягым – яшел бишек.

Укытучы. Әйе, мин дә шулай дип уйлаган идем, рәхмәт. Ул бүгенге сөйләшүебезнең темасы булып тора.

Икенче маршрутны уйлыйбыз, сез кунакларны беренче нәрсә белән таныштырыр идегез.

Укучы. Яшел Үзәнебез белән.

Укытучы. Әйе, балалар, Яшел Үзәнебезнең истәлекле урыннары белән таныштырырбыз. Өченче маршрут, кунаклар белән кая барабыз? Алар инде ерактан килгәннәр, ачыкканнардыр, сусаганнардыр.

Укучы. Чәйханәгә.

Укытучы. Әйе, шулай. Балалар, кунаклар турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез, искә төшерәбез.

Укучылар. Кунак килсә – бәхете белән. Кунак – хуҗаның гөлчәчәге. Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт. Кунакчыл йортта кунак бар.

Укытучы. Балалар, сез ничек уйлыйсыз,  Чәйханәбезгә мәкальләрдән чыгып, нинди исем куйыйк?

Укучы. “Кунакчыл йорт” чәйханәсе.

Укытучы. Бик матур исем. Балалар, чәй эчкәннән соң, кунакларыбызны, бәлкем, Яшел Үзәнебезнең танылган, бөек шәхесләре белән таныштырырбыз. Шулай итеп, маршрутны билгеләдек. Алдыгызда яткан карамалы буклетка карагыз әле, анда Яшел Үзәннең нинди истәлекле урыннары алынган?

Укучылар. Яшел урман, Җиңү паркы, күл, Сабантуй мәйданы, мәчет.

Укытучы. Әйе, алар турында сез кунакларга нәрсәләр сөйләр идегез, ничек итеп таныштырыр идегез? Әйдәгез, төркемнәргә бүленеп, эшне башлыйбыз. Беренче төркем яшел урман, Җиңү паркы белән таныштырса, икенче төркем күл, Сабантуй мәйданын әзерли, өченче төркем мәчетләребез турында сөйләргә әзерләнер.

1 нче төркем. Ни өчен яшел урман? Чөнки шәһәребезнең исеме дә моны әйтеп тора. Шәһәребез урман эчендә урнашкан. Яшел паркларыбыз, бик матур яшеллеккә күмелгән скверларыбыз бар.

Шәһәребез уртасында Җиңү паркы урнашкан. Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан. Биредә мәрмәр такталарында ТАССРда туган Советлар Союзы каһарманнары исемнәре язылган. Паркта ачык һавада Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техникасы күргәзмәсе урнашкан.

2 нче төркем. Шәһәребезнең тагын бер искиткеч матур урыны – ул да булса, шәһәребез күле. Күлдә яз, җәй көннәрендә кыр үрдәкләрен күрергә мөмкин. Күлебезгә алар һәр ел саен сагынып кайталар. Күл янында балалар өчен мәйданчык ясалган. Төрле бәйрәмнәрдә күл буе кунаклар, балалар, яшьләр белән тула. Күл – халыкның иң яраткан ял итү урыны.

Сабантуй – татар халкының иң яратып үткәрелә торган милли , хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Безнең шәһәрдә Сабантуй Тынычлык микрорайонында яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Сабантуй көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

3 нче төркем. Шәһәребездә өч мәчет эшләп килә. Алар – “Тынычлык”, “Җәмигъ”, Гари бистәсендәге мәчетләр. Мөселманнар тормышында мәчетләр аерым урын алып тора. Шәһәребез халкы дини бәйрәмнәр вакытында мәчетләрдән өзелми. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мәчетләрдә төрле аш-сулар үткәрелә.

Укытучы. Рәхмәт, балалар! Инде кунакларыбызны “Чәйханә”гә чакырырга вакыт. Сөйләшүебез башында мин сезгә инглиз телендә дә аралашырбыз дип вәгъдә иткән идем. Ә хәзер ,әйдәгез, инглиз теленә күчик.

Инглиз теле укытучысы. Hello!Today we start our lesson with English saying “Food- is a much a part of a country’s culture as its landscape, language and literature”.

Исәнмесез! Бүгенге дәресебезне инглиз әйтеме белән дәвам итәрбез. “Милли ризык – һәр илнең әхлагы, аның табигате, теле һәм әдәбияты кебек”

So, today we are going to know more about the national cuisine of Tatarstan and describe favourite dish.

Шулай итеп, бүген инглиз, рус, татар милли ашлары белән танышырбыз. Алар турында сөйләргә өйрәнәчәкбез.

Each country has its own traditions of cooking and national dishes. English people have a special cuisine. Traditional English dishes include fish and chips, roast beef, steak, pudding and some others.

The most popular Russian dishes, which are well-known all over the world, are borshch, shchi, pelmeni and the cold summer soup okroshka.

The Tatars like the  pastries of all kinds very much. It`s a chak-chak, ichpichmak, kosh tele, kistibiy, gubadia.

Укытучы. Әйдәгез, бергә гөбәдия пешерәбез. Гөбәдия пешерү өчен нәрсәләр кирәк. Санап чыгабыз.

Укучылар:

Корт – Cort

Он – Flour

Йөзем – Raisins

Йомырка – Eggs

Май – Butter

Шикәр комы – Sugar

Сөт – Milk

Тоз – Salt

Инглиз теле укытучысы. Ралина, хәзер кунакларга гөбәдия пешерер. (Ралина инглиз телендә сөйләп пешерә.) The Tatars like the pastries of all kinds very much. One of their favourite ones is, perhaps, “gubadiya”. Gubadiya is a large festive Tatar pie with rice, raisins, chopped eggs and a special Tatar ingredient – cort. It is baked in the oven and served hot. It’s very tasty!

Инглиз теле укытучысы. Thank you!

Укытучы. Гөбәдия белән чәй эчердек, хәзер Яшел Үзәнебезнең бөек шәхесләре белән таныштырабыз. Буклетта кемнәрнең портретлары бирелгән?

Укучылар. Каюм Насыйри, Мәхмүт Хәсәнов, Рәшит Кәримуллин.

Укытучы. Хәзер аларның тормыш юллары, иҗатлары турында текстны тыңлыйбыз (аудирование), сөйләргә әзерләнәбез. Беренче төркем – К.Насыйри, икенче төркем – М.Хәсәнов, өченче төркем Р.Кәлимуллинның иҗаты белән таныштырачак.

1 нче төркем. Каюм Насыйри күренекле галим, язучы һәм мәгърифәтче. Ул – безнең якташыбыз, Югары Шырдан авылыннан. Ул музыка тыңларга яраткан. Берничә музыка коралында уйный белгән, стенасында балалайка һәм скрипка эленеп торганын сөйлиләр. Сүзлекләр төзегән, бик күп дәреслекләр эшләп чыгарган, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастырган. Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшләрен, киң колачлы иҗат хезмәтен дәвам иттергән.

2 нче төркем. Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. 1980 елдан М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәрендә яши. Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар» романнарын, бик күп повестьларын укучылар яратып укый. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

3 нче төркем. Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (1957елда Яшел Үзән шәһәрендә туган) – композитор, Россия композиторлар берлеге һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе. Россиянең һәм Татарстаннң халык артисты. РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай премиясе лауреаты, ТССРның һәм РФның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Укытучы. Рәхмәт,балалар!

– Бүгенге сөйләшүдән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?

– Волонтерлар була аласызмы? Кунакларны каршы алуны сезгә ышанып тапшырып буламы?

– Волонтерлар хезмәте турында тагын нәрсә әйтә аласыз?