Тизәйткечләр альбомы

№ 132

(Сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен ярдәмлек)

Фәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Венера ШАКИРОВА,

Әтнә районы Түбән Көек төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: дәресләрдә куллану өчен «Тизәйткечләр альбомы»н төзү.

Бурычлар:

– тизәйткечләрнең жанр үзенчәлекләрен аңлату;

– текстны кызу-кызу укыганда килеп чыккан авырлыкларның сәбәпләрен ачыклау;

– тиз һәм дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

Материал: «Сабантуй» журналы, 2019; «Татар халык авыз иҗаты:тизәйткечләр».

Җиһазлау: альбом битләре, тизәйткечләрне төзү өчен язылган сүзләр салынган конверт, рәсемнәр, тизәйткечләр язылган плакат, презентация.

           Эшчәнлек барышы

I. Оештыру.Мотивлаштыру

(Парталар түгәрәк ясап тезелә.)

Укытучы. Укучылар, минем янга килегез әле. Түгәрәк ясап басыйк. Кулга кул тотыныйк. Бер-беребезгә хәерле көн телик, шигырьне сөйлик.

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә.

Ә хәзер урыннарга утырыйк. Яхшы кәеф белән эшебезне башлап җибәрик.

II. Теманы ачыклау

Укытучы. Иң беренче эш итеп темабызны ачыклап китик.Әйдәгез, экранга күз салыйк. Бер видео карап үтик. (Бер бала сөйли, сөйләме аңлашылмый. ) 1 нче слайд

Укытучы. Сезгә бер сорау. Бу баланың сөйләменнән барын да аңладыгызмы?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Ә ни өчен бу баланың сөйләме аңлашылып бетмәгән икән?

Укучылар. Чөнки ул авазларны дөрес итеп әйтми, ачык итеп сөйләшми.

Укытучы. Кешеләр сезне аңласын өчен сөйләм нинди булырга тиеш?

Укучылар. Дөрес, ачык, аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы. Әйе, сөйләмдә һәр сүз әһәмиятле. Шуңа күрә без бүген ачык итеп, аңлаешлы, дөрес итеп сөйләшербез, иҗади эшләрбез. Бер-беребезгә шатлык бүләк итәрбез, уңышка ирешеп, мине дә шатландырырсыз. Безнең бүгенге шөгыльнең девизы:

Безнең девиз (тактага эленә)

Матур сөйләш

Иҗади эшлә

Укытучы. Димәк, матур итеп сөйләшер өчен дөрес итеп әйтә белергә кирәк.

Кайсыгыз әйтер икән, нәрсәләр ярдәмендә дөрес итеп әйтергә өйрәнергә була? Сөйләмне үстерү өстендә нинди һөнәр иясе шөгыльләнә?

Укучылар. Логопед.

Сүзлек өстендә эш: логопед – махсус укытучы.

Укытучы. Логопед нәрсә тәкъдим итә соң ул? Ниндидер махсус күнегүләрдер, әйеме, укучылар?

Укучылар. Тел күнегүләре, авыз күнегүләре. Тизәйткечләр.

Укытучы. Бүгенге эшчәнлекнең темасы нинди булыр икән, кайсыгыз әйтер?

Укучылар. Тизәйткечләр.

III. Теманы ачыклау. Максат билгеләү

Укытучы. Әйе, темабыз – «Тизәйткечләр». Бүген без сезнең белән «Тизәйткечләр альбомы» дигән проект эшләрбез. Иҗади эшләрбез. Проектыбызның максаты: сөйләмдә куллану өчен «Тизәйткечләр альбомы» төзү.

IV. Тема өстендә эш

Укытучы. Нәрсә соң ул тизәйткечләр?

Тизәйткеч ул – кечкенә күләмле шигырь. Һәрбер шигырьдәге кебек тизәйткечләрдә дә рифма бар. Бу шигырьләрдә әйтергә авыр булган авазлар кергән сүзләр була. Тизәйткеч сүзе үзе ике сүздән ясалган. Тизәйткечләрне тиз итеп, тукталмыйча әйтергә кирәк. Тизәйткечләрнең бөтен хикмәте – аларның авыр әйтелешендә.

Балалар, тизәйткечләр укучылар өчен генә түгел, олылар өчен дә кирәк. Ә нинди һөнәр ияләренә (кешеләренә) бигрәк тә дөрес, ачык, матур итеп сөйләшергә кирәк?

Укучылар. Логопедка, укытучыларга, алып баручыларга, артистларга, актёрларга.

Укытучы. Алар да, үзләренең сөйләмнәрен яхшырту өчен, тизәйткечләр өйрәнә.

Хәзер экранга карыйк әле. Без сезнең белән тизәйткечләр өстендә эшләрбез. 2 нче слайд

(Тизәйткеч язылган, ул күңелле, ләкин катлаулы. Укытучы укый.)

Укытучы. Иң элек ачык итеп әйтеп, акрын гына кабатлыйбыз. (Пышылдап.)

– Ә хәзер кычкырып, тизрәк итеп укыйбыз. (Укыйлар.)

– Әйдәгез, тагын да кызурак итеп укыйбыз. (Укыйлар.)

– Бәлки, берәрегез укып күрсәтер. (Укыйлар.)

Укучылар.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Укытучы. Ә инде хәзер бер уен уйнап алыйк. «Тизәйткечне җый» дип атала. 3 нче слайд Башта сүзләрне дөрес итеп эчтән укыйсыз. Аннары сүзләрдән тизәйткечне җыеп карагыз. (Үзлектән эшлиләр.)

– Кайсыгыз укып күрсәтер икән? (Укыйлар.)

– Үзебезнең эшкә кул чабыйк әле.

V. Проект эше

Укытучы. Укучылар, без бүгенге эшебезгә нинди максат куйган идек әле?

Укучылар. «Тизәйткечләр альбомы» дигән проект эшләү.

Укытучы. Менә хәзер инде без сезнең белән проект эшләрбез. Һәрберегезнең алдында – конвертлар. Конвертны бушатыгыз әле. Анда аерым сүзләр бирелгән. Шул сүзләрдән тизәйткечләр төзергә, битләргә ябыштырырга тиешсез. Шул тизәйткечкә туры килгән рәсемне табып алып, аны да шул биткә ябыштырабыз. Эшегез беткәч, укырга өйрәнәсез. (Эшләр тактага куела. Чираттан чыгып укып күрсәтәләр.)

Укытучы. Балалар, без бит альбом төзергә тиеш. Аның өчен битнең кырыена җилем сылыйбыз да миндәге тышлыкка ябыштырып куябыз. (Альбом белән танышу.)

Укытучы. Менә, укучылар, нинди матур альбом килеп чыкты. Без бу альбомны уку дәресләрендә файдаланырбыз. Тагын I сыйныф укучыларына да тәкъдим итәрбез. Өйдә дә эшләп алып килә аласыз. Ябыштырып тулыландырырбыз. Безнең бүгенге шөгылебез тәмам. Тырышып эшләвегез өчен рәхмәт.