Тире – тышкы япма орган

 

(9 нчы сыйныфта биология дәресе)

 

Зөлфия ҖИҺАНШИНА
Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең

югары категорияле биология укытучысы.

 

 

Максат:Укучыларны  тәннең тышкы япмасы – тире төзелеше һәм аның функцияләре белән таныштыру.

Бурычлар:

тәннең тышкы япмасы-тире төзелеше һәм аның функцияләре белән таныштыру; алынган мәгълүматны чагыштырып анализлый,үз фикерен әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерүне дәвам иттерү; сәламәтлек-иң зур байлык булуын төшендерү ,һөнәр ияләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Укучы белергә тиеш: тиренең тышкы, эчке төзелешен; тиренең функциясен; төп тире тукымасын; пигмент төшенчәсен.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, фронталь.

Җиһазлау:дәреслек, презентация, проектор, ноутбук, биремнәр язылган карточкалар, микроскоп.

  Дәрес тибы: иллюстратив-аңлатмалы.

Дәрес төре:яңа дәрес материалын өйрәнү.

Укыту методлары:әңгәмә, сөйләү, күрсәтү, чагыштыру, үзлектән эшләү.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

  1. – Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез.Урыннарыгызга утырыгыз да бер-берегезне елмаеп сәламләгез.Укучылар тактага язылган сүзләргә игътибар итегез эле. «Белемсез, дип укый белмәүче кешене түгел, белемнәрне табарга өйрәнмәгән кешене атыйлар». Бүгенге дәрестә сез булган белемнәрегезне кулланырга, яңаларын үзләштерергә һәм шуларга таянып, проблемалы сорауларга җавап табарга өйрәнүне дәвам итәрсез.Тактада язылган сүзләрне дәреснең девизы итеп алыйк та эшкә керешик.

2.Актуальләштерү.

(Укучыларга БДИга кертелгән тест биремнәреннән төзелгән  карточкалар өләшенелә). Ике вариантта.

I вариант өчен

1.Һәрбер казналыкта ничә кискеч теш бар?

А. 2 кискеч теш

Б.4 кискеч теш

В.6 кискеч теш

Г.5 кискеч теш

2.Төкерек бизләре нәрсәне таркатуда катнаша?

А.Аксымнар

Б.Майлар

В.Углеводлар

Г.Аксымнар һәм углеводлар.

3.Чәйнәлгән, төкереккә чыланган азык авыз куышлыгыннан

А.Үңәчкә

Б.Йоткылыкка

В.Ашказаныны

Г.Нечкә эчәккә

4.Ашказанының лайлалы тышчасының өслеге нинди?

А.Җыерчалы

Б.Шома

5.Төкерек бизләренең юллары кая ачыла?

А.Авыз куышлыгына

Б.Ашказаны куышлыгына

 

II вариант өчен

1.Кайда сеңү  процессы иң көчле бара?

А.Юан эчәктә

Б.Авыз куышлыгында

В.Ашказанында

Г.Нечкә эчәктә

2.Бавырның зарарлануы нинди авыруга китерә?

А.Цирроз

Б.Язва

В.Гастрит
Г.Холера.

3.Нинди эчәктә суалчан сыман үсенте бар?

А.Юан эчәктә

Б.Нечкә эчәктә

В.Туры эчәктә

Г.Уникеилле  эчәктә.

4.Теш коронкасы нинди матдә белән капланган?

А.Нык цемент белән

Б.Эмаль белән

5.Ашказаны сыекчасы күләменең күпме өлешен хлорид кислотасы алып тора?

А.50%

Б.10%

В.0,25%

Эш бәяләнә. Нәтиҗә ясала.

2.Төп өлеш. Яңа дәрес материалын аңлату.

Кеше  организмын өйрәнүне дәвам итәбез. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шул сораулар ярдәмендә нинди  орган турында сүз барганын  һәм бүгенге дәреснең темасы ничек аталганын әйтерсез.Экранга карыйбыз.

(Слайд күрсәтелә).

1.Бу орган сәламәтлек һәм эчке органнар  торышы күрсәткече.

2.Бу органны яшүсмер чорда чиста тоту кирәк.

3.Бу орган кеше тәненең иң авыры.

4.Бу орган җылылыктан гына түгел, оялудан да кызара, куркудан агара, сискәнүдән тирли.

Нинди орган турында сүз бара?

Тире.

Укытучы. Бик дөрес. Бүген без сезнең белән «Тире» исемле илгә сәяхәткә барырбыз. (Укучылар дәфтәрләренә дәрес темасын язалар).

Беренче тукталыш «Син белергә тиеш» дип атала.

Слайдта язылган  кызыклы мәгълүмат укыла.

– иң авыр, массасы –  2 кг 700 г.

– 250 мең салкынны сизүче, 30 мең җылылыкны сизүче рецепторлар, 250 мең чәч.

  • «сәламәтле» һәм «авыру көзгесе».

Укытучы укучыларны таныштыра.

Тире – тәннең тышкы япмасы. Ул – күпләгән функцияләр башкаручы катлаулы орган, грекча  – дерма. Укучылар тире нинди функцияләр башкара?

Төркемнәрдә эш.Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, тиренең функцияләрен язалар һәм җавап бирәләр.Слайдка карап җавапларын тикшереп алалар.

 –  саклау

       – сулау

  • матдәләр алмашы продуктларын чыгаруда

     –   тән температурасын көйләүдә

      –  сизү органы

«Күрү сәләтен югалткан кеше укый  һәм бармаклары ярдәмендә төрле монеталарны  танып белергә мөмкин.»

– Бу– нәрсә дигән сүз? Проблемалы ситуация. Укучыларның җаваплары тыңланыла.

– Димәк, тиредә күп санлы нерв очлары – рецепторлар бар. Алар ярдәмендә без салкынны, кагылуны сизәбез. (Бер укучыны чакырып, күзләрен бәйләгән килеш, аңа төрле предметлар бирелә, ул капшап сизергә,  предметларны танырга  тиеш).

Укытучы. Хәзер тиренең төзелеше белән танышыйк. (Слайд күрсәтелә).

Тире – ике катлаудан тора:тышкы – эпидермис һәм эчке – чын тире (дерма). Аның тышкы иң өске катлавы – мөгезкатлау ) дип йөртелә.Аны үле күзәнәкләр тәшкил итә. Купшынып яңалары белән алышынып тора. Мөгезкатлау – саклагыч функцияне үти. Эпидермисның тирәндәрәк урнашкан катлауларында тере күзәнәкләр ята. Аларда буягыч матдә – пигмент була, тиренең төсе нәкъ  менә шушы матдәгә бәйле.Пигмент тирене ультрашәмәхә нурлардан саклый.Ул кояш яктысы йөгынтысында хасил була,кояшта кызынганда тире менә ни өчен карала икән.

Икенче тукталыш «Биологик лаборатория» дип атала. Микроскоп кулланыла.Укучылар препарат әзерләү тәртибен искә төшерәләр.Әзер препаратларны кулланып тиренең төзелешен өйрәнәләр.Органоидларның төзелеше һәм функциясе турында ныгытыла. Тиренең төзелеше турында таблицаны тутыралар.

Укучылар төркемнәрдә  дәреслек белән эшлиләр. Һәр төркем үзенә бирелгән биремне аңлата.Нәтиҗә ясала.

 

 

Тире катлаулары

 

 

 

Төзелеш үзенчәлекләре

 

 

Функцияләре

 

Тышкы катлау (эпителиаль)

Өске катлавы – мөгезкатлау,

аны  бер-берсенә орынып ук урнашкан үле күзәнәкләр тәшкил итә.

_____________________________

Тирәндәрәк–эпидермиста тере күзәнәкләр,аларда буягыч матдә – пигмент була,тиренең төсе шушы матдәгә бәйле.

 

Саклагыч

 

 

 

 

 

Ультрашәмәхә нурлардан

саклый

 

 

 

Чын тире (дерма)

 

 

 

 

Тоташтыргыч тукыма хасил итә, эластик җепселләр күп.

 

________________________

 

Рецепторлар

 

 

 

 

 

Кан тамырлары

 

 

Тирегә сыгылмалык бирә,тире җиңел сузыла.

 

 

 

Салкынны, җылыны, кагылуны, авыртуны сизә.

_________________________

Терморегуляциядә катнаша.

_________________________

Туклыклы матдә белән тәэмин итә.

 

 

Тир бизләре

 

 

 

Бүлеп чыгару.

 

 

 

Май бизләре

 

Кибүдән саклый

Баш миен кояш нурлары тәэсиреннән саклый

 

 

 

Чәчләр

 

Тырнак

Мөгезматдәдән торган пластинка

 

 

 

   Ял минуты

Фикер дөрес булса – чүгәлибез, дөрес булмаса – өскә күтәреп кул чабабыз.

– Тиредә ике катлау (чүгәлибез).

– Чын тире тукымасы эпителиаль (кул чабабыз).

Тире ашкайнату функциясен  башкара (кул чабабыз).

– Тирегә кан һәм лимфа тамырлары, нервлар үтеп керә (чүгәлибез).

Өченче тукталыш «Һөнәрләр дөньясы» дип атала.

Укытучы  укучыларны һөнәр ияләре, аларның эше белән таныштыра. Алдан әзерләнгән укучыларның чыгышлары тыңлана. Уку йортларына юнәлеш бирелә. (Экранда слайд күрсәтелә).

– табиб дерматолог

– табиб косметолог

– массаж ясаучы

– пластик хирург

– чәчтараш

Дүртенче тукталыш «Сакла» дип атала.

 

Укытучы. Сәламәтлек кешенең зур байлыгы. Тиренең төп функциясе – тәнне саклау.Ул безнең организмны төрле зарарланудан, бәрелүдән һәм башка тышкы тәэсирләрдән, авыру кузгатучы бактерияләр үтеп керүдән, суны күп югалтудан саклый.

Мәкальләрне искә төшерик әле. (Көтелгәен җавап: сәламәт тәндә – сәламәт акыл, сәламәтлек –үзе бер бәхет, сау кешегә көндә бәйрәм, байлык бер айлык, саулык гомерлек).Тире авыруларының сәбәпләре ачыклана.Чыныгу кагыйдәләре әйтелә.Чыныгу – үз сәламәтлегеңне саклауның иң дөрес ысулы булуы әйтелә.

Бишенче тукталыш «Ашыгыч ярдәм» дип атала.

Укучыларны авырганда, тире зарарланганда, тиредә була торган гөмбәчек һәм паразит авырулар булганда  ярдәм күрсәтү белән таныштыру.

(Слайд күрсәтелә).

 Сәяхәткә нәтиҗә ясала.

  1. Дәрес материалын ныгыту .
  2. Тире нинди катлаулардан тора?

1.Тире нинди эш башкара?

4.Рефлексия.Үзбәя.

Дәрестә эшләнгән эшебезгә бәя бирик. Сез үзегезне кайсы баскычта дип саныйсыз? Җавап  бирер өчен, карточкаларны кулланыгыз.

5.Билге кую. Өйгә эш бирү.

6.Йомгаклау.

Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз.