Туган телем – татар теле

№ 182

(Башлангыч сыйныфлар өчен класс сәгате)

Фирая СӘРВӘРОВА,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч  сыйныфлар укытучысы 

Максат: туган телнең әһәмиятенә төшендерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенең барышы

  1. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү, уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Яхшы кәеф белән эшчәнлегебезне башлыйк. Җыр тыңлыйк. Җырның сүзләренә игътибар итик. (Э.Мөэминова сүзләренә язылган «Туган телем» җыры тыңланыла.)

– Җыр сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән ошады? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Сүзләре дә, көе дә матур, әйеме? Ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучылар. Чөнки ул безнең илебез,телебез турында.

Укытучы. Димәк,бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар. Туган телебез турында. Туган телем – татар теле. (1 нче слайд)

III. Уку мәсьәләсен  чишү

Укытучы. Нәрсә соң ул тел? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (күрсәтәм) «тел» сүзе 13 төрле мәгънәне белдерә. Ә без бу сыйныф сәгатендә аңлашу, сөйләшү өчен хезмәт итә торган туган телебез турында сөйләшербез. («Туган тел» дип  язылган карточка класс тактасына беркетелә.)

Укытучы. Туган тел сүзен башкача ничек әйтеп була? Уйлап карагыз әле, парларда фикерләшегез һәм  языгыз.

– Нинди сүзләр яздыгыз?

Укучылар. Ана теле, татар теле.

Укытучы. Ни өчен «Туган тел ул – татар теле» дип яздыгыз?

Укучылар. Туган телебез – татар теле, чөнки без – татарлар, татарча сөйләшәбез.

Укытучы. Ни өчен ана теле диелә икән? (Укучыларның җаваплары тыәланыла.)

Укытучы. Дөрес, баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, аның белән сөйләшә, бәхетле бала булуын тели.

Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары, җайлап кына үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли, юата. (2 нче слайд)

Укытучы. Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә, шул сүзләрдән мәкаль төзергә тиешләр.)

Көтелгән нәтиҗә. Ананың балага биргән бүләге – тел! (3 нче слайд)

(Төрле милли киемле кешеләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә.) (4 нче слайд)

Укытучы. Нәрсәләр күрәсез? (Укучыларның җавабы тыңланыла.) Әйе, милләтне милләт итүче шулдыр: милли кием, гореф-гадәт, туган тел.

Һәр милләтнең үз туган теле була. Үзбәкләр – үзбәкчә, чувашлар – чувашча, башкортлар – башкорт телендә сөйләшә. Ә безнең туган телебез – … (хор белән әйтәбез) татар теле.

Татар теле – иң борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул – ЮНЕСКО (ЮНЕСКО, БМО турында мәгълүмат бирелә.) тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Безнең милләтебез өчен нинди горурлык бу! (5 нче слайд)

Татар телен белгән кеше утыздан артык төрки халык белән аралаша ала. Бүген дөнъя халыклары 6 мең телдә сөйләшә, шуның яртысына диярлек юкка чыгу куркынычы яный. Гомумән, соңгы өч гасыр эчендә күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.Тел бетә икән – милләт тә бетә. Шуңа күрә Җир йөзендә һәр милләт, һәр халык өчен 1999 елдан  21 февраль БМО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. (6 нчы слайд) Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.

Димәк, ни өчен кешеләр туган телен сакларга тиеш дип уйлыйсыз? (Укучыларның җавабы тыңланыла. Төркемнәрдә нәтиҗә ясыйлар.)

Көтелгән нәтиҗә. Туган тел бетсә – милләт тә бетә. Милләтне саклап калу өчен милләтләр үз телләрен саклап калырга тиеш.

Укытучы. Туган илебез ничек атала? (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

Укытучы. Россия  Президенты В.В.Путин (7 нче слайд) халыклар телләрен сакларга, аларны өйрәнергә чакырды. Милли тел бетсә, милли мәдәниятләрнең юкка чыгачагына басым ясады. Мәктәпләрдә туган телдә белем бирүне хуплады. Төбәкләрдә туган телне саклау, өйрәнү буенча эшне көчәйтергә кушты.

Шул максаттан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. (8 нче слайд)

– Татарстан Республикасында дәүләт телләре булып кайсы телләр санала? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Дөрес, рус теле һәм татар теле.

– Мәктәбегездә нинди телдә белем аласыз?

Укучылар. Татар телендә. Ә рус телен дәүләт теле буларак өйрәнәбез.

Укытучы. Ни өчен икән? Нәтиҗә ясагыз. (Төркемнәрдә нәтиҗә ясыйлар.)

Көтелгән нәтиҗә. Туган телне, татар милләтен саклау, буыннан буынга тапшырырлык итеп өйрәнү өчен.

Укытучы. Укучылар, сез туган тел турында нинди табышмаклар, мәкальләр беләсез? (Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Татар халкы элек-электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында бик күп мәкальләр, табышмак, әйтемнәр иҗат иткән. (9 –11 нче слайдлар) (Мәкальләр ике баганага языла, дөрес итеп мәкальнең икенче өлешен табарга тиешләр.)

Туган телен кадерләгән халык … (кадерле булыр).

Иң татлы тел – туган тел, … (анаң сөйләп торган тел).

Теле барның … (юлы бар), иле барның … (теле бар).

Укытучы. Туган тел турында нинди шигырьләр беләсез? Ятлаган шигырьләрегезне искә төшерик эле. (Бер-ике укучы яттан сөйли.)

Ял минуты

Укытучы. Тел турында бик күп җырлар, шигырьләр бар. Г.Тукайга ияреп, шундый шигырь иҗат ителгән. Шул шигырьдән өзек тыңлагыз. (Яттан сөйләү.)

И родной тел, и красивый

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Укытучы. Шигырь сезгә ошадымы? Шигырьнең килешмәгән җирләре бармы? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белергә, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар күп. Бигрәк тә чит тел сүзләрен кулланып сөйләү телебезне ямьсезли. Акыллы, тәртипле кеше беркайчан да үз телен бозып сөйләшмәячәк. Инсафлының – теле саф дип татар халкы юкка гына әйтмәгән шул! (12 нче слайд)

Укытучы. Матур, дөрес итеп сөйләшергә өйрәнү өчен ниләр эшләргә кирәк соң?  

Укучылар. Дөрес, күп итеп әдәби китаплар укырга, акыл ияләренең, нәфис сүз осталарының сөйләмен тыңларга, халык авыз иҗатын даими өйрәнергә, ныклы белемгә ия булырга, бигрәк тә гаиләдә туган телдә аралашырга, сөйләшергә кирәк.

Укытучы. Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (Төркемнәрдә нәтиҗә ясыйлар.)

Көтелгән нәтиҗә. Туган телдә дөрес итеп, чит тел сүзләрен кулланмыйча, чиста, саф, татарча сөйләшергә.

  1. Рефлексия.

– Бүгенге класс сәгатендә нәрсәләр белдек?

– Нинди нәтиҗәләр ясадык? (Нәтиҗәләрне кабатлау.)

– Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

Үзбәя

Укытучы. Без – татарлар! Телебез – бай, матур. Газиз туган телебезне саклыйк, яклыйк. Эшебезне татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.