Туган телем – анам теле

№ 106

(Радиотапшыру)

Гөлчәчәк ДАУТОВА,

Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан һәр елны туган телгә багышланган мәктәпкүләм, районкүләм чаралар үткәрелә.

Мәктәбебездә төрле милләт балалары укый. Бездә татарлар, руслар, марилар, керәшен татарплары, әрмәннәр бар. Һәр милләт өчен ана теле иң газизләрдән санала. Без һәр телгә тигез дәрәҗәдә карарга тиеш. Ә бездә укыган балалар үз телләрендә дә, татар телендә дә чиста сөйләшәләр. Без бу чараны туган телебез – татар теленә багышлыйбыз.

Максат. Халыкка ана теленең ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген җиткерү.

Яшь буынның үз теленә мөнәсәбәтен күрсәтү.

Диктор. Исәнмесез, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Эфирда Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары.

1 нче укучы.

Безнең мәктәп – бик борынгы мәктәп,

Озакламый гасыр булачак.

Киләчәккә безнең өметебез –

Тукай даны калачак.

2 нче укучы.

Ничә буын укытучы

Акны карадан аерткан.

Мәгърифәт нуры алып,

Бик күпләр укып  чыккан.

3 нче укучы.

Язучылар Роза, Марсель,

Флүс, Флүр абыйлар…

Галимнәр һәм спортчылар…

Санасаң,  күп андыйлар.

1 нче укучы.

Хәтта җырчы Зифа апа

Бездә белем алган, ди.

Шуңа «Мөслим сандугачы»

Булып мәңге калган, ди.

2 нче укучы.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил

Безнең мәктәптә кунган.

Хәсән Туфан, Илдар Юзеев

Шигъри кичәләр уздырган…

3 нче укучы.

Роберт абый Миңнуллин да

Еш кунак булган, диләр.

Безгә дигән шигырьләрен

Бик күп укыган, диләр.

1 нче укучы.

Без шәһәргә кызыкмыйбыз,

Кунаклар да шулай ди.

«Сездә оҗмах гүзәллеге,

Яшәргә дә кулай», – ди.

Әссәләмәгәләйкүм» дигән җыр (С.Шәрипова сүзләре, М.Газетдинов көе) башкарыла.)

1 нче алып баручы. Чыннан да, халыкны үз иленнән, торган җиреннән һәм теленнән башка күз алдына китереп булмый. Без бүгенге чыгышыбызны туган телебез – татар теленә багышлыйбыз.

2 нче алып баручы. Әйе, тел – безнең гомер юлдашыбыз. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

«Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк», – дип язган шагыйрь Рәшит Гарипов.

1 нче алып баручы. Тел бит әле ул – тарихи күренеш тә. Ул җәмгыятькә бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләшә. Татар телебез төрки телләр гаиләсенә керә. Хәзерге көндә Татарстанда 115тән артык милләт яши, ә Казан халкының дүрт йөз меңе – татар. Татар теле зур үсеш юлы үткән һәм иң камил телләрнең берсе булып санала.

Туган җирем – ямьле Ык буе,

Һәр кешенең бар туган иле.

Туган җирем кебек кадерле,

Бар бит назлы, иркә анам теле.

(«Дим-дим» дигән татар халык җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы. Динар, син ничек уйлыйсың, татар телебезнең төп максаты нинди?

1 нче алып баручы. Туган телем минем өчен әткәм-әнкәм кебек якын. Минем фикеремчә, туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә, аңа үз Ватанының тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә.

2 нче алып баручы. Әйе, Динар, тел ул – безнең тарихны саклаучы белем ачкычы да. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын «тишеп чыгып», бөтен дөньяга яңгыраган, утка-суга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур тел!

Бик күпне күрдең син,

Нишләтмәде язмыш сине.

И моңлы, назлы телем!

Нишләтсәләр дә – калдың:

Югалмады синең горурлыгың!

И кадерле туган телем!

1 нче алып баручы. Бөек рус язучысы һәм педагогы К.Ушинский: «Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла», – дигән.

И минем туган телем!

И кадерле анам теле!

Күңелләребезне сафландырып,

Ак күләгәбез сыман

Атлыйсың син безнең сафта!

2 нче алып баручы. Гүзәл бүгенге көндә безнең максатыбыз нинди?

Гүзәл. Без, татар халкы, татар телебезне сакларга һәм югалтмаска тиеш. «Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк», диләр. Минемчә, борынгы бабаларыбыздан ук килгән үз ана телебезне саклау, аның яшәвен тәэмин итү, аны хөрмәтләү – безнең бурыч.

1 нче алып баручы. Әйе, безнең күңелләрдә милли рух, милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыккан: «Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул», – дигән.

2 нче алып баручы. Бер гасыр элек яшәгән К.Насыйри әйткән сүзләр бүгенге көндә дә үз кыйммәтен югалтмый. Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән?! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру –безнең бу төп бурычыбыз.

1 нче алып баручы. Хәзерге буынга татар телен саклап калу һәм аны үстерү өстендә бик күп эшләргә кирәк. Моның өчен һәр кешенең йөрәк түрендә туган теленә карата мәхәббәт, хөрмәт яшәргә тиеш. Татар телебезнең киләчәге – безнең кулларда! Ул һәрберебездән  тора.

Телен белгән балалар белән,

Дөньялар көлеп торсын.

Без ышанабыз: киләчәктә

Туган телдә сөйләшкән

Һәр милләт яшәренә.

(«Туган тел» җыры (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) башкарыла.)

2 нче алып баручы. Хөрмәтле радиотыңлаучылар! «Туган телем – анам теле» дип аталган тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

(Тапшыру «Туган тел»җырының көе фонында тәмамлана.)