Тикшеренү алымнары
Людмила АЛЕКСЕЕВА,
Кукмара районының
Чура авылы балалар бакчасы тәрбиячесе
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларның танып белү-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга яңа алымнар» педагоглар өчен мастер-класс
Максат. Экспериментлар үткәрү тәҗрибәсен үзләштерү буенча актив педагогик аралашу барышында мастер-класста катнашучыларның һөнәри осталыгын арттыру
Бурычлар:
– Балаларның эксперименталь эшчәнлегендә тәҗрибәләрне ничек файдаланып булуын күрсәтү.
– Балаларның эксперименталь эшчәнлегендә кулланырга мөмкин булган кәгазь, картон, су белән тәҗрибәләр күрсәтү.
– Педагогларны әлеге методиканы куллануда кызыксындыру.
Җиһазлар: Катя (курчак, су өчен савытлар, төче су, поднослар, 2 мандарин, тастымал, шикәр, гуашь.
Мастер-классның барышы
Дөньяны аңлауга омтылыш балада биологик дәрәҗәдә салынган, әмма аны үстерергә кирәк. Эксперименталь эшчәнлекнең дидактик мәгънәсе шунда: ул белем бирүне тормыш белән бәйләргә ярдәм итә, тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыра, балаларның танып белү активлыгын үстерә, мөстәкыйль эш итәргә, инициатива һәм иҗат күрсәтергә өйрәтә.
Үз куллары белән тапкан мәгълүмат бала тарафыннан нык һәм озакка истә кала. Кызыклы экспериментлар барышында балалар үзләренең табигый кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын канәгатьләндерә.
Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: элементар эксперименталь-тикшеренү эшчәнлеге балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк мөмкин. Балалар ком һәм балчыкны, участоктагы үсемлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне рәхәтләнеп тикшерәләр, җилне тоталар, самолетларны очыралар. Карны – суга, үтә күренмәле суны төрле төстәге суга әйләндерәләр.
Экспериментларның тематикасы һәм эчтәлеге бик күп төрле булырга мөмкин. Кечкенәләр төркемнәрендә тәҗрибәләр кыска, гади. Аларны тәрбияче сөйли һәм күрсәтә. Мәсәлән «Автобус». Көн дәвамында без балалар белән уенда автобус өлешләрен, транспортның бу төрен, тәгәрмәчләрнең билгеләнешен тикшердек.
Уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияче балаларны тәҗрибәләргә җәлеп итә ала. Өлкән төркемнәрдә тәҗрибәләр катлаулырак. Балалар үзләре экспериментлар ясый ала.
Мин бүген әкият рәвешендә сезгә балалар белән эшләү өчен кулланыла торган төрле материаллар белән тәҗрибәләр үткәрүнең кайбер төрләрен күрсәтергә телим. Әкият «Катяның могҗизалар дөньясына сәяхәте» дип атала.
Катя исемле бер кыз яшәгән ди. Ул да, барлык балалар кебек үк, бик кызыксынучан икән. Беркөнне Катя кошларның башка якларда күргәннәре турында сөйләшкәнен ишетә. Аңа кызык булып китә, аның тирәсендә ниләр була соң, аның беркайчан да беркайда да булганы юк. Катя, маҗаралар эзләп, туган ягы буйлап сәяхәткә чыгып китә.
Капка аша чыккач, ул кечкенә генә буа күрә, анда бик күп серле чәчәкләр йөзеп йөри, бу төнбоеклар икән. Кояш чыга башлагач Катя бу гүзәл чәчәкләрнең чәчәк атуын күрә.
Хәзер мин балалар белән 1 нче тәҗрибәне үткәрү турында сөйләдем. Сезгә кызык булдымы? Сез минем аны күрсәтүемне теләдегезме? Бәлки, сез үзегез эксперимент ясарга теләгәнсездер? Монда бары тик образлы фикерләү генә җәлеп ителгән иде. Һәм бу күпләрнең хатасы, без балаларга сөйләгәндә, күрсәтмибез һәм үзебезгә сынап карарга ирек бирмибез.
1 нче тәҗрибә «Лотос чәчәкләре»
Төсле кәгазьдән озын таҗлы чәчәкләр кисеп алыгыз. Таҗ яфракларын карандаш ярдәмендә үзәккә таба борыгыз. Хәзер кувшиннарны тазга салынган су өстенә төшерегез. Сезнең күз алдыгызда чәчәк таҗлары чәчәк ата башлаячак. Нәтиҗә: кәгазь чылана, акрынлап авырая һәм таҗ яфраклары ачыла.
2 нче тәҗрибә «Агач, металл»
Катя бу гүзәл чәчәкләрнең ничек чәчәк атуын якынрак күрергә теләде, ләкин йөзә белмәгәнлектән, аңа ниндидер суга батмый торган әйбер табарга һәм шул әйбер белән чәчәкләр янына йөзеп барырга кирәк. Як-ягына карангач, ул агач кабыгы кисәген, металл пластинканы күрә. Металл пластинканы суга төшергәч, аның батканын күреп куркып кала ул.
Икенче тапкыр ул агач кабыгын суга төшереп карый һәм канәгатьләнү белән аның йөзүен билгеләде. Агач кабыгында йөзгәндә ул ниндидер кечкенә җан ияләренең әле су өстендә пәйда булганнарын, әле тагын юкка чыкканнарын күрә. Болары кояш нурларынңа шаярышып уйнап йөргән балыклар була.
Нәтиҗә: металл агачтан авыррак.
3 нче тәҗрибә «Биюче мандарин»
Чиста газлы сулы стакан алыгыз да аңа бер кисәк мандарин салыгыз. Ул судан бераз авыррак һәм су төбенә төшәчәк. Ләкин шунда ук аның өстенә кечкенә шарларга охшаган һава куыклары утыра башлаячак. Тиздән алар шулкадәр күп булачак ки, мандаринка кисәге калкып чыгачак. Ләкин өслектәге куыклар шартлаячак, һәм авырайган мандарин яңадан төпкә төшәчәк. Монда ул яңадан һава куыклары белән капланачак һәм яңадан калкып чыгачак.
Нәтиҗә: суда һава куыклары бар, алар өскә күтәреләләр һәм мандаринны этеп чыгаралар.
Ләкин шунда җил исә, болытлар пәйда була һәм яңгыр ява башлый. Катя яңгырдан яфраклардан ясалган лапас астына яшеренә. Күп тә үтми, яңгыр да бетә, яңадан кояш чыга. Катя юлын дәвам итәргә була. Шунда ул салават күперен күрә..
4 нче тәҗрибә «Стакандагы салават күпере»
- Стаканнарны рәткә тезеп куябыз. Аларның һәркайсына төрле күләмдә шикәр өстибез: беренчесенә – 1 аш кашыгы, икенчесенә – 2 аш кашыгы, өченчесенә – 3 аш кашыгы, дүртенчесенә – 4 аш кашыгы.
- Рәткә тезеп куелган дүрт стаканга 3шәр кашык җылы су салабыз һәм болгатабыз. Бишенче стакан буш кала. Сүз уңаеннан, шикәр беренче ике стаканда эри, калганнарында – юк. Аннары чәй калагы ярдәмендә һәр стаканга буяулар өстибез һәм болгатабыз. 1 нчесенә кызыл, 2 нчесенә сары, 3 нчесенә – яшел, 4 нчесенә –зәңгәр.
- Хәзер иң кызыгы. Чиста стаканга энәсез шприц ярдәмендә, шикәр күбрәк булган 4 нче стаканнан башлап, һәм тәртип буенча кирегә санап стаканнардагы суны өсти башлыйбыз. Стакан кырыеннан салырга тырышабыз.
- Стаканда төрле төстәге 4 катлам – иң аста зәңгәр, аннары яшел, сары һәм кызыл катлам хасил була. Алар буталмыйлар. Һәм шундый буй-буй якты, матур «желе» килеп чыга.
Нәтиҗә: балалар өчен бу тәҗрибәнең сере нәрсәдә соң? Буялган һәр сыеклыкта шикәр концентрациясе төрле була. Шикәр никадәр күбрәк булса, суның тыгызлыгы шулкадәр югары, ул шулкадәр «авыррак» һәм стаканда шулкадәр түбәнрәк булачак. Шикәре аз булган, тыгызлыгы аз булган кызыл төстәге сыеклык – иң өстә, иң күпле зәңгәр төстә – аста була.
Шулай итеп, Катяга үзенә бу гаять зур һәм кызыклы әйләнә-тирә дөньяны танып белү бик ошый.
Нәтиҗә: экспериментның соңгы этабы – нәтиҗәләрне анализлау һәм формалаштыруга бик җаваплы карарга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар образлар белән фикер йөртә. Шуңа күрә еш кына үзләре аңлаганны белдерә алмыйлар. Бу очракта фронталь сораштыру оештырырга түгел, балаларга иркен формада ачыш шатлыгы белән уртаклашырга мөмкинлек бирү отышлы. Экспериментлар балаларны гипотезалар чыгарырга, проблемалы сораулар бирергә, проблеманы күрергә өйрәтә. Бу эксперименталь эшчәнлек аша өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларда танып белү кызыксынуын формалаштыру буенча үз эшеңдә кулланырга мөмкин булган барлык формаларның кечкенә өлеше генә.