Тормышка әзерлекле шәхесләр тәрбиялик

№49

Лилия ХӘМИТОВА,

Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Бүген безнең алда торган җаваплы бурычларның берсе – баланы кечкенәдән инсафлы, мәрхәмәтле, әдәпле итеп тәрбияләү. Әдәплелек кагыйдәләрен кечкенәдән үзләштермәсә, балага тормышта үз урынын табу кыен булачак.

Без зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мондый шартларда тәрбия эшен алып баруда һәр педагогтан иҗадилык, яңалыкка омтылу, тәрбия-укыту эшен заман тәлапләренә җавап бирерлек итеп оештыру сорала. Безнең «Тирәк» балалар бакчасы «Балаларга милли мәдәни рухта заманча тәрбия бирү» юнәлешендә эш алып бара. Без, тәрбиячеләр, үзара тыгыз элемтәдә торабыз: тәҗрибә уртаклашабыз, яңа эш алымнары белән танышабыз, иҗади эзләнәбез, яңа педагогик технологияләр аша матур гына нәтиҗәләргә ирешәбез.

Мәгърифәтчеләр К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнеп, шуларга нигезләнеп, балалар бакчалары, ата-аналар өчен «Әдәплелек әлифбасы», «Әдәп төбе – матур гадәт», «Тәрбиядән яраладыр тәрбия», «Их, күңел ачабыз» программаларын төзедек. Әлеге программа белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр, башлангыч мәктәп укытучылары, әти-әниләр өчен методик ярдәмлек буларак тәкъдим ителде.

Тәҗрибәбез белән республика күләмендә үткәрелгән методик кулланмалар бәйгесендә һәм республика күләмендә үткәрелгән «Инновационные технологии в дошкольном образовании» бәйгесенең район этабында уртаклаштык һәм I дәрәҗәле дипломнарга лаек булдык.

«Әдәплелек әлифбасы» программасының дәрес эшкәртмәләре видеотасмага яздырылды һәм «Сегодня Альметьевск» телевизион тапшыруында яктыртылды. Әдәплелек программалары буенча эшләү эзсез калмады. Балаларның һәм әти-әниләрнең сөйләме күзгә күренеп матурланды, гаиләдә үзара мөгамәләләр яхшырды, балаларның фикерләү сәләтләре уңай якка үзгәрде. Иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе – тәрбиячеләрдә иҗади эшләү теләге артты.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирү ата-аналар белән тыгыз элемтәдән башка мөмкин түгел. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала, балалар бакчасы һәм мәктәп тәрбиясен дә үзләштергәч, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, алай гына түгел, аларга каршы тора ала. Менә шуңа күрә дә без әти-әниләр белән эшне оештыруга зур игътибар бирәбез. Бергә төрле чаралар үткәрәбез, сәяхәтләр, конференцияләр, семинарлар оештырабыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз.

Балалар бакчасында «Әти-әниләр клубы» эшләп килә. Анда без балаларга гаиләдә әхлак тәрбиясе бирү буенча Р.Фәхреддин хезмәтләреннән төрле сорауларга жаваплар эзлибез, мәсьәләләр чишәбез. Жыелышларда, ачык дәресләр вакытында, презентацияләр кулланып, консультацияләр аша әхлак тәрбиясе бирү нечкәлекләрен ата-аналарга төшендерәбез, аларга да галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен тәрбия эшендә кулланырга тәкъдим итәбез.

Бала, ата-ананың назын, игътибарын тоеп, сизеп, белеп яшәгәндә генә, бүгенге тормышта көчле, рухлы булып, нык адымнар белән атлап барачак. «Тәрбиядән яраладыр тәрбия» дигән темага үткәрелгән «Түгәрәк өстәл» күп кешеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Район күләмендә үткәрелгән «Мин бәхетле гаиләм белән», «Минем әни иң яхшысы» бәйгеләрендә безнең гаиләләребез гран при, I дәрәҗәле һәм «Иң зәвыклы гаилә» номинациясе дипломнарына лаек булдылар.

Туган тел – белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме – балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллана белүләренә ирешү. Соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә камил сөйләшергә өйрәтү бурычы куелды. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында тирәнтен эш алып барылды, һәм шул уңышлар өчен безнең балалар бакчасы республика күләмендә үткәрелгән «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңүче дипломына һәм грантка лаек булды.

Безнең коллективта олы җанлы, хезмәт сөючән, иҗади, балаларны ихлас күңелдән яраткан кешеләр эшли. Эш дәверендә нинди генә кыенлыкларга очрасак та, без хезмәттәшләребезгә таянабыз. Балалар бакчасының һәм гаиләнең тыгыз элемтәдә эшләве безне җиңүләргә этәрә.