Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә

№ 115

(IV сыйныф өчен дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)

Айгөл РӘХИМОВА,

Казан шәһәре 68 нче татар-рус мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Тема

“Театр  яктылыкка, нурга илтә

Кире юлга җибәрми, уңг илтә”.

Максат 1)Дидактик –  Сәхнәдән чыгыш ясау аша укучыларда эстетик зәвыкны камилләштерү;2) Үстереш –  Татар театры тарихы белән танышып, укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү сәләтен үстерү;

3) Тәрбияви –  Үз халкының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли    үзаң тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә Театр  турында белгәннәрне системага салып,  гомумиләштереп үзләштерү. 
Төп төшенчәләр Татар театры
Предметара бәйләнеш Татар  театры, аның үткәне һәм бүгенгесе
Эшне оештыру төрләре Төркемнәрдә эшләү
Чыганаклар    Компьютер, презентация, экран,  класстан тыш чарага презентация

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. Укытучы өчен максат:психологик уңай халәт барлыкка китерү

 

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.− Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

— Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. 2019 (ике мең унтугызынчы )  нчы ел Россия Президенты указы белән Театр елы дип игълан ителде.

2019 (ике мең унтугызынчы ) нчы елда татар театрына 113 (йөздә унөч) ел тула. Әле күптән түгел, 2006 (ике мең алтынчы) нчы елны гына, без театрның 100 (йөз) еллыгын бәйрәм иткән идек. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа «5»леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итүШУУГ: үзмаксат кую
Уку мәсьәләсен кую Укытучы өчен максат:яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

-Ничек һәм кайчан барлыкка килде соң  Беренче театр? 

 

 

 

 

— Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

 

 

Балаларның җаваплары.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат куюРУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү. Укытучы өчен максат:Балаларга театрның үткәне һәм бүгенгесе арасындагы бәйләнешне аңлату.

 

 

«Беренче театр»  спектакленнән өзек күрсәтелә. 

 

 

 

     Ф:– Әйдә инде, Хәбибрахман, барыйк инде, тизрәк. Спектакльгә соңга калабыз   бит. Менә килеп тә җиттек.   (иске театр бинасы рәсеме) Нәрсә соң бу? (яңа театр бинасы рәсеме) Театр кайда?-Алып баручы: -Исәнмесез! Әйе, бу татар театр бинасы

Х:— Ә,  сез кем буласыз сон? Шундый кызык киенгәнсез…

Алып баручы: — Без 4 (дүртенче) нче сыйныф укучылары.

Х:—Ай-яй, нәрсә бу?

Алып баручы: — Бу проектор. Аның ярдәмендә без сезгә   театрлар  турында сөйлибез.

Алып баручы: — Бүгенге көндә шәһәребездә берничә театр эшләп килә. Без бүген аларның кайберләренә тулырак тукталып китербез. Менә театрларыбызның берсе:

 

 

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрнеаерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Күзләр өчен күнегүләр эшләү. 
 Белемнәрне ныгыту Укытучы өчен максат:Белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат:  белемнәрне камилләштерү

( Камал театры  турында плакат күрсәтелә) 

 

 

 

1.Укучы: Галиәскәр Камал исемендәге театрның 100 елдан артык тарихы бар.  1906 елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында  беренче спектакль күрсәтелә, бу көн театр туган көн дип иәпләнә. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Русиядәге милли театрлар арасында иң популярлардан санала.2.Укучы:Камал театрында  1966 елдан баш режиссер булып М.Сәлимҗанов эшли башлый. (фото) Ул СССРның халык артисты дәрәҗәсен ала. Россиянең Станиславский, ТатарстанныңТукай  исенмендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул 2002 елда вафат булды, бу театр өчен зур югалту булды.

3.Укучы: Бүген Г.Камал театрының баш  режиссеры – Фәрид Бикчәнтаев. Ул 1991 елдан  башлап  режиссер, ә 2002 елдан баш режиссер булып эшли. Ф. Бикчәнтәев мәдәният һәм сәнгать институтында да укыта.

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерүШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Ял минуты 
Модельләштерү. Нәтиҗә ясау. Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Х: Ә иске бина кайда сон?-Алып баручы: — Камал театрының иске бинасында бүгенге көндә Кәрим Тинчурин исемендәге театр урнашкан. ( плакат күрсәтелә)

1.Укучы:Күренекле драматург булу белән бергә, Кәрим Тинчурин сәләтле артист һәм режиссер була. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешу тарихы да аның исеме белән бәйле. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына үзенең остазы К, Тинчурин исеме бирелә.

2.Укучы: Тинчурин исемендәге театрның баш режиссерлары берничә тапкыр алышынды. Режиссер төрле жанрдагы спектакльләр куя. Бүгенге көндә 40 тан артык  спектакльне сәхнәгә куя.

Ф:- Менә сиңа кирәк булса! Балалар театр турында шундый матур татарча сөйлиләр, ә.

Алып баручы: — Сөйләү генә түгел, без театрларга үзебез йөрибез дә бит.

-Х: Кара әле, ничә театр булды сон  инде, аңламыйм?

Алып баручы: Өчәү генә түгел, тагын театрлар бар әле.

-Ф:- Ничек бөтен әйбер үзгәреп беткән ә? Миңа бик кызык, бүгенге театр ничек яши икән сон?

Алып баручы: — Без моны күрсәтә  алабыз. Безнең яшь корреспондентларыбыз Габдулла Кариев исемендәге театрда булып кайттылар. Бөтен игътибар экранга.

-Х: Иии, кара әле син аны, ә…

Алып баручы: Казанда тагын берничә театр бар эле.

-Ф:-Китегез инде… Чынлапмы?

Алып баручы: Менә бусы Качалов исемендәге русс театры. Балалар сөйләгәнне тыңлап карыйк әле.

(СТЕНД по Качаловскому, театру кукол, ТЮЗу)-Алып баручы: Тагын бер театр, опера һәм балет театры да бар.

Ф:-Менә бит, нинди үзгәрешләр булып ята икән ә,  Хәбибрахман, Казаныбызда.

-Х:Әйе шул, бөтенләй үзгәреп беткән.

 

Үзбәя.

 

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалауТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү. 

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

 

 

Рефлексия.1.Тест

— Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ф: Яле мин сине тикшереп карыйм эле. Иң зур татар театры кем исемен йөртә?-Х: Галиаскар Камал. Минем сорау. Камал театрының иске бинасында хәзер нинди театр урнашкан?

Ф: Хы … Кәрим Тинчурин.

Алып баручы: Сез бөтенесен дөрес эйттегез.

Алып баручы: Театр аша үз туган телебезне  өйрәнәбез, туган шәһәребезне яратабыз.

Алып баручы: — Без сезгә буклетлар таратабыз, аның аша сорауларыгызга җавап таба алырсыз дип ышанабыз.

Алып баручы:  Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Алып баручы:  Саубулыгыз.

 

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртүРУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу