Телевизор күп карау файдалымы?

Рузилә САБИРҖАНОВА, Рәсимә ГАРӘФЕТДИНОВА, 

 Казандагы 72 нче урта мәктәпнең 1 квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

Максат:

– балаларны Салават Рәхмәтулла шигыре белән таныштыру;

– шигырьдән чыгып, проблемалы сорау куярга өйрәтү;

– укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

Дәрес планы

  1. Актуальләштерү
  2. Исәнләшү.
  3. Укучыларны төркемнәргә формалаштыру.
  4. Лексика өстендә эш.
  5. II. Төп өлеш (проблемага алып керү).

А) 1. Рәсем карау.

  1. Шигырь тыңлау, тәрҗемә итү.
  2. Шигырь аша проблема кую.

Б) FILA таблицасын тутыру.

III. Йомгаклау. Өй эше

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Минем дә хәлләрем яхшы.

Фонетик күнегү

Дәрестә кулланылачак сүзләрне кабатлау, алар белән сораулар бирү.

– Сез кичә телевизор карадыгызмы? Кемнәр карады? Нинди тапшырулар карадың? Әтиең нәрсә карады? Әниең нәрсә карады? Ничәү карадыгыз?

  1. Төп өлеш

– Менә монда миңа Кирлемән дигән малайдан хат килде. Менә хат. Әйдәгез, укып китик әле.

Хат

Исәнмесез! Минем исемем Кирлемән. Мин беләм, сез тырыш балалар. Хәлләрегез ничек?

Минем хәлләрем яхшы. Сезне үземнең гаиләм белән таныштырам.

 

Укытучы. Барыгыз да хатны аңладымы? Монда гаиләсенең  рәсеме дә бар. (Рәсем чыга.)

– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, алар вакытларын ничек үткәрәләр?

Укучылар. Телевизор карыйлар, диванда яталар.

Укытучы. Ул әле үз гаиләсе турында шигырь дә язган. (Слайдта шигырь чыга.)

– Әйдәгез, балалар шигырьне укып китик әле. Ул сезнең өстәлләрегездә. Мин укыйм, сез тыңлагыз.

Лексика өстендә эш

– Әйдәгез, сүзләрне кабатлыйбыз.

Укучылар. Без арыйбыз, кыза-кыза күчерәбез, өчәүләп карыйбыз. (6 сүзтезмә белән эш: кабатлау-барысы бергә-группага 2 сүзтезмә-җөмлә.)

Укытучы. Шигырьне укыйбыз. (Соңыннан төркемнән берсе куплетны укый.)

– Бик кызык, укучылар! Чынлап та, телевизорны күп карау файдалымы?

– Әйдәгез, бу сорауга җавап бирәбез. Хәзер таблица тутырабыз.

FILA таблицасы

 

Фактлар Идеяләр Сораулар Проблеманы чишү планы
Телевизор карау:

1 нче каналда мультфильм;

2 нче каналда концерт;

3 нче каналда кино; әни концерт ярата; малай мультфильм; каналларны күчерәләр.

 

Аларда яңа телевизор. Вакылары күп. Аралашу юк. Сәләмәтлеккә зыян китерә дип белмиләр. Барлык программалар файдалы дип уйлыйлар. Ни өчен ул яңа? Вакытны ничек дөрес бүләргә кирәк? Ни өчен аралашу юк? Аларга сәламәтлеккә зыян килгәнне ничек аңлатырга? Барлык программалар файдалымы-юкмы икәнен кайдан белергә?

 

– Өстәлдә яткан А4 битен алдык һәм минем арттан урталайга бөклибез, тагын бер тапкыр бөклибез. Ачтык. Бер биттә 4 квадрат. Тактадан карап  квадратны тутырабыз. Шигырьдә нәрсә турында әйтелә? Язабыз. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең фактларыгызны укыгыз. 4 нче укучы башлый, 1 нче укучы укый . Фактларны тактада ватманга язып барам.

– Ә ни өчен бу гаиләдә шундый хәл килеп чыга соң? Кемнең нинди идеяләре бар? 2 нче квадратка идеяләрне язабыз. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең идеяләрегезне укыгыз. 2 нче укучы башлый, 4 нче укучы укый.

– Ә хәзер сораулар языйк. 3 нче квадратка сорауларны язабыз. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең сорауларыгызны укыгыз. 1 нче укучы башлый, 1 нче укучы укый.

III. Йомгаклау. Өй эше

Укытучы. Без таблицаны тутырдык. Ә 4 нче квадратны тутыру өчен мин сезгә рольләр бирәм. 1 нче төркем – медиклар телевизор карауның зарары турында хикәя яза;

2 нче төркем – укытучылар нинди кирәкле файдалы программалар бар икәнен белеп килә.

3 нче төркем – ата-аналар нинди чарага барып буласын ачыклап килә.

Сез киләсе дәрескә бу эшләрне алып киләсез.

Әти, әни, мин – өчәүләп –

Телевизор карыйбыз.

Телевизор караганда,

Өчәүләшеп арыйбыз.

Беренче каналда һаман

Мультфильм була көн дә.

Икенче каналда – концерт,

Кино – өченчесендә.

Әтигә гел кино кирәк,

Әнигә – концерт кына.

Нигә миңа кино, концерт? –

Кирәк мультфильм гына.

Телевизорыбыз – берәү,

Өчәүләшеп карыйбыз:

Кыза-кыза, каналларны

Күчерәбез, арыйбыз…