Туган телләр көне
Гөлүсә КАМАЛОВА, Флүзә МУССАРОВА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Наталья КУЗЬМИНА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды
Марина СИМОНОВА,
Казандагы 88 нче балалар бакчасы-Бала үсеше үзәгенең укытучы-логопеды
Кичә барышы
Алып баручы. Исәнмесез, балалар, тәрбиячеләр! Хәерле көн! Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары көйли, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Ведущий. Здравствуйте, ребята! Для чего же мы собрались сегодня? 21 февраля каждый год весь мир отмечает Международный день родного языка. В мире существует очень много языков. Ещё когда вы только родились и были совсем крохами, ваши мамочки напевали вам колыбельные песни на вашем родном языке. А как вы понимаете, что такое родной язык? (Тот, на котором мы разговариваем.) На каком языке вы разговариваете? Какие бывают языки? Почему люди учат языки других народов? (Ответы детей.)
(Рафис Корбанның “Татарстан – туган җиребез”шигырен сөйләү.)
Алып баручы.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Ведущий.
Детский сад у нас хорош.
Лучше сада не найдешь.
И споем сейчас о том,
Как мы весело живем.
(«Кояшлы ил, безнең ил” җыры башкарыла.)
Алыпбаручы.
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар.
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
Төрле костюмнар киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.
(Муса Җәлилнең “Маэмай” шигырен сөйләү.)
Ведущий. Наш детский сад посещают дети разных национальностей. Каждый народ говорит на своем родном языке: татары – на татарском, русские – на русском, чуваши – на чувашском, башкиры – на башкирском. У каждого народа свои обычаи, традиции, свои наряды.
Татары – основное население Татарстана. Татарский народ очень самобытный, богатый традициями и своей культурой.
Предлагаем вам посмотреть татарский обычай «Аулак өй».
(Милли форматта бизәлгән татар өе. Мәрьям, “Туган тел” җырын көйләп, сөлге чигеп утыра. Янында сандык. Аулак өйгә кызлар килеп керә. Мәрьям сөлгене өстәлгә алып куя.)
Кызлар. Исәнме, Мәрьям! Нигә чакырдың?
Мәрьям. Кызлар, минем әнием белән әтием кунакка киттеләр. Әйдәгез, бездә уйныйбыз!
Кызлар. Әйдәгез, әйдә!
Бер кыз. Мәрьям, бу нинди матур әйбер? (Кызлар сандыкка сокланып карап торалар.)
Мәрьям. Эх, сез, кызлар! Бу бит сандык! Серле сандык! Минем әбиемнең сандыгы. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, борынгыдан килгән мирасын саклый.
2 нче кыз. Алай икән, белдек хәзер.
3 нче кыз. Мәрьям, сандыкта ниләр барын беләсебез килә.
Мәрьям. Әйдәгез әле, сандыкны бергәләп ачыйк. (Сандыкта күлмәк, калфак, чиккән сөлгеләр бар.)
Мәрьям. Менә, кызлар, әбиемнең сандыгы истәлекле ядкярләргә бай. (Сандыктан күлмәк ала, кызларга күрсәтә.) Күлмәк – татар кызларының милли киеме.
Күлмәгемнең бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә. (Үзенә куеп елмая, күлмәкне өстәлгә алып куя.)
Кызлар. Ай-һай килешә, бик матур, Мәрьям!
Мәрьям (сандыктан калфак ала). Кызлар, менә калфак. Ул – татар кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә. (Башына киеп куя.)
Кызлар. Мәрьямсылу булдың да куйдың.
Мәрьям (сандыктан сөлгеләр ала, кызларга өләшә). Кызлар, карагыз әле, нинди матур сөлгеләр. Бигрәк матур итеп чигелгәннәр бит. Әйе бит, кызлар? Сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь кызларның матурлыгы, чисталыгы, уңганлыгы бәяләнгән.
Әби, әни, апалар
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап,
Оста чигү чиккәннәр.
Сөлгеләрнең барысына
Матур бизәк чигелгән
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
(Музыка кушыла. Кызлар сөлгеләр белән бию башкаралар. Бию төгәлләнгәч.)
Мәрьям. Менә, кызлар, әби-бабаларыбыздан мирас булып тапшырылучы әлеге ядкярләр ярдәмендә матур итеп күңел ачтык, биеп алдык, вакытны күңелле үткәрдек. Бердәм, күңелле аралашу аша татар халкыбызның гореф-гадәтләре сакланыр, йолаларыбыз онытылмас! (Башкорт көе яңгырый.)
Ведущий. На территории Поволжья живет башкирский народ. Они разговаривают на своем башкирском языке. Издревле они славились тем, что были искусными охотниками. Башкирские женщины ткали ковры, вышивали на полотенцах.
Ребята, давайте поиграем в национальную башкирскую игру «Юрта».
Ведущий. Прав был великий татарский поэт Г.Тукай.
С народом России мы песни певали,
Есть общее в нашем быту и морали
Один за другим проходили года,
Шутили, трудились мы вместе всегда
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить.
(«Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерү.)
Ведущий.
О, язык родной, певучий,
О родительская речь!
Что ещё на свете знал я,
Что сумел я уберечь?
(Шарль Перроның «Кызыл Башлык»әкиятен сөйләү.)
Алып баручы.
Телебезне күңел гөле итеп,
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы,
Туган телең йөрсен синең белән бергә.
Ведущий.
Родной язык – цветок души.
Ты сохрани его на веки.
Чтоб дети, внуки вспоминали
Родной язык уберегли.
Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник. Пусть наша встреча останется добрым воспоминанием в ваших сердцах. Успехов вам и доброго здоровья.
Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, менә сезнең белән саубуллашыр чак та җитте.Әйдәгез, бәйрәмне бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җыры белән төгәллик. Бүгенге бәйрәм кичәсе сезнең күңелләргә дәрт өстәсен.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
О язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья.
С детства стала мне понятна,
Радость и печаль твоя.