«Туган көн» бәйрәме

№65

Гөлчәчәк ШӘЙДУЛЛИНА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангангыч сыйныфлар укытучысы

 

Мин Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә 1992 елдан яшь белгеч булып эшли башладым. Эшемне оештырганда, балаларга белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтү белән беррәттән, балачактан ук максатка ирешеү, ватанпәрвәр, чын кеше булып үсү, намуслы, ихтирамлы һәм игътибарлы булу  кебек сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Дәрестән тыш чараларны оештыруда бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин мирасын киң кулланам. Әдибебезнең тәрбияви нәсихәтләрен, татар халкының җырлы-биюле уеннарын, мәкаль-табышмакларын кулланып, балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен  үзләштерүдә, уен формасында төзелгән «Туган көн бәйрәме» дип аталган әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсен тәкъдим итәм.    

Максат. Җәмәгать урыннарында, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен камилләштерү. Укучыларда татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, кунакчыллык, әдәплелек, тыйнаклык, кешелеклелек сыйфатларын, эстетик зәвык тәрбияләү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм сөйләм осталыгын үстерү.

Кичә барышы

(Сәхнә алдында балалар җыелып тора. Алар, сабырсызланып, кемнедер көтәләр.)

1 нче бала. Минем әбием әйтә: «Кунакка соңга калып йөрмәгез, вакытында килегез», – ди. Рузәл моны белмидер инде.

2 нче бала. Ә мине әни: «Кунак булсаң, тыйнак бул», – дип җибәрде.

3 нче бала. Мине дә өйрәтеп җибәрделәр. Әти: «Туйга – туеп бар. Ач кеше кебек ризыкка ташланма», –ди.

(Рузәл йөгерә, килеп җиткәч егыла. Елый.)

4 нче бала. И Рүзәл, елап тормыйлар инде. Егылган җиргә болай дияргә кирәк:

Барысы бергә (хор белән).

Тьфү, тьфү, тьфү, тьфү!

Җиргә – байлык, миңа – саулык.

5 нче бала. Ярый, әйдәгез инде. Туган көн бәйрәменә соңга калабыз инде!

(Балалар сәхнәгә таба китәләр. Бу вакытта сәхнәдә):

1       нче алып баручы.

Ашъяулыгым ак кына,

Җәям дуслар хакына.

Тормыш булса мөбарәк,

Табын булыр түгәрәк.

2       нче алып баручы.

Бары – бергә, югы – уртак,

Килегез, дус-туганнар!

Борынгыдан бездә шулай:

Дуска табын корганнар.

1       нче алып баручы.

Дус икәнсез, кайгы шатлык

Уртак булыр – бүлешик.

Ата-баба гадәте шул –

Ике куллап күрешик.

2       нче алып баручы.

Чәчәк тотып каршылыйбыз,

Чәйләребез куелган.

Хуш киләсез, хуш киләсез!

Җитешегез сыеннан!

1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без һәммәбезннең дә Туган көн бәйрәмен билгеләп үтәр өчен җыелдык. Бәйрәмне җыр белән башлыйк.

(Җыр җырлана. Гомумән, кичә барышында музыка дәресләрендә өйрәнгән җырлар башкарыла.

Сәхнәгә беренче төркем балалар керә. Аларны әби каршы ала.)

Әби.

Хуш киләсез, кунаклар! Рәхим итегез!

(Балалар әби белән кул биреп күрешә.)

Балалар. Исәнмесез, Минзилә әби. Исәнме, Зәринә. Без Зәринәне туган көне белән котларга килдек. Бүләкләр алып килдек.

1 нче бала. Зәринә, мин сиңа китап алып килдем. «Китап – белем чишмәсе», диләр. Мин синең белемле, укымышлы булп үсүеңне телим.

Зәринә. Рәхмәт, мин укырга яратам.

2 нче бала. Ә мин синең сәламәт булуыңны телим, сиңа мин гантельләр бүләк итәм.

Зәринә. Рәхмәт.

3 нче бала. Мин бүләкне үз кулым белән ясадым, кабул ит.

Зәринә. Рәхмәт, бик матур бүләк.

4 нче бала. Зәринә, мин синең туган көн бәйрәмендә шигырь сөйләргә булдым. (Яттан туган көнгә багышланган бер шигырь укый.)

5 нче бала. Ә без, малайлар, җыр бүләк итәбез.

          (Малайлар төркеме җыр башкара. Сәхнәгә икенче төркем балалар керә.)

         6 нчы бала. Бала туган көннән үк аны әти-әнисе, әби-бабасы яратып үстерә башлый.

         7 нче бала. Өлкәннәр, нәниләренең таза-сау, итагатьле, тәүфыйклы булып үсүләрен теләп, юаткычлар әйтергә яраткан.

          Йокыдан уятканда:

Газиз балам, тор инде,

Йокың туйгандыр инде,

Бөтен бала мәктәпкә

Килеп тулгандыр инде.

          Су коендырганда:

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын!

          Тәпи йөререгә өйрәткәндә:

Минем бәбкәм кечкенә,

Бик охшаган үземә,

Әкрен басып, вак-вак атлап,

Кил, күз нурым, яныма.

6 нчы бала. Ә кич җиткәч, моңлы бишек җырларын көйләгәннәр.

(Кызлар башкаруында бишек җыры яңгырый.)

Әби. Әйе, балакайлар, әти-әниләрегез сезне шулай кадерләп үстерә инде. Менә сез тагын бер шигырь тыңлагыз әле.

Кунакка китте Фәтхетдин,

Әбисенә ияреп.

Ияреп кенә дә түгел –

Тагылып ук диярлек.

Килеп тә керүе булды,

Табынны күрүе булды,

Утый башлады өстәлдән

Тәмлерәк бар нәрсәне…

Авыз белән ике арада

Алмалар йөреп тора,

Берсен башлый, берсен ташлый,

Берсен кимереп тора…

Тегермәне тарта тора,

Хәрәкәт арта тора,

Ашау машинасымыни:

Аны-моны, аннан-моннан,

Хаптыр-хоптыр,

Шаптыр-шоптыр

Капты-йотты!

Инде туктап бер текәлсә,

Корсаклары – барабан.

Шнурларын бәйлим диеп,

Ботинкага караган,

Әмма күрә алмаган –

Томалаган «барабан»!

Табыннарын бөлдереп,

Шулай кеше көлдереп,

Алпан-тилпән,

Чак-чак атлап,

Фәтхетдин кайтып киткән.

Шатлыгы эченә сыймый –

Чөнки анда урын беткән!


Булмагандыр мондый малай –

Юктыр, юктыр,

Чапмагандыр ул кунакка

Лаптыр-лоптыр.

Сосмагандыр гел табыннан

Хаптыр-хоптыр,

Мин бу хәлне күрмәгәнмен,

Юктыр, юктыр.

Әби. Сез үзегезне кунакта тота беләсезме?

(Кунакта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре хакында презентация.)

Кунакка бару һәм табын артында утыру әдәпләре

* «Кечкенә вакытта пөхтә һәм тәртипле булу – баланың акыллы, тәрбияле  булуына билгедер». Ризаэддин Фәхреддин. 

* Кунакка барганда соңга калып килмәгез. Чакырылмаган кунакка бармагыз!

* Ашарга утырганчы кулларыгызны юыгыз һәм яхшы сөртегез.

* Аш янында уйнамагыз, терсәк белән  таянмагыз, туры утырыгыз. Икмәк валчыкларын читкә төшермәгез.

* Ашаганда ашыкмагыз, авызыгызга күп итеп тутырмагыз, яхшы чәйнәгез, кул һәм киемнәрегезне буямагыз!

* Ашаганнан соң кулларыгызны һәм авызыгызны салфетка яки тастымал белән сөртегез!

* Табын артыннан торганда рәхмәт сүзен әйтергә онытмагыз!

Әби. Зәринә кызым, әйдә, дусларың белән уйнап алыгыз.

(«Йөзек салыш» уены уйнала. Кызлар башкаруында «Челтәр элдем читәнгә» дигән. бишек җыры җырлана.)

Малай. Әби, без бит Зәринәгә һәм кызларга бүләк итеп шигырьләр өйөрәнеп килдек.

Әби. Ягез, тыңлап китик сезне.

1 нче малай.

Малай булып яшәүләре

Бу дөньяда бик рәхәт.

Малай итеп тудырганга

Әниемә мең рәхмәт.

Иртә торып, кызлар кебек,

Чәчләр үрәсе түгел.

Йөгерәсең, чабышасың.

Гел күтәренке күңел.

Болай гына, юри генә,

Тартасың кызлар чәчен.

Хәтәр малай икәнеңне

Белеп торсыннар өчен.

Ашханәдә иң-иң алдан

Ризыкны син аласың.

Чеметкәләүгә түзсәләр,

Кызлар алып карасын.

Тәнәфестә, я урамда

Әтәчләнгән буласың.

Ә дәрестә сорасалар,

Шундук телсез каласың.

Берүк, бер дә уйламагыз

Начар малайлар диеп.

Без яшибез бу дөньяда

Барлык кызларны сөеп.

Кызлар күрсә иде диеп,

Яхшы эшләр эшлибез.

Тырышабыз һәрчакта да

Якты булсын йөзебез.

Әби. Балакайларым, сезгә дә кызлар бик матур бүләк әзерләгәннәр.

(Кызлар башкаруында татар халык биюе тәкъдим ителә.)

2 нче бала.

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

3 нче бала.

Бәйрәмебез бетеп килә,

Гаиләләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

4 нче бала.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр

Шатлыкларга илткән юл гына.

5 нче бала.

Бәйрәмебезнең матур хатирәсе,

Күңелегезгә калсын уелып,

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

6 нчы бала.

Сез яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күкләр.

Бәхетле балачак, озын гомер

Телиләр сезгә күпләр!

7 нче бала.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнебез.

2 нче алып баручы. Шушының белән безнең «Туган көн» кичәбез тәмам. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз.