Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл, гөлгә тиң!
№ 125
(Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби–музыкаль кичә)
Алсу ХИСАМОВА,
Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: 1). Балаларга гаилә шаҗәрәсе, гаилә ядкаре, нәсел даны төшенчәләре турында киңрәк мәгълүмат бирү;
2). Балаларда әти–әни, әби–бабай, туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү, үз нәселләренең тарихы белән кызыксыну теләге уяту; аларны буыннан–буынга тапшырырга кирәклекне аңлату.
Җиһазлау: “Гаилә тарихы” альбомнары, плакатлар“ Ата–бабалы кеше – тамырлы имән”, “Олыласаң олыны–олыларлар үзеңне” плакат(нәсихәт): “ Олыларга каршы әйтмә — телең корыр”,” Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең”,“Олы кешегә катышып сөйләшмә, сүзен бүлдермә –акылың бүленер”,“Карт кешенең хәлен белешеп тор, гомерең озын булыр”, гаилә ядкарьләре, Әмирҗан Адиҗан улы Сабирҗановның китапларыннан күргәзмә.
- I. Оештыру өлеше.
— Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар.
Бүген без “Туган җирдә бәхет, офык киң.
Кешеләре гүзәл, гөлгә тиң!” дигән кичәгә җыелдык.
Ал кояш күгебездә,
Нур балкый йөзебездә.
Сәлам бирик – кунак килгән
Бүген мәктәбебезгә.
Укучылар башкаруында “Саумысыз, дуслар,саумысыз!” җыры тыңлана. Ильдар Низамов музыкасы, Гөлфия Шакирова сүзләре)
II Төп өлеш.
— Кичәбезне башлыйбыз.Мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.
Ике күрше
Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән–берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.
Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, – дигән.
– Балалар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, – дигән?
– Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.
– Димәк, бүгенге кичәбездә сүз нәрсә турында барачак?
– Гаилә, туган җир, ата-бабаларыбыз турында сүз барыр.
– Ә хәзер кадерле укучылар һәм кунаклар сезнең игьтибарыгызга
Ришат Төхфәтуллинның “Тургай” клибын тәкъдим итәбез.
– Без авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Бездә бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән, хезмәте җир белән бәйләнгән кешеләрнең берсе, туган җиренә, туган ягына багышлаган күпсанлы китаплар авторы, безнең авылдашыбыз, сезнең сыйныфташыгыз Гаделнең бабасы Әмирҗан Адиҗан улы Сабирҗанов һәм аның тормыш иптәше Гелсинә Афзал кызы кунакта. Гадел проект конкурсына бабасының тормыш юлы турында фәнни-эзләнү эше алып барды. Аны тыңлап үтик әле. (Гаделнең презентациясе карала һәм чыгышы тыңлана.)
1 нче алып баручы.
Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
2 нче алып баручы.
Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Ирешелгәннәрнең көзгесе.
3 нче алып баручы.
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза–яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
1 нче алып баручы.
Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана ул. Шуңа да үзенең туган авылы, туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул
2 нче алып баручы.
Әйе, туган як! Бу сүзләр нинди матур яңгырый. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да, ул турыда кемнәр генә шигырьләр, хикәяләр, китаплар язмаган. Бу җирдә элек–электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Туган ягыбыз – безнең туып үскән авылыбыз.
3 нче алып баручы.
Туган як, туган җир, газиз Ватан. Бу тирән мәгънәле сүзләр. Һәркем өчен кадерле, күңелгә үтә якын төшенчәләр бер–берсеннән аерылгысыз. Авылларыбыз күп һәм аларның һәркайсы бай тарихлы. Әмирҗан Адиҗан улы Сабирҗановның китапларында да сүз нәкъ менә шул турыда бара.
1 нче алып баручы.
Әйе, сагынып сөйләрлек истәлекләрегез күп икәнен беләбез, сизәбез, Әмирҗан Адиҗанович, әйтәсе сүзләрегез, киңәшләрегез бардыр. Рәхим итегез, сүзне сезгә бирәбез.
(Автобиографиясен сөйли, агроном хезмәте, язган китаплары белән таныштыра)
2 нче алып баручы.
Рәхмәт бик зур Әмирҗан Адиҗанович.
“Үткәнен онытканның киләчәге юк” диләр. Бу дөрестән дә шулай, буыннар чылбыры өзелмәсен, бабайларның туган ягыбызга биргән матур атамалары югалмасын, саклыйк без аларны, тарихларын өйрәник, якыннарыбызга сөйлик.
3 нче алып баручы.
Туган ягым, туган илем, диеп
Сөйли кеше, уйлый, сагына.
Күңеленә кайнар хисләр килеп,
Җыр багышлый туган ягына
Әмирҗан Адиҗанович, сезгә бүләккә без “Чайкала иген кырлары” җыр өйрәндек рәхим итеп тыңлагыз.Галимҗан Латыйпов сүзләре, Исмай Шәмсетдинов музыкасы.
1 нче алып баручы.
Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!
1нче укучы: Икмәк
Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу–
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир анарга кадер–хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең
Шуңа кадерлибез икмәкне
2 нче алып баручы.
Ә хәзер, Гаделнең шәҗәрә турындагы слайдына әйләнеп кайтыйк әле. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата? (Балалар үз фикерләрен җиткерәләр).
3 нче алып баручы.
Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә. Әмирҗан бабай үзенең нәселен, нәсел тарихын өйрәнеп шәҗәрә ясаган.
1 нче алып баручы
Сыйныфташыбыз Гадел безнең алда әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен ясарга сүз бирде. Әмирҗан бабай , бездә дә шундый теләк уянды бит. Нәсел шәҗәрәсен ясау авыр эшме, эшне нәрсәдән башларга, шул турыда сөйләп китмәссезме икән?
( Әмирҗан Адиҗановичның шәҗәрә ясау турында сөйләве.)
2 нче алып баручы.
Рәхмәт сезгә. Равил Фәйзуллинның “Онытма син” шигырен тыңлап китик әле.
2 нче укучы:
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
3 нче алып баручы.
Ә хәзер Фәнис Яруллин язган “Тамырлар” дигән шигырен тыңлыйк. Безнең классыбызның бизәлеше һәм шушы шигырь арасында уртаклык табарсызмы икән? Сезгә тагын бер сорау: шагыйрь безне нәрсә турында кисәтергә тели?
3 укучы: ТАМЫРЛАР
Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары,
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр–яңадан катламнарны тишеп,
Калкып чыгар алар югарыга.
Аларны тик җылы яңгыр белән
Сугарырга кирәк, сугарырга.
Һәр нәрсәне югалтмыйча саклый
Җир – хәтерле, җир ул – мәрхәмәтле.
Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,
Череп китсә әгәр тамырлары? –
Коткаралмас инде ул чагында
Әллә нинди җылы яңгырлар да.
1 нче алып баручы.
Шагыйрь безне нәрсә турында кисәтергә тели?
(Балалар үз фикерләрен җиткерәләр).
Әйе, Фәнис Яруллин безгә үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата–бабаларыбыз турында кызыксынырга кушкан. Без ул тамырларны дымландырып торсак кына безнең нәсел агачыбыз корымас.
2 нче алып баручы
“Тарихы барның – киләчәге бар” диләр.
Шушы туганлык, нәсел–нәсәб, әти–әни турында безнең татар халкы үзенең нинди мәкальләрендә әйтеп калдырган. Әйдәгез, искә төшерик әле. (Мәкальләр әйтәләр)
Ата – беләк, ана – йөрәк.
Аналы–аталы – алтын канатлы.
Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.
Ата – бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.
Нәселленең сүзе өскә чыгар.
Тату туганнар таштан койма койганнар.
Булдырдыгыз, рәхмәт, әйе безне тамырларыбыз гына түгел, татар халкының үткен теле белән әйтелгән мәкальләр дә кызыксындыра шул.
Әйдәгез, шул татар халкының моңлы көйләрен тыңлыйк әле. Без бу моңнарны онытырга тиеш түгел.
4 нче укучы башкаруында җыр “Үз илемдә”. Сара Садыйкова музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сузләре.
Укучылар башкаруында татар халык биюе.
3 нче алып баручы
Онытмаска, кадерләп сакларга тиеш әйберләр тагын бар. Алар гаилә ядкарьләре дип аталалар. Ул әйберләр буыннан–буынга күчеп килеп сакланган, гаиләдә изге әйбер итеп саналганнар.
1 нче алып баручы.
Без аларны музейларда күргәнебез бар, кайберләребезнең әйберләре сандык төбендә дә саклана торгандыр әле. Безгә күрсәтергә дип Әмирҗан Адиҗанович белән Гадел дә үз гаиләләренең ядкарьләрен алып килгәннәр, әйдәгез әле күрик, тыңлыйк. (Әмирҗан Адиҗанович оныгы Гадел белән күргәзмәдәге гаилә ядкәрләре турында сөйлиләр)
2 нче алып баручы
Гаилә ядкарьләрен сакларга, буыннан–буынга күчерә барырга кирәк икән.
3 нче алып баручы
Быел Бөек Җиңүгә 72 ел була. Дәү әниләребез, әби–бабаларыбызның балачагы, яшьлек еллары сугыш чорына туры килде.Әле аларның йөрәк түрләрендә газиз абый, әтиләрен сугышка озату ачысы да, шул чордагы тормыш авырлыклары да ята торгандыр. Еллар үткән саен бу ачы михнәтне үзе күргән, үзе татыган буын кешеләре кими бара.
2 нче алып баручы
Ләкин менә бүген матур, тыныч тормышның шушы бабаларыбыз батырлыгына,әбиләребез, дәү әниләребез түземлегенә, тырышлыгына бәйле икәнен безгә онытырга ярамый.
Сыйныфташыбыз Хәлилова Арина башкаруында Муса Җәлилнең “Яшь ана” шигырен тыңлап китик әле.
3 нче алып баручы
Их бу сугышны. Күпме кеше язмышы җимерелгән, күпме бала ятим калган. Безнең Чүпрәле районыннан да Бөек Ватан сугышына 14376 кеше чыгып киткән. Шуларның яртысы мәңгегә яу кырларында ятып калган. 7544енә генә яңадан туган якларыбызга кайтырга насыйп булган. Бүгенге көндә аларның бары 21е генә безнең арабызда. Сугыш тәмамланганга 73 ел тула, ләкин ул китергән ачы яралар, әрнүләр тиз генә бетмәс. Башка мондый югалтулар булмасын, тыныч, бәхетле итеп яшәсәк иде. Гелсинә Афзал кызы, сезнең балачагыгыз сугыш елларына, сугыштан сонгы елларга туры килгән бит. Шул елларны искә төшереп сөйләп узмассызмы икән? (Гөлсинә Афзал кызы Сабирҗанованың чыгышы тыңлана)
1нче укучы
Саклагыз җирне, саклагыз,
Сугыш уты якмагыз.
Тереклекне бетермәгез,
Утлы корал атмагыз.
2нче укучы
Бел син кеше –
Кешелекнең яшәеше –
Җирнең кануны – иман!
Изгелек, матурлык, аклык,
Намус булганга инан!
3 нче укучы
Кабул итегез сез безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт булыгыз, рухыгыз hәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелегездә бәхет хисе ташып торсын!
4 нче укучы
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын hәм кадерле сез!
hәр яңа көн сезне кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!
5 нче укучы
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Бәхетләрдән – бәхетләргә генә
Алып барсын йөргән юлыгыз.
6 нчы укучы
Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
7 нче укучы
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп үтсен сагыш-борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
8 нче укучы
Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен!
9 нче укучы
Картаям дип һич тә кайгырмагыз
Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
10 нче укучы
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез–
Без калабыз шушы теләктә!
1нче алып баручы.
Әмирҗан Адиҗанович, без Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.
2нче алып баручы.
Безне яңа китапларыгыз белән шатландырып торыгыз. Янып яшәгез hәм иҗат итегез.
3 нче алып баручы. Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Бүгенге очрашуга килгәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт.
Укучылар башкаруында “Юкка түгел” җыры. Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе.
III. Йомгаклау
– Балалар, дөньяга танылган шәхесләр биргән нәсел – ул данлы нәсел. Сез дә нәселегез данына тап төшермичә, әти–әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермичә, олыларны хөрмәтләп яшәгез. Моның өчен сезгә хәзер тырышып укырга, олыларны, әти–әниләрегезнең сүзен тыңларга, тәртипле булырга кирәк.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.
Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!
Хәзер сүзне мәктәбебезнең директорына бирәбез. Рәхим итегез!
(Директор өлкәннәргә бүләкләр тапшырганнан соң ашханәдә кунак өстәле артында бәйрәм дәвам итә.)
Кулланылган әдәбият:
1. Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 4 нче басма. – Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2003
2. Яруллин Ф.Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996 “Гөлбакча” Казан, 1990 ел
3. Көч һәм рух тамырлары. Төз.К.В.Закирова, Р.А.Низамов – Казан: Мәгариф, 1998.