Туган ягым чишмәләре
Туган ягым чишмәләре
Халидә НИГМАНОВА,
Гөлчәчәк ГАББАСОВА
Казандагы
М.И.Мәхмүтов исемендәге
184 гимназиянең
башлангыч сыйныфлар укытучылары
Кереш өлеш
Укытучының иҗади остаханәсе бүгенге тормышта яңа технологияләргә бай. Саный китсәң бик күп алар, ләкин аларны дөрес, урынлы итеп файдаланып әхлаклы, һәр эшкә иҗади якын килә белгән, белемле шәхес тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.
Укучыларда бу сыйфатларны тәрбияләүдә иҗади үсеш технологиясе белән берлектә проблемалы укыту алымын да кулланам. Яңа стандартларның да төп таләбе максатка ирешү өчен җавабы күренмәгән сорау куюдан гыйбәрәт бит.
Һәр галимнең үз фикере булган кебек минем дә проблемалы укытуны кузаллауда үз фикерләрем бар. Шушы проблемалы укытуны тәрбия сәгатьләрендә куллансак ничек булыр икән дигән сорау туды. Син шундый булырга тиеш, бу начарлыкны эшләмә дип кенә укучыларны әхлаклы итеп тәрбияләү тиешле нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Шуның өчен балаларны тәрбияләүдә проектлар төзү методын кулай дип таптым.
Тема актуаль, чөнки федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укыту-тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала.
Фәнни-тикшеренү эшебезнең төп максаты: тәрбия сәгатьләрендә укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтүдә проект технологиясе куллануның әһәмиятен күрсәтү, укучыларны тәрбияләүдә проект эшләренең ролен һәм нәтиҗәлелеген билгеләү.
Фәнни-тикшеренү эшенең бурычлары:
- проект технологиясенең асылын ачыклау;
- проект технологиясе алымнарын барлау;
- тәрбия сәгатьләрендә проект технологиясен куллануны күрсәтү.
Тикшеренү объекты – мәктәптә проект технологиясен куллану.
Тикшеренү предметы – тәрбия сәгатьләрендә проект төзү эшчәнлеген оештыру.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Эшнең фәнни—гамәли әһәмияте:
Проект эшендә мәктәптә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру методикасы, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган материаллар укытучылар өчен проект эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.
Катнашучылар: башлангыч сыйныф укытучысы, мәктәп укучылары.
Эшнең структурасы. Безнең проект эшебез кереш, 2 бүлек, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Фәнни-тикшеренү эшеннән көтелгән нәтиҗәләр:
Без тәкъдим иткән алымнар тәрбия сәгатьләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Тәрбия сәгатендә укучы укытучыны тыңлап кына утырмыйча, актив рәвештә катнашачак.
- II. Төп өлеш
2.1. Проект эшчәнлегенең төрләре
Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.
Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проект-эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәсенең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче адымнары һәм алгоритмнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда.
Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
– тикшеренү (проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);
– иҗади (бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентация, музыкаль бизәлеш, фото коллаж, видеоклип һ.б.);
- мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, нәтиҗә ясау);
– практик ориентлашкан (практико-ориентировочные);
- уен-проектлар.
Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча да, тәрбияви проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә
2.2. Проект эшчәнлегенең төп этаплары.
- Әзерлек этабы, аны “кереш өлеш” яки “проектка кереп китү” дип тә атарга мөмкин:
– проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;
- проблеманың әһәмиятен нигезләү;
- проект башкару өчен укучыларның шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.
Укытучы бу этапта укучыларга проект өчен төрле темалар тәкъдим итә. Мәсәлән, «Туган ягым чишмәләре». Укучылар үзләре тәкъдим иткән темалар карала. Бу этап проектның иң демократик өлеше булып тора.Теге яки башка теманы сайлату өчен укучыга басым ясау, укучы башкарырга теләгән проектны кире кагу рөхсәт ителми.Укытучы ярдәме белән, укучылар үзләре кабул иткән проектның актуальлеген, проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгелиләр, куелган максатны тормышка ашыру юлларын эзлиләр. Мәсәлән, «Туган ягым чишмәләре» темасының актуальлелеге: Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Ташландык хәлдәге чишмәләрне күреп күңел әрни. Авыл халкына хезмәт иткән һәм елгаларга башлангыч бирүче, аларны туендырып торучы чишмәләр – кеше ярдәменә мохтаҗ.
Эзләнү эшенен бурычы.
Авылым чишмәләрен барлау һәм аларның экологик торышын ачыклау.
Эзләнү эшенен максаты.
Туган ягыбыз чишмәләренең тарихы турында материаллар туплау.
Чишмә суларының сыйфатын ачыклау.
Суның табигый байлык икәнен аңлату, чишмәләргә сак караш тәрбияләү.
Халыкның игътибарын экологияне яхшыртуга юнəлдерү.
Ташландык хәлдәге чишмәләрне торгызу эшен пропагандалау һәм ремонтлау эшләрендэ катнашу.
Проект һәр укучы тарафыннан аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләнергә мөмкин.
2.Эшчәнлекне планлаштыру һәм проблемаларны чишү этабы яки «эшчәнлекне оештыру» дип тә атасак була (информация эзләү дә шушында керә ала):
– мәгълүмат чыганакларын барлау, аны җыю һәм туплау;
- проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү;
– киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлау.
«Туган ягым чишмәләре» проекты нигезендә укучылар бу этапта мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар. Авылның тарихы турындагы мәгълүматны китапханәдән, архивлардан, авылның олы яшьтәге кешеләреннән сорап, укытучы белән киңәшләшеп, киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру эшенә үзбәя бирәләр.
3.Проектны тормышка ашыру (продукт дисәк була):
– анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү,
нәтиҗәне дәлилле аңлату.
Укучылар үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар, нәтиҗә чыгаралар.Фотографияләр, тарихи язмалар презентациягә куелыр өчен әзерләнә.
4.Проектны яклау, проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы.
Укучылар проектны презентациялиләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.
Бу этап бигрәк тә әһәмиятле булып тора.Һәрбер проект уңышлы тәмамланырга тиеш. Бала эшләгән эшеннән канәгатьләнү хисләре кичереп калсын.Эш тәмамланганда төрле күргәзмәләр үткәрсәң, балаларга грамоталар,сертификатлар, медальләр бирсәң отышлы була. Төрле формадагы презентацияләрне кулланырга була:спектакль, күргәзмә, викторина, гомуми темага мини-проектлар, викторина.
Проект 2 яки 3 төп өлештән торырга мөмкин:
1) теоретик өлеш (әдәбияткә күзәтү);
2) практик өлеш (күзәтүләр нәтиҗәсе, тәҗрибә, эксреримент һ.б.)
3) проект өлеше.
Проект эшчәнлеген ничек оештырырга соң?
Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле.
Укытучы проект белән җитәкчелек итү барышында төрле рольләргә керергә тиеш була:
– энтузиаст ( үз эшен чын күңелдән бирелеп башкаручы);
- берничә фән өлкәсендә белем һәм күнекмәләре булган белгеч;
- эшне оештыручы консультант-киңәшче;
- вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче;
- хаталарын һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче;
- төркемнәрнең координаторы;
– башкарылган эшне анализлаучы эксперт-тикшерүче
2.3. Проект эшчәнлегендә укытучы, ата–ана, укучы хезмәттәшлеге
Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.
Укытучы. Киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы,
илһам өстәүче.
Укучы. Эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче,күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы.
Ата-ана: укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.
Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы, ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.
Проект эше гадәттә аерым тема буенча башкарыла. Төрле бәйрәмнәргә карата эшләнә. Ул, эчтәлегенә карап, кыска вакытка исәпләнгән булырга да, ел дәвамында да башкарылырга мөмкин.
Балалар эшенең күрсәткече1–4 классларда рәсем, инша, табышмак, шигырь, сүзлек һәм башкалар булырга мөмкин.
Проект эшенең нәтиҗәсе
1–2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом,
3– 4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Иҗади проект булганда спектакль, концерт отышлырак тоела.
Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда:
1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?
2.Аеруча нәрсә ошады?
3.Нинди яңалыклар белдең?
4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?
5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? – кебек сораулар бирергә була.
III. Йомгаклау өлеше
Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан, ата–анадан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомумән, проект методы – баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе. Ә бу эштә без проектның тәрбияви роленә игътибар иттек.
Ни өчен чишмәләр?
Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга–күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Әби–бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә–чыганакларны карап торганнар. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.
Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар. Кешеләр краннан агып торучы суны кулланганга чишмәләргә игътибар калмаган. Соңгы елларда чишмәләр яңадан торгызыла башлады. Бу аеруча күңелне шатландыра.
IV Файдаланылган әдәбият.
Даутова Д. «Проектная деятельность в начальных классах». Мәгариф»
№6, 2013
Нәгыймов М. «Тәрбия сәгатьләрендә проектлар методы». «Мәгариф»
№8, 2013
Шәрәфиева С. «Татар теле дәресләрендә проект эшләре» «Мәгариф» №3,2011
Белем күтәрү курсларындагы дисклардан.
Интернеттан алынды.