Тәмле сүз – җан азыгы
(Сыйныф сәгате)
Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Казандагы 18 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат. Укучыларга кешеләрнең бер-берсе белән аралашканда «тәмле» сүзләр куллануның әһәмиятен, кирәклеген ачып бирү. Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы, ярдәмчел була белү сыйфатларын тәрбияләү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау. Презентация, интерактив такта, плакатлар, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар, һәр балада светофор макеты.
Сыйныф сәгате барышы
I. Исәнләшү. (1нче слайд)
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк.
Куллардан кулларга – җылылык, күңелләрдән күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә, якты нур булып, елмаю сирпелде.
Хәерле көннәр барыгызга да! Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.
Мин сезгә хәзер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.
II. Мотивлаштыру этабы
(Р.Арсланованың «Тәмле сүзләр» шигырен уку.)
Тәмле сүзеңне кызганма,
Син, дустым, сөйләшкәндә.
Ягымлы һәм мөлаем бул,
Кешегә эндәшкәндә.
«Хәерле төн!», «Тыныч йокы!» –
Телибез йоклаганда.
«Хәерле иртә!» – дибез без
Йокыдан уянганда.
Олыларны сәламлибез
Исәнлек-саулык теләп.
«Исәнмесез!» дигән сүзне
Бик нәниләр дә белә.
Тәмле телебезне, дуслар,
Кызганмыйча сөйләшик.
Тик ягымлы сүзләр белән
Бер-беребезгә эндәшик!
III. Сыйныф сәгатенең темасын ачыклау
(Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.)
– Балалар, бу шигырь нәрсә турында?
– Автор сезгә нәрсә әйтергә тели?
– Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы нинди инде, кайсыгыз әйтә? (Тәмле сүзләр.)
– «Тәмле сүзләр» нинди сүзләр соң ул?
– Әйе, балалар, бүгенге сыйныф сәгатебездә без сезнең белән «тәмле сүзләр» турында сөйләшербез. «Тәмле сүз – җан азыгы» ди татар халык мәкале.
Әдәби уку дәресендә без сезнең белән Әминә апагыз Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» дигән хикәясен укыган идек.
IV. Спектакль карау
– Ә бүген без «Тәмле сүз» дигән спектакль карап үтәрбез. (Алдан ук әзерләнгән спектакль куела.)
V. Фикер алышу
– Балалар, спектакль ошадымы? Ул нәрсә турында? Әни үзенең баласына нинди теләкләр теләп утыра? Гөлкәй башта «тәмле сүз»нең нәрсә икәнен белгәнме? Күрше апа Гөлкәйгә нинди киңәшләр бирә? Гөлкәй үзенең гаебен аңладымы? (Балаларның җавапларын тыңлау.)
– Әйе, укучылар, һәрберебез матур сүзләр ишетергә яратабыз. Матур сүз ишеткәч, рәхәт булып китә.
– Ә сез үзегез нинди матур, тәмле сүзләр беләсез? (Хәерле иртә, исәнме, зур рәхмәт, бәхетле булыгыз, гафу ит, рәхим итегез, зинхар өчен, сау булыгыз.)
Бу сүзләрне кайчан кулланасыз? Әйдәгез әле бу сүзләрне төркемнәргә бүлик.
VI. Төркемнәрдә эш.
(Балалар төркемнәрдә утыра. Һәр төркемгә эш бирелә.)
– Сез «тәмле» сүзләрне төркемнәргә бүлеп язарга тиеш буласыз
Тәмле сүзләр
Исәнләшү сүзләре саубуллашу сүзләре изге теләкләр үтенү сүзләре
(Һәр төркем үзенең язганын укый, һәм аңлата бара.)
VII. Нәтиҗә
Мәкальләр төзү.
– Рәхмәт, балалар, сез бик күп матур сүзләр беләсез икән.
– Дөрес, телебез матур сүзләргә бик бай. Халык мәкальләре арасында тел турында мәкальләр дә бик күп. Без сезнең белән аларны һәрвакыт укыйбыз, өйрәнәбез.
– Сезнең өстәлләрдә конвертлар бар, анда сүзләр бирелгән. Сез шул сүзләрдән мәкальләр төзеп язарга тиеш.
(Һәр төркем үзенең мәкальләрен укый.)
Инсафлының – теле саф.
Яхшы сүз – тимер капканы ачар.
Әдәп башы – тел.
Тел ташны эретә.
Телеңне тыйсаң – тыныч булырсың.
Теле татлының дусты да күп.
VIII. Рефлексия
– Балалар, светофор ярдәмендә бүгенге сыйныф сәгатендә кемнең ничек эшләгәнен күрсәтегез әле. Сыйныф сәгате сезгә ошадымы? Сез анда нинди яңалык алдыгыз?
(Балалар светофор ярдәмендә яшел, сары, кызыл төсләр белән күрсәтәләр.)
Яшел төс – дәрес ошады, мин актив катнаштым.
Сары төс – дәрес ошады, мин аз катнаштым.
Кызыл төс – дәрес ошамады, мин бөтенләй катнашмадым.
IX. Укытучының йомгаклау сүзе
– Бүгенге сөйләшү бик күнелле үтте, рәхмәт, балалар!
Тәмле сүзләр белән сөйләшү, бер-береңә матур сүзләр әйтү – әдәплелек билгесе. Һәрвакыт кешеләргә игътибарлы, әдәпле булыгыз. Әдәпле кешене иптәшләре дә, тирә-юньдәге кешеләр дә ихтирам итәрләр.
Сыйныф сәгатебезне шигьри юллар белән тәмамлыйм:
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк,
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,
Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!