Телең әйтә алмаганны биюең әйтер
Миләүшә МОРАТОВА,
Актаныш балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы
Кеше ни өчен бии соң? Кемдер зифа буй, матур гәүдә турында хыяллана, кемнеңдер үзен күрсәтәсе килә, ә кем өчендер – бию яшәү мәгънәсе. Мин үземне өченче төркемгә кертәм. Бию дөньясына бик бәләкәйдән килеп кердем дә, һаман шушы серле, могҗизави дөньяда рәхәтләнеп яшәвемне дәвам итәм. Бию минем өчен – күңелем яктылыгы да, иң яраткан шөгыль дә, кызыксынулар һәм ачышлар да, ирешелгән уңышларым да.
Бию, минемчә, – бик үзенчәлекле сәнгать төре. Бу сәнгать төрле милләт кешеләрен берләштерә торган көчкә ия. Аны аңлар өчен тел кирәкми. Биюнең эчтәлеген хәрәкәтләрең аңлата.
“Биюнең эчтәлеге бармени?” – диярсез.
Ничек кенә әле! Һәр халыкның, милләтнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын, үткәнен, бүгенгесен чагылдыра ул.
Ялгыз биюләр бигрәк тә. Аларны башкарганда нәзакатьлелек, нәфислек, йомшаклык, тыйнаклык, я дәртлелек белән бергә күрсәтергә омтылган хисләрең аеруча сиземле була. Тамашачы синең халәтеңне тоеп, аңлап утыра. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә әйтмичә, тарихны аңлатып сөйли. Халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирә.
Саный китсәң, хореографиядә ялгыз биюнең өстенлекле яклары бик күп. Син үз-үзеңә хуҗа, эш тәртибен дә үзең билгелисең, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәсең, үзең бию сайлыйсың, тиешле костюм тектерәсең.
Мин үземне ялгыз бию остасы, дисәм һич арттыру булмастыр. Үземә үзем бию куеп сәхнәдә имтихан тотуга ни җитә?! Бик яратып эстрада, халык биюләрен башкарам. Шулай да күңелгә күбрәк халык биюләре якынрак. Татар халык биюләрен мәктәптә укыганда, студент чакта да бик яратып бии идем. Минем чынлыкта да халык биюләрен популярлаштырасым килә. Чөнки халык биюе – ул бар төр биюләрнең нигезе. Аны өйрәнсәң башка биюләрне үзләштерүе җиңелрәк. Иң мөһиме, халык биюләрен башкарганда милләтең белән горурлану, туган телеңә, туган ягыңа мәхәббәт хисләре ныклы формалаша. Үз Ватанымның мәдәниятен, үзенчәлекләрен, халкымның күңел дөньясын сәхнәдә лаеклы күрсәтә алам икән, димәк, максатыма ирешкәнмен.
Биюченең осталыгын тамашачы алкышлары билгели. Биюченең хезмәтенә ышанычын арттыра. Татар биюләреннән тыш, башкорт, рус, мари, испан, кавказ халыклары биюләрен сәхнәгә куйдым.
Эш урыным – Актаныш балалар иҗат үзәге – минем өчен чын мәгънәсендә иҗат мәйданы. Ел саен ничәмә-ничә баланы бию иленә җитәкләп алып керәм, беренче адымнарын башлап жибәрергә, бию серләренә төшендереп, сәләтләрен үстерергә ярдәм итәм. Бу өлкәдә алган белемнәремә һәм күпъеллык тәҗрибәмә таянып эшләү куанычлы нәтиҗәләр бирә. Укучыларым белән дә ялгыз биюләр юнәлешендә дә зур эш башкарыла. Аеруча сәләтле балалар белән индивидуаль шөгыльләнеп, зур сәхнәләргә чыгабыз, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулыйбыз. Халыкара “Зөбәрҗәт яңгыр”, илкүләм ”Тормыш ритмында”, республикакүләм “Возрождение-Яңарыш”, “Кызыл төлке” , “Беренче адымнар” һәм башка проектларда беренче, икенче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булган укучыларым белән бик горурланам.
Бию – минем иҗатым, яшәү рәвешем. Шушы юнәлеш буенча эшләвемә сөенеп туя алмыйм. Ә уңышларымны, казанышларымны гаиләмә багышлыйм. Биюгә мәхәббәт тәрбияләгән әниемә, укытучыларыма ихлас рәхмәтлемен.
Тормышка ашырасы максатларым күп әле. Бүген шулар белән янам. Аллага шөкер, үземә ышанып эш итәм.